Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • Ак калфакнын тагылган чагы

    "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Биектау бүлекчәсе Алан-Бәксәр авлында күркәм чара үткәрде. Милли, рухи кыйммәтләрне саклап, аларны буыннан-буынга тапшыручы бу гүзәл затлар мондый чараларны район авылларында даими уздырып тора. Бу юлы да Алан-Бәксәр авылы халкы өчен мәдәният йортында районның үзешчән-сәнгать коллективларында чыгыш ясаучы артистлары катнашында концерт-тамаша оештырылды. Шул ук...

    "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Биектау бүлекчәсе Алан-Бәксәр авлында күркәм чара үткәрде. Милли, рухи кыйммәтләрне саклап, аларны буыннан-буынга тапшыручы бу гүзәл затлар мондый чараларны район авылларында даими уздырып тора. Бу юлы да Алан-Бәксәр авылы халкы өчен мәдәният йортында районның үзешчән-сәнгать коллективларында чыгыш ясаучы артистлары катнашында концерт-тамаша оештырылды. Шул ук вакытта тамашачылар белән яшь буынны милли рухта тәрбияләү, чын татар кешесе итеп үстерү мәсьәләләренә багышланган әңгәмә оештырылды.
    Татар халкының милли ашларын пропагандалу да "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенең бер юнәлеше булып тора. Дөрестән, дә татар халкы үзенең буыннын буынга, әбиләр кулыннан әниләргә, әниләрдән кызларына күчеп барган тәмле милли ризыклары белән хаклы рәвештә горурлана ала. Гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк кебек ризыклар татарны дөньякүләм таныткан, башка милләт вәкилләре дә яратып ашый торган ризыкларга әверелде. Әлеге ризыклар барысы да Алан-Бәксәрдә уздырылган бәйрәмдә табын күрке булып торды. Аларны тамашада катнашкан һәркем авыз итә алды.
    "Мондый бәйрәмнәр халыкны берләштерә дә, күңелдә горурлык хисләре дә уята, уйландыра да. Минемчә, тагын бер якка игътибар итү зарур: кул һөнәрләрен үстерергә кирәк. Чөнки әлеге шөгыль, беренчедән, әби-бабаларыбыздан калган матур гадәт булса, икенчедән, кул эшләре җиһанны матурлый һәм татар билгеләрен актуальләштерә. Кул эшләренә бәлки мәктәпләрдә өйрәтергә кирәктер", - дигән фикерен белдерде тамашада катнашкан Наил Кәлимуллин.
    "Мондый рухтагы бәйрәмнәр бик тә сагындырган икән. Оештыручыларга рәхмәт. Күңелләр тулып, күзгә яшьләр килгән мизгелләр булды. Алла боерса, тагын шулай бергә җыелышып, файдалы эшләр турында сөйләшеп утырырга язсын", - диде Алан-Бәксәрдә яшәүче Тәскирә Закирова.
    Очрашуны оештыручылар да бик теләп үз фикерләре белән уртаклаштылар. "Без милли тамырларын таныган, үз халкы белән горурланып, киләчәктә үзе дә милләтне саклау юлында эшләрлек яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләре турында фикер алыштык. Миллилекне саклау күбрәк хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Милли тәрбия һәм белем бирүдә дә хатын-кызларның роле зур. Җәмгыятьтә, тормышта нинди генә чор булуга карамастан, милли, рухи кыйммәтләрне саклаучылар да, буыннан-буынга тапшыручылар да - гүзәл затлар. Бу вазифаны җиренә җиткереп башкарганда гына милләтебезнең киләчәге өметле булачагында шик юк. Безнең "Ак калфак" татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы гореф-гадәт, йолаларны, милли ашларны, милли мәдәниятыбызны үсеп килүче яшь буынга таныту, әлеге кыйммәтләрне бөртекләп туплап, саклап, аны киләчәк буыннарга тапшыру өстендә әнә шулай армый-талмый көч куя. "Ак калфаклылыр" социаль мәсьәләләрне хәл итүдә барлыкка килгән бушлыкны тутырырга да ярдәм итә", - диде Биектау районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Борханова.
    "Ак калфак" татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Гөлсинә Шакирова да Лилия Борханованың сүзләрен җөпләде: "Вакыт бик тиз уза, буыннар бик тиз алышына. Без барысына да өлгереп калырга тиеш. Милли тәрбия эшенең сабый бишектә чакта ук башланырга тиешлеге көн кебек ачык. Без бүген авылларда яшәүче хатын-кызларыбыз белән берлектә тарихи истәлекләрне, тел, гадәт-йолаларны сакларга тырышабыз".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: