Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Аларның батырлыгы мәңгелек

Мәктәпнең музей почмагында Бөек Ватан сугышы ветераннарының Җиңүнең 30 еллыгына төшкән фотолары эленеп тора. Алар арасында әтиемнең әтисе дә бар. Фотога төшкән вакытта 69 яшь кенә булса да бик олы күренә ул. Битендәге вакытсыз салынган тирән җыерчыклар, моңсу күзләр картайта аны. Дәү әти Биктаһиров Хәким Шакир улы 1906 нчы елның...

Мәктәпнең музей почмагында Бөек Ватан сугышы ветераннарының Җиңүнең 30 еллыгына төшкән фотолары эленеп тора. Алар арасында әтиемнең әтисе дә бар. Фотога төшкән вакытта 69 яшь кенә булса да бик олы күренә ул. Битендәге вакытсыз салынган тирән җыерчыклар, моңсу күзләр картайта аны.

Дәү әти Биктаһиров Хәким Шакир улы 1906 нчы елның октябрендә табигатьнең гаять матур почмагы булган Маҗар авылында туа. Бала вакыты, яшьлек еллары ул чор кешеләре өчен илдәге зур үзгәрешләр һәм вакыйгалар белән үрелеп бара: Бөек Октябрь революциясе, гражданнар сугышы, колхозлашу чоры, репрессия еллары. Дәү әти 2 сыйныф белем ала. Колхозда, авыл Советында эшли. Кече Кавал кызы Гайшәгә өйләнә. Өч балалары туа: 1930 нчы елда Наилә, 32дә Надир һәм 39да Мәүлидә.

Шулай әйбәт кенә яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Дәү әтинең хәрби таныклыгын кулыма алам. "1941 нче елның июлендә ТатАССР ның Дөбъяз РХК тарафыннан мобилизациягә чакырылды. 23 нче июльдә 61 нче артиллерия полкында хәрби ант кабул итте." Сугышта Төньяк-Көнбатыш, Украина фронтларында укчы булып хезмәт итә. Нәрсә генә күрергә туры килми аларга рәхимсез сугышта. "Урман эчендэ складлар саклыйбыз. Ике кешегә бер мылтык, берничә патрон. Дошман безне күрми дә - Мәскәүгә чаба. Камалышта калдык. Ашарга, юынырга юк. Үлгән атларны тапсак - сөенәбез. Пешерелгән ат итеннән авылдашым Газизгә дә (сугышка бергә киткән булалар, сугыш беткәч Газиз исән-сау әйләнеп кайта) өлеш яшереп куям. Газиз кайтканчы, яшерелгән итне солдатлар урлап ашап бетерәләр. Юынмый торгач, бетләдек. Бетләрне гимнастеркадан кыздырылган пәке белән кырып төшерә идек" - дип искә ала ул сугыштан соң.

Командирлары оста хәрби була - аларны камалыштан алып чыга. Сугыштан язган хатларында: "Балаларны ач тотма, ашарыгызга булмаса, яз көне басудан черегән бәрәңге күкәриен алып кайтып он итеп ашагыз", - дип яза. Дәү әни берүзе өч баланы карый. Наилә апа белән Надир абый Айбаш урманына чана белән барып, ягарга агач ботакларын алып кайталар.

Бик күп сугышлар үтеп, илебезне фашистлардан азат итәләр. Дошманны иленә куып барганда, сугышларның берсендә дәү әти каты яралана: "1944 нче елның 10 нчы октябрендә, Венгрия җирләрен азат иткәндә, уң аягы каты яралана" дип язылган аның хәрби таныклыгында. Аннан госпиталь. Врачлар дәү әтинең аягын кисәргә дигән карарга киләләр. Ләкин ул риза булмый.

Ике култык таягы белән дәү әти Казанга кайтып төшә. Тимер юл вокзалына Гайшә дәү әни ат җигеп барып алып кайта аны. Дошман пулясыннан чәрдәкләнгән аягыннан үлек ага, дәү әни пинцет белән яралардан сөяк кыйпылчыкларын чүпли. Үлән сулары белә дәвалый. Нәтиҗәдә дәү әтине аякка бастыра.

Реклама

Аякка баскач, дәү әти колхоз рәисе, сугыштан соң бригадир булып эшли. Ул авыр елларда илне аякка бастыру өчен, күпме көч куярга туры килә ул чор кешеләренә.

Сугыштан соң тагын ике балалары туа: 1946 нчы елда әтием Ирек һәм 1948 нче елда Гадилә апа. Умарта кортлары, агач бакчасы була аларның. Биш баланы үстереп, аякка бастыралар. Олайгач, аларның тәрбиясендә яшиләр. Каты авырудан соң 1969 нчы елда Гайшә дәү әни, 1978 нче елда Хәким дәү әти дөнья куя.

Тагын матур язлар килде. Бөек Җиңү бәйрәме якынлаша. Миллионлаган кешеләрнең гомерен өзгән, гарип иткән, ятим, тол калдырган, язмышларын үзгәрткән бу рәхимсез сугыш. Аяз, зәңгәр күккә карыймын да уйлыймын: совет халкының бернинди дә бизмәннәргә салып үлчәп булмый торган батырлыгы булмаса, бу тормышны без күрә алган булыр идекме икән? Шуны киләчәк буыннарга тапшырасы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев