Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Алмазның “алтын фонды”

Җәй коры, эссе килгәнлектән, умартачылар быел бал булырмы дип шикләнгән иде. Әмма бу шикләр урынсыз булып чыкты. Умартачылар быел узган елгы уңыштан да күбрәк бал җыеп алды. Сая авылы умартачысы Алмаз Шакиров та уңышка шатланып туя алмый: “Быел бал уңышы сөендерде. Кайбер умарталардан 50шәр килограмм бал алган умартачылар да булды. Минем 60 умартам бар. Быел бер умарта уртача 25 килограмм бал бирде. Җәй салкын, яңгырлы елны бер умарта уртача 5 килограмм бал бирә”, - ди Алмаз Шакиров.

Умартачылар хәзер җыелган балны урнаштыру белән мәшгуль. Алай гына да түгел, сентябрьдә умарталарны кышка әзерләп кую эшләре бара. Кортлар кыш көне йокламый. Аларны җылырак урынга урнаштырып, кыш чыгарга тиешле шартлар тудырырга кирәк. Бал кортлары быел җәй бик тырышып эшләде, шулай булгач алар ялга бик тә лаеклы. Алмаз Шакиров умарталыгында да җәй буе кортлар гөжләде. Бүген инде биредә тынлык хөкем сөрә. Умарта оялары янына да битлексез килергә була. “Умартачы һөнәренең серләре һәркемгә ачылмый, ул бик четерекле, мәшәкатьле, зур тырышлык сорый, - ди Алмаз Шакиров. - Ул бик борынгы һөнәр. Аның үз гыйлеме бар”. Умарта өйләрен җылытуның заманча ысуллары бар. Күпләр пенопласт белән җылыта. Әмма Алмаз Шакиров борынгы ысулны - бабайлар кулланган ысулны кулай күрә. Ул кортларның өен арыш саламы белән җылыта. “Кыш безнең якларда бик салкын була. Ә салам зәмһәрир суыкларда да туңарга бирми. Җилләтү системасы турында да истә тотарга кирәк. Әгәр ояга кислород кермәсә, кортлар үзләре тишә башларга мөмкин”, - ди ул. Алмаз билгеләп үткәнчә, кортларда үз-үзләрен саклау инстинкты көчле. Алар үзләренә 35 градус салкында да туңарга ирек бирми. Кортлар йомгак булып бер-берсенә сыена һәм барысы да канатларын очкан вакыттагы кебек кагып тора икән. Шул рәвешле алар үзләрен җылытып тора.

“Яз көне ояны ачканда кортларның 10% ы үлгән булса, бу нормага туры килә дигән сүз. Мәсәлән, минем 100 умартам бар икән, аларның 10сы кышны чыга алмаса да, бездә – умартачыларда - бу норма исәпләнә. Умарта эчендә 15 градус җылы булырга тиеш. Температура аннан югары булганда кәрәзләрне көя ашарга мөмкин”, - ди тәҗрибәле умартачы.

Реклама

Сентябрь аенда умартада сорыкортлар калмый. Эшче кортлар аларны көз башында куып чыгара. Умарталар ничек кенә яхшы эшләсә дә, алар янында үзеңә дә бал корты кебек тырышырга кирәк. Шулкадәр хезмәт куеп тапкан балыңны яхшы бәядән урнаштырсаң бер хәл. Алмаз фикеренчә, чын балны халык бәяләп бетерми. Күбесе кибеттән ясалма бал сатып ала. Көзге ярминкәләрдә балның нинди генә төрлесе юк. Чын балның тәмен бер татып караган кеше, беркайчан да кибеттән бал алмаячак. Алмаз үзе эшне калдыксыз технология буенча алып бара. Чөнки кортларның көнкүреш калдыклары да дәва итеп кулланыла. Алмаз Шакировның “алтын фондында” бүген эшнең кызган чагы. Биредә киләсе ел уңышына нигез салына.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев