Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Акчаны ничек арттырырга: банкка салыргамы, кыйммәтле кәгазьләр алыргамы?

Ел азагына таба халык ел дәвамында эшләгән акчасын барлый башлый. Әнә, күршем ишегалдына яңа машина белән кайтып төште, икенчеләре яңа зур фатирга күченергә җыена. Ә кемдер җыелган акчасын инвестицияләргә урын эзли. Бүген акчаны ничек саклау отышлы?

Ел буе тир түгеп эшләгән, берәмтекләп җыйган акчабызны ничек, кайда сакларга? Хәзерге заманда акчаны байлык итеп банкта яки банкада гына саклау дөресме? Ул акча һич көтмәгәндә генә, илдә ниндидер үзгәрешләр бару сәбәпле юкка чыкмасмы?

Әйтик, акча үзгәрде, ди, яки банк янды… Андый хәлләр бер генә түгел, инде күп тапкырлар кабатланды бит. Күреп торабыз, кибетләрдә дә бәяләр арта бара. Әйберне элеккечә килограммлап түгел, граммлап алабыз. Шул рәвешле, бәя күзгә күренеп үзгәрми, үлчәүдә генә кими. Хезмәт хакларыбыз да һаман шул көе, артмый да, кимеми дә.

Шулай да, алга таба өмет белән карарга тырышабыз. Шул аз гына акчаны да җыярга, инвестицияләргә, бүген эшләгән малны киләчәктә табыш китерә торган итеп тотарга тырышабыз. Гадәттәгечә, күпчелегебез күчемсез милек сатып ала: йортмы, фатирмы, җир кишәрлегеме… Монда инде кемнең акчасы нәрсәгә җитә, шуннан чыгып эш итә.

 

«Акча җыюны чыгымнарыңны санап барудан башла»

Инвестицияләү өчен акчаны җыя белергә дә кирәк. Белгечләр бу эшне чыгымнарны санаудан башларга киңәш итә. Моның өчен гаиләдә булган барлык чыгымнарны бер ай дәвамында язып барабыз. Биредә ап-ачык күренә: кем машинага бензинны күп сала, димәк, күп йөри, кем кием-салым алуга күп тота, кем, гомумән, кирәкмәгәнгә акча туздыра һәм башкасы. Әнә шуннан чыгып гаилә бюджеты формалаша.

Киләсе айда түләмичә калдырып булмаган чыгымнарны беренче чиратта каплыйбыз. Аннан соң, гаиләдә укучы балалар, яшүсмерләр булырга мөмкин — аларга өлеш чыгарабыз. Инде ризык алу, таушалган өс киемен алыштыруга чират җитә. Һәм инде калган сумманы аерым бер конвертка салып куябыз.

Бу очракта иң мөһиме конверт тышына — булган хыялыңны язып кую. Алга таба шул хыялга ирешү өчен конвертның күзгә күренеп артуына сөенәсе генә кала. Конверт тышындагы «хыял-максат» безгә конверттагы акчаларны кулланмаска ярдәм итә, ди белгечләр.

Акча җыюның бер юлын тәкъдим итәсем килә. Әйтик, киләсе җәйдә гаилә белән диңгездә ял итәргә планлаштырасыз, ди. Моның өчен нәкъ бер ел алдан акча туплый башлыйбыз. 12 айда дүртәр атна. Ир һәм хатын атнасына ике мең генә салып барса да, 100 меңләп акча җыела. Гади генә арифметика акча туплау эшен көйли. Бу - безнең хезмәт хаклары белән гаилә бюджетына артык зур зыян салмый торган ысулларның берсе.

Балаларны акча тотарга өйрәтүнең дә үз серләре бар. Без балаларыбызга копилка ачтырып, бу хыялга ирешүнең бер чарасы, акча җыюның тәртибе дип өйрәтәбез. Әмма бу очракта бер ялгышлык бар кебек, минемчә. Без аларны шул җыелган акчаларын инвестицияләргә һәм киләчәктә шуннан табыш алырга өйрәтмибез.

Атаклы бизнесмен, күп китаплар авторы Роберт Кийосаки: «Байлар акча өчен эшләми. Акча аларга эшли», — ди. Акча җыю гына уңыш китерми шул. Аны финанс яктан дөрес итеп куллана белергә өйрәнергә кирәк. Моңа, әлбәттә, бүгенге көндә махсус мәктәпләрдә, китапларда да өйрәтәләр. Әмма тормышта барыбыз да китапча гына яшәмибез шул…

Кем фатир җыя, кем доллар…

Акчагызны кайда саклыйсыз? Инвестиция белән шөгыльләнәсезме? Шушы сорауларны төрле юнәлештә эшләүче кешеләргә бирдем.

Гайфулла Афзалов, җырчы:

Акчаны кайда сакларга була дигәндә, мин бүгенге көндә иң яхшысы - күчемсез милек сатып алу дип киңәш бирер идем. Аның елдан-ел бәясе арта, арендага тапшырган очракта акча да китереп тора. Әмма хәзерге вакытта кешеләрдә акча юк дип беләм, очын-очка ялгап яшәүчеләр байтак. Кафе-ресторан бизнесын алып бару да файда китерми. Бүгенге вәзгыятьтә анда йөрүчеләр көннән-көн кими.

Зәмирә Рәҗәпова, «Яңа Гасыр» каналы алып баручысы:

Бөтен акчам күчемсез милек алуга тотыла.

Эльмира Галимҗанова, Балык Бистәсе районы, Яңа Арыш авылы:

Хезмәт куеп тапкан акчабызга йорт салабыз. Үз йортыңда авылда торуның шул ягы бар — әле бер, әле икенче ягы җимерелә, яңартуны сорый. Менә быел да утынлык төзеп чыктык. Нинди дә булса максат белән акча җыйганда, кибеткә бармый торабыз. Ризыкларны үзебез пешерәбез, булган өс киеме белән йөрибез. Әнә шул рәвешле акча аз тотыла, күбрәк җыела да инде.

Алинә Әхмәтова, Уфа:

Акчабыз югалмасын өчен без җир участоклары, күчемсез милек алып куярга тырышабыз. Күп өлеше бизнеста әйләнештә йөри.

Артур Габдрахманов, Казан:

Акчаны өйдә генә саклыйбыз. Чөнки аз гына булса да күзгә күренердәй сумма җыела башлауга, мин нәрсә алырга икән дип уйлана башлыйм. Банк картасында да көндәлектә куллану өчен күпмедер акча тотам.

Инвестицияләргә килгәндә, күчемсез милек алырга тырышам. Шул турыда хыялланам. Хыялымны үзалдыма максат итеп куеп, шуңа ирешү өчен акча җыям. 

Алмаз Нуруллин, Казан:

Барлык акчам бизнеста. Хәзерге вакытта ул миңа гаиләбез белән тормыш итәргә ярдәм итә һәм ныклы финанс нигез булырдай табыш эшли. Аңа инде киләчәктә күчемсез милек алырга дип хыялланам. Акчаны үземдә тотам, җыям.

Дамир Гыльметдинов, Казан:

Реклама

Минем эшләп тапкан акчам балаларда. Мин кызларыма инвестициялим һәм киләчәктә аларның чын шәхес булып зур уңышларга ирешүен телим. Олысы профессиональ дәрәҗәдә спорт — фигуралы шуу белән шөгыльләнә. Кечкенәсе оста биюче. Чыгымнарыбыз бик күп. Бар акча шунда тотыла. Җыярга мөмкинлек калмый.

Габделфаяз Маннанов, Казан:

Мин гомер буе инвестиция белән шөгыльләндем. Пенсия яшемә җиткәч, пенсия күләме аз булу сәбәпле, кыйммәтле әйберләр алып булмый шул. Шулай да, мин чарасын таптым. Доллар, сумнарның тимер төрләрен җыям. Шул рәвешле, булган аз-маз акчамны киләчәктә зур бәягә сатып, арттырырмын дип хыялланам.

Ольга Царева, Казан:

Кара көнгә дип җыела барган акчаларымны банкта саклыйм. Дөрес, бу бик зур сумма түгел, чөнки чыгымнарыбыз күп. Баланың югары уку йортында укыганы өчен түләргә кирәк, ипотеканы ай саен капларга, машина кирәк-яракларына да күп китә, ашауга да тотыла. Әгәр хезмәт хакыбыз 50 меңгә кадәр күтәрелсә, бик яхшы булыр иде, инвестиция белән шөгыльләнергә мөмкинлек туар иде. Ә әлеге хезмәт хакы белән ипотека — иң зур инвестиция. 

Банкка салыргамы, кыйммәтле кәгазьләр алыргамы?

Игорь Кох, Казан Федераль университеты профессоры, икътисадчы:

Зур суммадагы акчаны ничек җыярга?

Гадәттә, зур акча җыю өчен вакыт күп сорала. Үзеңнең булган барлык керемнәреңне исәпләп барып, чыгымнарны контрольдә тотарга һәм әкрен генә инвестицияләү белән шөгыльләнергә кирәк.

Акчаны ничек сакчыл тотарга өйрәнергә соң?

Акча һәрчак җыелырга һәм сакланып барырга тиеш. Ягьни, булган чыгымнар керемнәргә караганда азрак булсын. Акча керүгә, аның бер өлешен читкә алып куярга кирәк. Аны тотып бетермәс өчен, саклансын өчен бу яхшы чара булып санала.

Җыелган зур гына сумма акча бар, ди. Аны уңышлы гына кайда кулланырга була? Ә кая кулланмасаң, кертмәсәң яхшы?

Кешенең инвестиция буларак кайсы чараны оптималь итеп сайлавы аның үзалдына куйган максатыннан тора. Шулай ук кулындагы акчаның күпме һәм максатка ирешү өчен вакытның күпме кирәк булуына да бәйле. Әмма ничек кенә булмасын, таныш булмаган, аңлашылып бетмәгән һәм зур рисклы чаралар тәкъдим итүче, Россия банкы лицензиясе булмаган сәер оешмалар белән бәйләнмәскә киңәш итәм.

Бүгенге көндә чит ил валютасын сатып алу отышлымы?

Чит илләрдәге валюталарны сатып алганда, акчаны югалтырга мөмкин икәнебезне дә онытмаска кирәк. Чөнки киләсе айларда, хәтта алдагы елларда да кайсы ил валютасы үзен ничек тотар, артыр яки кимерме, кызганыч, алдан беркем дә төгәл әйтә алмый,

Акчаны банкта саклау дөресме?

Җыелган акчаларны банкта саклау куркынычсызрак булыр. Чөнки биредә 1,4 млн сумга кадәр булган суммалар иминмятләштерелгән. Әмма бу бик үк отышлы юл түгел: банк ставкалары инфляция белән бер дәрәҗәдә булганга, капиталны артык арттырып булмый.

Фатир, йорт бәяләре төшәргә мөмкинме? Милек өлкәсе ни хәлдә?

Күчемсез милек базарында бәяләр үзгәрергә - артырга һәм төшәргә дә мөмкин. Финанс кризислары вакытында милекне сатуы кыенрак булуын да онытмаска кирәк.  

Машина яки фатир аласым килсә, аны бүген кредитка барып алыргамы, әллә инде акча җыеп алыргамы? Кайсы уңышлырак булыр? Үз тәҗрибәгездән чыгып, нинди киңәш бирер идегез?

Әгәр сатып алынасы әйбер гаиләнең яшәеше өчен нык мөһим, инде башка чара юк икән, кредитка алырга мөмкин. Ә башка вакытта исә, иң яхшысы башта акчаны тупларга, җыярга, аннан соң гына, тулаем акчасын түләп, барып сатып алырга.

Әгәр бүгенге көндә кешенең кулында 10 мең, 100 мең, 1 миллион сум акча бар икән, бу акчаларны ничек сакларга, кайда кертергә булыр иде?

Берничә дистә мең сум кебек аз күләмдә акча кулда булганда, банк депозитларында тоту отышлырак булыр. Инде зуррак суммаларга кыйммәтле кәгазьләр - акция һәм облигацияләр сатып алынса яхшы. Моны брокер һәм ышанычлы идарәче аша эшләргә мөмкин. Бу гадәти кешеләр өчен гади һәм кулай инвестиция чарасы булып тора

Факт

Инвестиция — латинча «хокукка ия булу», «хакимлек итә алу» дигәнне аңлата. Урта гасырларда Европа илләрендә бай сеньорлар үз колларына җир кишәрлеге яки эш урыны биргәннәр. Моңа каршы алар колларыннан гомер буе үзләренә кол булып, хезмәт куюын таләп иткәннәр. Киләчәктә аларга хезмәт куячак коллардан кергән табыш инвестицияләү дип саналган.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев