Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • “Ак калфак”: мәктәптән үк милли үзаңлылык тәрбияләү

    Чәршәмбе, 21 нче сентябрьдә татар хатын-кызларының "Ак калфак" республика иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсенең яңартылган составы утырышы булды. Бу оешма милли мәдәниятне яңарту, балалар һәм яшьләрне халкыбызның гореф-гадәтләре һәм күркәм үрнәкләре рухында тәрбияләүдәге эш-уңышлары белән һаман күбрәк таныла бара. Район иҗтимагый оешмасының яңа әгъзалары берләшмә эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк һәм йогынтылырак...

    Чәршәмбе, 21 нче сентябрьдә татар хатын-кызларының "Ак калфак" республика иҗтимагый оешмасы район бүлекчәсенең яңартылган составы утырышы булды. Бу оешма милли мәдәниятне яңарту, балалар һәм яшьләрне халкыбызның гореф-гадәтләре һәм күркәм үрнәкләре рухында тәрбияләүдәге эш-уңышлары белән һаман күбрәк таныла бара. Район иҗтимагый оешмасының яңа әгъзалары берләшмә эшчәнлеген тагын да нәтиҗәлерәк һәм йогынтылырак итү турындагы кызыклы идеяләрне күп тәкъдим итәләр.

    "Ак калфак" район бүлекчәсенең төрле тармакларда эшләүче яшь һәм инициативалы хатын-кызлар хисабына тулылануын әйтеп китү дә урынлы булыр. Болар - мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт куючылар, авыл җирлекләре, социаль учреждениеләр җитәкчеләре. Утырышның рәисе - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов алда яңа катлаулы бурычлар торуын билгеләп үтте.

    "Ак калфак" район бүлекчәсе рәисе Гөлсинә Шакирова эшчәнлекнең агымдагы елның IV нче кварталына төзелгән планы белән таныштырды. Бу истәлекле даталарга һәм вакыйгаларга бай чор булачак - Өлкәннәр көне, Укытучылар көне, Әниләр көне. Әлеге бәйрәмнәрне уздыруда хатын-кызлар оешмасы бик актив катнаша. Агымдагы елда да шулай булыр, дип көтелә.

    Октябрь, ноябрь - авылларда гадәттә басу-кырлардан гына түгел, ә бәлки бакчалардан да җыеп алынган уңышка нәтиҗә ясала торган айлар. Шуңа күрә дә авыл кешеләренең табыннары яшелчә һәм җиләк-җимештән әзерләнгән ризыклардын сыгылып тора. Татар халкының милли ризыклары арасында авыл хатын-кызлары белә һәм башкалар белән уртаклаша алырлык дистәләгән, йөзләгән рецептлар бар. Октябрь аенда районның берничә авылында шушындый мастер-класслар, бәлешләр, сумсалар пешерү буенча бәйгеләр уздырылачак. Аларда өлкән буын вәкилләре дә, уңган яшь киленнәр дә, халыкның гореф-гадәтләре һәм йолалары тапшырылачак мәктәп яшендәге балалар да катнашачак.

    Ә ноябрьне инде татар авылларында күркәм гадәткә әверелгән каз өмәләреннән башка күз алдына да китереп булмый. Болар - бергәләшеп, бердәмләшеп эшләү дә, тәҗрибә уртаклашу да, уен-көлке сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәйләр эчү дә. Мондый чараларны оештыруда һәм уздыруда, әлбәттә, "Ак калфак" катнашмый калмый.

    - "Ак калфак"ның район оешмасына белем бирү учреждениеләре белән тыгызрак элемтәдә эшләргә иде, - дип тәкдим итте Ринат Рәшит улы. - Мәктәпләрдә татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләрен өйрәнүне кертергә, балаларны милли үзенчәлекләре булган чараларда катнаштырырга, татар язучылары һәм шагыйрьләренең шушы темага язылган әсәрләре белән таныштырырга кирәк.

    Район бүлекчәсе рәисе Гөлсинә Шакирова яшь гаиләләр катнашында исем кушу бәйрәмен уздырырга тәкъдим итте. Анда ЗАГС хезмәткәрләре, авыл мәчетенең имам-хатыйбы, шулай ук район үзәк хастаханәсе һәм социаль оешма белгечләре дә катнашыр. "Кыз сорау", "килен каршы алу" кебек һәм башка шундый йолалар белән танышу һәм аларны өйрәнү яшьләргә танып-белү ягыннан гаять кызыклы булыр. Район оешмасының планнарында мондый бәйрәмнәр уздыру да күздә тотыла.

    Разия АБЗАЛОВА,

    "Ак калфак" район бүлекчәсе әгъзасы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: