Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Алдакчылар кармагына эләгә күрмәгез!

2020 елда телефон ярдәмендә һәм интернет аша эш итүче мошенниклар Татарстан халкының якынча 20 млн сум акчасын алдап алганнар. Алар барыннан да ешрак үзләрен банкларның куркынычсызлык хезмәтендә эшләүчеләр дип таныштырып алдыйлар. Аннары алдаулар интернет хезмәтләрдән файдаланганда да күзәтелә. Мондый эшләр гадәттә судка кадәр барып җитми, акчаны да кире кайтарып булмый. Зур масштабларда алдау бизнесы ничек башкарыла?

Соңгы вакытта Россиядә телефон аша алдаулар ешаеп китте. Әлеге бәла Биектау районын да әйләнеп узмады. Ялганның иң киң таралган алымнарыннан берсе - алдакчылар банклар исеменнән шалтыратып, карточкагыздан акча күчерүләре турында кисәтәләр һәм ярдәм тәкъдим итәләр. Банкның “кайгыртуына” ышанып, кешеләр җинаятьчеләрнең барлык күрсәтмәләрен үтиләр һәм үз акчаларын үзләре үк күчерәләр. Алдауга ышанмый да мөмкин түгел, чөнки алар шалтыраткан кеше турында барлык мәгълүматны беләләр һәм шул сәбәпле үзләренә ышандыралар да.

- Бездә хәзерге вакытта мошенниклыкның 2 төре өстенлек итә. Банк исеменнән сезнең карта блокировкаланган дип шалтыраталар. Алар чынлап та банк номерыннан, хәтта Эчке эшләр министрлыгы номерыннан да шалтыратырга мөмкиннәр. Заманча технологияләр моңа мөмкинлек бирә. Сезнең карта блокировкаланган, яисә сездән нәрсә өчендер түләү уздырылган, блокировкаларга кирәк дип әйтәләр. Җинаятьченең максаты - сезнең картага юл ачу, картаның номерын, гамәлдә булу датасын һәм яшерен кодын алу, - дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлеге җитәкчесенең оператив эш буенча урынбасары Рөстәм Латыйпов.

Картаңның мәгълүматларын беркайчан да әйтергә ярамый. Иң яхшысы - трубканы шунда ук куеп, үз банкыңа шәхсән үзең шалтыратып белешү. Барлык банк карталарында кайнар линия телефоны күрсәтелгән. Банк хезмәткәрләре сездән беркайчан да карта мәгълүматлары турында сорамаячаклар. Иң күп дигәндә аларга карта номерының соңгы 4 саны кирәк булачак.

Реклама

Мондый тискәре гамәлләрдән гражданнарны закон саклавын саклый, әмма чынлыкта ул бик үк нәтиҗәле булмый. Бу урланган акчаларның ялган счетлар чылбыры аша күз ачып йомган арада юкка чыгуы белән бәйле. Төп катлаулылык шунда - явыз ниятлеләр барыннан да ешрак урлаганнан соң акчаны үзләре алдан хәбәрләшеп, килешеп куйган кешеләргә теркәлгән карталарга күчерәләр, аннары алалар. Исәп-хисап счетлары еш кына чил илләрдә була. Акчаны иң соңыннан теләсә кем алырга мөмкин, ә инде физик затларның бер картасыннан икенче картасына күчергәндә бу эш бик тиз эшләнә һәм акчаларны яңадан кайтару мөмкин түгел. Хәтта схеманы ачыклап, алдакчыларны тоткарлаганнан соң да урланган акчаларны табып, кире кайтару мөмкин булмый.

Гражданнарга игътибарлы булырга һәм телефон аша үзләренә кагылышлы мәгълүматны берәүгә дә сөйләмәскә кирәк.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев