Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Алексей Афанасьев: “Икътисадта киләчәкне күрә белү мөһим”

Биектау районында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрләргә ярдәм итүгә һәм товар җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән яңадан-яңа форматлар барлыкка килә. Авылда кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзләү, эшләнгән эшкә анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук эшмәкәрлеккә керешергә ниятләгән кешеләргә әлеге өлкәдә беренче адымнарын ясарга ярдәм итү...

Биектау районында авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эшмәкәрләргә ярдәм итүгә һәм товар җитештерүне арттыруга юнәлдерелгән яңадан-яңа форматлар барлыкка килә. Авылда кече һәм урта эшмәкәрлектә килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итү юлларын эзләү, эшләнгән эшкә анализ ясау, нәтиҗәләр белән уртаклашу, шулай ук эшмәкәрлеккә керешергә ниятләгән кешеләргә әлеге өлкәдә беренче адымнарын ясарга ярдәм итү уртак көч һәм тырышлык белән генә ирешергә мөмкин булган гамәлләр. Без бүген район Башкарма комитеты рәисенең икътисади үсеш буенча урынбасары Алексей Афанасьев белән шул турыда сөйләшәбез. Мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз булса, ВКонтакте бүлеге аша сез аны Алексей Афанасьевка җиткерә аласыз. Сезнең сорауларга ул киләсе очрашуларның берсендә җавап бирәчәк.
- Әйтегез әле, районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре ничек формалаша?
- Бүгенге көндә Биектау районында 521 кече һәм урта предприятие, 964 шәхси эшмәкәр теркәлгән. Без аларның һәрберсе белән тыгыз элемтәдә торабыз. Яңаларын булдыруга ярдәм итәбез. Яңаларын тудыру төрле юнәлештә бара. Безнең район географик яктан бик уңайлы урында урнашкан. Ул башкалабыздан ерак түгел, күрше-тирә районнар һәм республикалар белән дә безне магистраль юллар тоташтыра: Биектау районы аша М-7 автомобиль трассасы уза, тимер юлның да безнең территория аша узуы уңай йогынты ясый. Моннан тыш башкалабыз Казанга тагын 3 автомобиль юлы илтә. Шулай итеп, үзебездә җитештерелгән продукция һәм промышленность товарлары көне-сәгате белән миллионлы шәһәргә барып ирешә. Шунысын да әйтергә кирәк, авыр йөк автомобильләре өчен М-7 трассасында үлчәү контроленнән башка гына да йөреп була. Ә башка трассаларда контрольсез йөрү тыелган.
- Авыл хуҗалыгында эшләүче шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү буенча нинди программалар эшли?
-Районда терлекләрнең баш санын саклап калу һәм аны арттыру буенча аерым программа эшләп килә. Бер сыерга 20 мең сум күләмендә субсидия бирүне күздә тотабыз. Нинди максатларда бирелә соң мондый субсидия? Үзенең шәхси хуҗалыгы һәм анда ике сыеры булган эшмәкәр өченче сыерны сатып ала икән, без аңа 20 мең сум акча бирәбез. Программаның төп асылын аңлаткан документлар барлык авыл җирлекләре башлыкларына да таратылды. Теләге булган кеше таныша ала. Субсидия бирүне үтенеп язылган гаризаларны без бер кат карап чыктык инде.
- Эшмәкәрлек темасын дәвам итеп, тагын шуны да сорап үтәргә телибез: узган ел районда "Бизнесс-класс" программасы эшләде. Аның нәтиҗәләре белән таныштырып үтә алмассызмы икән?
- "Бизнес-класс" программасы яңа гына эш башлаган эшмәкәрләргә беренче адымнарын ясауда теоретик һәм гамәли яктан ярдәм итүгә корылган иде. Аны "Гугл" компаниясе һәм "Сбербанк" Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырдылар. Аның асылы кешеләрне бизнес алып барырга өйрәтүдән, кыенлыкларга каршы торучанлыкны аттырудан, эшне алып барганда нигезсез чыгымнарны киметү юлларын табарга өйрәтүдән гыйбарәт иде. Безнең күп кенә эшмәкәрләр "Бизнесс-класс" программасы буенча белем алганнан соң бизнес алып баруның оптималь юлларына төшенделәр. Бүгенгә үзгәрешләр күзгә күренмәсә дә, эшмәкәрләрдә үз көчләренә ышаныч артты, аларның психологиясе үзгәрде. Мондый халәт, әлбәттә, продукция җитештерүгә дә уңай йогынты ясый. Аның нәтиҗәләре тагын 1-2 елдан, һичшиксез, күренәчәк. Әлеге программа эшмәкәрләрнең үзләренә бик тә ошады. Бүгенге көндә районда үз эшен ачарга теләгән яшьләр бик күп. Алар, әлбәттә, профессиональ киңәшкә мохтаҗ. Кайберләре белән без республика икътисади министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү фондына да мөрәҗәгать иттек. Теләгән кешегә мөмкинлекләр чиктән ашкан.
- Белүебезчә, соңгы елларда районда авыл туризмы киң җәелеш алды. Бүгенге көндә туризм район бюджетын формалаштыруда үз өлешен кертә аламы?
- Бүгенге көндә районның иң эре предприятиеләре - Усад спирт заводы, "Элита", "Бөреле" җәнлек совхозы һәм тагын берничә предприятие бюджетның төп өлешен формалаштыруда катнашалар. Минем уйлавымча, якындагы берничә елда авыл туризмын без бюджет формалаштыручы юнәлеш итеп күз алдына китерә алмыйбыз. Чөнки "авыл туризмы" термины үзе дә әлегә бик яшь, әлеге тармак республикада формалашып кына килә. Әмма районга инвестицияләр җәлеп итүдә ул стимул, өстәмә кызыксындыру чарасы буларак карала. Районга туристлар килә икән алар күпмедер күләмдә акча да калдырып китә, акчадан район бюджетына салым килә. Без авыл туризмын гына түгел, гомуми туризмны җәелдерүне күздә тотабыз. Аерым гына түгел, әлбәттә, күрше-тирә районнар белән бергәләп туристларны кызыксындыру чараларын эзләячәкбез. Казан яны ул тарихи истәлекле урыннарга бик бай. Әгәр авыл кешесе авыл туризмы юнәлешендә эшләргә тели икән, без аңа, һичшиксез, ярдәм итәчәкбез.
- Әйтеп үттегез, районда республика дәрәҗәсендә әһәмиятле эре предприятиеләр бар. Андыйларның санын тагын да арттыру юнәлешендә нинди эшләр алып барыла?
- Усад спирт заводы җитештерүне арттыру максатыннан тагын да киңәергә ниятли. Анда 4 гектар җир мәйданында тагын бер завод төзелеп ята. "СафПласт" та яңа технологияләр өстендә эшли. Безгә полимер технологияләр, яңа төр асфальт чыгару белән шөгыльләнә торган тагын 3 завод киләчәк. Әлдермеш авыл җирлегендә тагын бер завод төзү күздә тотыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев