Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Акча жәлләп, туңып утырмассыз бит инде

    Җылыту сезонына кердек. Шуның белән бергә җылылык энергиясе өчен түләүләр дә югарыга сикерде. Шунлыктан, җылылык һәм башка уңайлыклар белән тәэмин итүчеләр һәм әлеге хезмәтләр-дән файдаланучылар арасында киеренкелек тә арта башлады. Ә ни өчен? Чөнки Биектау районының күрсә-телгән хезмәтләр өчен шактый гына бурычы җыелган булып чыкты. Исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда,...

    Җылыту сезонына кердек. Шуның белән бергә җылылык энергиясе өчен түләүләр дә югарыга сикерде. Шунлыктан, җылылык һәм башка уңайлыклар белән тәэмин итүчеләр һәм әлеге хезмәтләр-дән файдаланучылар арасында киеренкелек тә арта башлады.

    Ә ни өчен? Чөнки Биектау районының күрсә-телгән хезмәтләр өчен шактый гына бурычы җыелган булып чыкты.

    Исәп-хисап үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2014 нче елның 1 августына бурыч 25 миллионга җиткән иде. Ә инде конкрет урыннарга килгәндә, хәл түбәндәгечә:

    "Бөреле" торак хуҗалары ширкәте буенча халыкның бурычы - 696539 сум;

    "Дөбъяз" ТХШсында - 201158 сум;

    "Коркачык" ТХШдә - 460384 сум;

    "Чыпчык" ТХШдә - 272051 сум;

    "Чернышевский" ТХШдә - 281173 сум;

    "Шәпше" ТХШдә - 674215 сум;

    "Авангард" ТХШдә - 185652 сум;

    "Вавилон-Жилверсис" идарә итүче компаниядә - 5270929 сум.

    Район кешеләренең җылылык, су, канализация өчен коммуналь предприятиеләргә бурычлары бер генә миллион сум түгел.

    Халыкның коммуналь хезмәтләргә бурычы:

    "Биектау коммуналь челтәре" ачык акционерлык җәмгыятенә - 2822349 сум, "Дөбъяз коммуналь челтәре"нә - 1817438 сум, "Бөреле коммуналь челтәре"нә - 2160833 сум, "Коркачык челтәре" җаваплылыгы чикле ширкәтенә - 1092976 сум.

    Бурыч ай саен арта гына бара. Кешеләрнең шундый җавапсыз мөнәсә-бәте аркасында коммуналь хезмәткәрләр ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән исәп-хисапны үз вакытында өзә алмаячаклар һәм ресурслар бирүне туктатып торулардан котылып калып булмаячак.

    Халыкның күпчелеге үз вакытында түли, әмма явыз ният белән түлә-мәүчеләр дә бар. Төрле авыллардан 53 йорт хуҗалыгының бурычы 100 мең сумнан артып китте. Мәсәлән, Юбилейная урамындагы күп катлы
    йортларның берсендә яшәүче бер ханымның бурычы 213 мең сум.

    - Кибетләрдән безгә бернәрсәне дә бушлай бирмиләр. Шулай булгач, ни өчен кайберәүләр ресурслардан түләмичә файдаланырга мөмкин, дип уйлыйлар? - ди бердәм исәп-хисап үзәге директоры Маргарита Шәрипова. - Исәпләүләр тәртибен бозу, йортта яшәүчеләрдән түләүләрнең үз вакытында килмәве идарә итүче компаниягә җылылык, су, электр энергиясе белән тәэмин итүчеләр, МКОга хезмәт күрсәтүче подрядчылар белән исәп-хисапны үз вакытында өзә алмау, ә халык, шул исәптән үз вакытында түләүчеләр өчен дә - коммуналь хезмәтләр күрсәтүне туктатып тору яки чикләү белән куркыныч.

    Күп квартиралы йортларда яшәүчеләргә кышка керер алдыннан мондый проблемалар кирәк микән соң?! Әлбәттә, юк.

    2015 елның гыйнварыннан Россиядә җылылык өчен унике айга тигезләп бүлеп түгел, ә сезонында гына түләячәкбез. Димәк, гыйнварда фатир өчен түләү шактый артып китәргә мөмкин. Җылылык өчен күпме түләячәгебезне чамалау авыр түгел, бары тик соңгы бер елда күпме түләгәнне исәпләп, шуны 7,5 айга (җылыту сезоны якынча шуның кадәр дәвам итә) бүләргә кирәк. Дөрес, әле моңа тарифларның ар-туын да кушасы була.

    Фото с сайта http://stroiportal-dnepr.com/news/2013-08-07

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: