Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Амелия игелекле кешеләр ярдәменә мохтаҗ

Биектау районында яшәүче 6 яшьлек Амелия Шаһиевага оча сөягенә операция ясату өчен агымдагы елның май аена кадәр 4,5 миллион сум акча кирәк. Кызның гомере болай да кыл өстендә генә тора.  Операция ясамаган очракта сабый иң күбе бер ел яшәргә мөмкин. Табиблар аның язмышын әнә шулай билгеләгән. Амелиянең әти-әнисе билгеләнгән вакытка акча туплап булмас дип борчыла. Алар игелекле райондашлары ярдәменә өмет итә. Гаиләнең исәп-хисап счетына килгән һәр сумма кызның гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.

Эрик һәм  Диана Шаһиевлар яраткан кызларының шатлыклы елмаюын күрү хыялы белән яши. Әмма бүгенге көндә кыз авыртуга түзә алмый, аның күзендә һәрвакыт яшь. Мондый хәл әти-әнисен дә сагышлы хастага сала.

Амелиянең  диагнозы бик катлаулы  – ул организмына D-функциональ аксымы җитмәүдән газаплана.  Гади генә әйткәндә, ике ДНК күзәнәге бер-берсе белән яраклашмый. Мондый авыру баланың әти-әнисе якын туганнар булган очракта гына килеп чыгарга мөмкин. Әмма Диана белән  Эрик абыйлы-сеңеле туганнар түгел. Шуңа күрә табиблар үзләре дә авыруның каян килеп чыкканлыгын аңламый.

“Безнең кызыбызда шундый авыру барлыгын башыбызга да китереп карамадык. Сәламәтлеге белән проблемалар туа башлагач Мәскәүгә тикшеренергә бардык. Шунда гына кызыбызда генетик авыру барлыгын әйттеләр”, - ди Амелиянең әнисе Диана Шаһиева.

Диана сүзләренә караганда, Амелиянең хәлен тугач та гепатитка каршы ясалган прививка кискенләштерә. Гепатитка каршы вакцинаны бала тугач бер тәүлек эчендә ясыйлар. Моның өчен өстәмә тикшерүләр үткәрмиләр.

“Әлбәттә, прививка ясалмаган булса бала исән-сау булыр иде, дип өздереп әйтә алмыйбыз, - ди, ачынып, Диана Шаһиева. – Әмма баланың сәламәтлеге бу хәлгә кадәр килеп җитмәгән булыр иде. Прививка ясагач та балада тотанак (көзән җыеру,  эпилептик өянәк) авыруы башланды. Бала 2,5 яшькә кадәр тотанак авыруына каршы препаратлар эчте. Препаратлар баш мие эшчәнлеген сүлпәнләндерде”.

Диана кызының сөякләре төшерелгән рентген кәгазен күрсәтте. Анда зәңгәр төстә баланың авыру сөякләре күрсәтелгән. Оча сөяге сыну сәбәпле Амелиянең аяклары бик нык авырта. Балага ярдәм итмәсәң сөякләр чери башларга мөмкин.

Операцияне Польшада 12 майга билгеләгәннәр. 5 сәгатьлек операция вакытында Амелиянең сөякләрен урынына урнаштырачаклар, аларны титан пластиналар белән ныгытачаклар. Соңыннан озак вакыт тернәкләнү кирәк булачак. Амелиянең әти-әнисе бүгенге көндә операциягә акча туплау белән мәшгуль. Ярдәм итәргә теләгән һәркем акчаны гаиләнең исәп-хисап счетына күчерә ала.

Амелия Россиядә шундый диагнозлы бердәнбер бала. Мондый балалар 2 елдан артык яши дә алмый. Әти-әнисенең мәхәббәте, куйган тырышлыклары баланы 6 ел яшәтә инде. Киләсе атнада Амелиягә 6 яшь тула. Әти-әнисе кызларының туган көненә әзерләнә. Күлмәк алынган, шарлар, торт булачак. Бала гомеренең  һәр көне әти-әнисе өчен зур могҗиза, бәхет.

Реклама

“Инвалид булса да кызыбыз, ул исән, ул безнең янда, - ди Диана. – Бүгенге көндә минем бер генә теләгем бар: балабыз тизрәк сәламәтләнсен иде, үз аяклары белән йөреп китсен иде. Моннан да зуррак бәхетнең булуы мөмкин дә түгел”.

27 март, якшәмбе көнне, Коркачык авылы мәдәният йортында Амелиягә теләктәшлек йөзеннән татар эстрадасы йолдызлары катнашында хәйрия концерт оештырыла. Билет бәясе 350 сум. Амелиянең әти-әнисе концертка кеше күп җыелыр дигән өметтә кала. Чөнки хәйрия чарасында җыелган акча Амелиягә операция өчен тотылачак.

Энҗе Гарафиева

 

Банковские реквизиты для сбора средств на операцию:

ПАО «Сбербанк»

4276 6200 3394 9839

Получатель: Шагиева Диана Динаровна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев