Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Агач тамыры җиргә керер, адәм нәселе илгә керер

Иртәме-соңмы, һәр кеше дә үзенең чыгышы, нәсел тамырлары, узганнар турында уйлана башлый. Күңелдә әти-әнисе, әбибабаларының язмышы, тормышы турында күбрәк белү теләге туа. Көннәрдән бер көнне Биектау район үзәгендә яшәүче Разия Абзалова да үзенең нәсел җебен барларга керешә. Озак еллар “Биектау хәбәрләре” газетасында хәбәрче булып эшләгәнлектән, китап язуда кыенлыклар булмый. Максатка ирешү өчен бары тик эшләргә генә кирәк була.

- Мин кечкенәдән үк әтиәнием, туганнарым белән горурланып үстем. Шәфкатьле, зирәк акыллы, укымышлы әниемә аеруча соклана идем. Минем әнием 10 балалы ишле гаиләдә үскән, - дип сөйләде Разия Әмирсаяфовна.

Зариповлар гаиләсеннән һәркем дә үзеннән соң матур эзләр калдырган. Гаилә тарихын язарга керешкәндә ул аның һәр кешесе язмышының үзе бер китап язарга лаеклы булуына тагын бер кат инана. Әнисе һәм туганнары сөйләгәннәрне күңелендә янәдән яңартып, ул аларны кәгазь битенә күчерә башлый. Әле ул вакытта бу хатирәләрдән китап булдыру уе да булмый. Әмма әбисе һәм бабасының ничек яшәүләре, аларның улларының һәм кызларының язмышы турында күбрәк белгән саен истәлекләрне китап итеп бастыру уе ныгыганнан-ныгый бара.

Разия Абзалова район газетасында кырык елдан артык эшләде. Шушы дәвердә йөзләгән кеше белән очрашты, аларның тормыш юлын өйрәнде, алар турындагы очерклар газета битләрендә урын алды. Өлкән буын вәкилләре белән аралашканнан соң ул ирексездән аларның язмышын әти-әнисенең башыннан узганнар белән чагыштыра һәм нигә әле үз гаиләң турында да язмаска", - дип уйлана башлый.

- Вакыт бер урында тормый, көндәлек мәшәкатьләр белән һаман эшкә керешеп булмады. Һәм менә, ниһаять, лаеклы ялга чыгар көн килеп җитте, тормыш та кызулыгын бераз киметә төште һәм гаилә тарихына кагылышлы тәүге юллар барлыкка килде, - дип үз фикерләре белән уртаклашты китап авторы.

Улы Айрат белән алар Сарманда, Азнакайда, Җәлилдә, Күктауда, Яр Чаллыда яшәүче туганнары янына барып, аралашып-сөйләшеп кайталар. Фотосурәтләр туплап, хатирәләрне теркәп куеп, булачак гаилә елъязмасының нигезен булдыралар. Әнисенең апасы Әнисә апа сөйләгәннәрне бәйнә-бәйнә язып куеп һәм аның бу гамәлне хуплавыннан һәм ярдәм итәргә атлыгып торуыннан рухланып, Разия Әмирсаяфовна җиң сызганып эшкә керешә.

Разияның үзенең әйтүенчә, ышанычлы терәге - гаиләсенең ярдәменнән башка ул мондый четерекле эшне азагына кадәр китереп җиткерә дә алмас иде. Ире Ринат, балалары Айрат белән Галия әниләренең иҗаты белән гел кызыксынып, булдыра алганча ярдәм итеп торалар. Ринат компьютерда шәҗәрә агачын, китапка матур тышлык ясый, фотосурәтләрне тиешле тәртипкә китереп, аларны китап битләренә урнаштырып чыга һәм, китапны версткалап, типографиягә тапшыра. Өйдә тиражның кайчан әзер буласын гына көтәргә кала.

“Без - Күктау балалары”

Китап шулай дип атала. Нинди урыннар соң ул Күктау дигәннәре? Сарман районы үзәгеннән әллә ни ерак түгел Күктау дип йөртелә торган кечкенә генә матур авыл бар. Зариф бабай белән Фатыйма әби шушы авылда гомер иткәннәр. 10 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Абыем Илдус ничектер: “Безнең Фатыйма әби - бөек кеше! Аның турында китап язарлык”, - дип әйткән иде. Хәзер менә аның теләге тор мышка ашты, дисәк тә була, - дип елмая Разия.

Кемнәр алар – Зариповлар?

Реклама

Зариф белән Фатыйманың балалары гаҗәеп тырыш, сәләтле һәм мәрхәмәтле булганнар - Разия Абзалованың моның нәкъ менә шулай булуына иманы камил. Тормышта үз урыннарын табу, аякларында нык басып тору өчен алар ару-талуны белми эшләгәннәр. Гаилә корганнар, йортлар салганнар, балалар һәм оныклар үстергәннәр. Зариповлар фамилиясен үз районнарында һәм шәһәрләрендә генә түгел, хәтта бөтен республикага да танытканнар. Шунысы да игътибарга лаек - Зарифның кызларының берсе дә кияүгә чыкканнан соң фамилияләрен үзгәртмәгәннәр, барысы да Зариповалар булып калганнар.

Нәсел җебен барлаганда әле тагын күпме кызыклы ачышлар ясала. Мәсәлән, Разия бабасы турында әллә ни күп белми, чөнки ул алар туганчы - 1947 нче елда гүр иясе була. Кече уллары Әнәс туганда әтисенә инде 63 яшь була. Туганнары Беренче Бөтендөнья сугышында бабалары снайпер булган, аның күзләре бик яхшы күргән, дип сөйлиләр. “Мин кешеләрне өч километрдан танып алам”, - дип әйтә торган булган. Бабалары төз буйлы, бөдрә чәчле, ыспай кыяфәтле, яшел күзле матур кеше булган. Мондый күркәм сыйфатлар аннан балаларына гына түгел, оныкларына да күчкән. Разия шулай ук әнисенең абый-апалары, эне- сеңелләре турында да күп яңа мәгълүмат ишеткән, аларның балалары сөйләгән.

Китап язуы кыенмы?

Мондый зур эш матди яктан да, рухи яктан да кешедән күп нәрсәләр таләп итә. Барлык балалар һәм оныкларның и с е м н ә р е б е л ә н н ә с е л шәҗәрәсе төзелеп беткәч, Разия Әмирсаяфовна 115 кешене санап чыгара.

- Моңа кадәр мин аларның барысын да белми дә идем, - дип сөйләде Разия, - хәзер күбесе белән аралашабыз, очрашабыз. Мин аларның күңелләрендә әби-бабайлары, башка тугантумачаларының тормышкөнкүреше белән кызыксыну уята алуыма бик шат.

Разияның үз сүзләренә караганда, алар гаиләсендә нәсел тарихын өйрәнүче бары ул гына түгел. Абыйсы Рафис әтисе ягыннан нәсел агачын җентекләп төзегән һәм аны язучы, галим Дамир Гарифуллин китабында нәшер иткән.

Разия һәр кеше дә үзенең тамырлары турында белергә тиеш, дигән фикердә. Гаилә тарихын белү Туган ил тарихын тирәнрәк белергә ярдәм итә. Кайсы гына гаиләне алма, анда кемдер сугышта катнашкан, армиядә хезмәт иткән, яңа шәһәрләр һәм заводлар төзегән, илне күтәрүгә үз көчен керткән.

- А ларның тормышы, аларның казанышлары эзсез югалырга тиеш түгел, - ди китап авторы. - Дәверләр белән чагыштырганда кеше гомере бик кыска. Шуның өчен без өлкәнрәк туган-тумачаларыбыз белән ешрак аралашырга, булдыра алганча алар сөйләгәннәрне, узганнар турындагы хатирәләрне язып алырга тиеш.

Бу китап моннан берничә ел элек язылган һәм Разия Абзалова теләсә кайсы мизгелдә аны кулына алып, андагы аерым китап язарга лаеклы һәр кешене хәтерендә яңарта алуына бик шат.

 Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев