Биектау хәбәрләре

Биектау районы

Рус Тат
ЯҢАЛЫКЛАР

Абла авылы

Биектау районының Абла авылы район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән - 20, җирле үзидарә үзәге Каенлык авылыннан - 1, Казаннан 39 километр ераклыкта урнашкан. 2019 елда Абла авылында 34 хуҗалыкта 46 кеше яши.

Тарихи белешмә

Абла авылы Казан ханлыгы чоры документларында теркәлгән һәм теркәлү кенәгәләрендә «Обла» язылышында бирелгән.

«Абла» атамасы 1793- 1803 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау материалларында һәм А. Артемьев, Н. Вечеслав, И. Износков, Д. Корсаков, К. Берстель кебек галимнәрнең хезмәтләрендә дә искә алына.

Мисал өчен, И. Износков хезмәтендә Абла суы ярында, Урҗум сәүдә юлының сул ягына утырган Абла авылы теркәлгән. 1 8 9 8 ел г ы хез м ә т т ә Абла авылында татарлар яшәгәнлеге әйтелә. Ул чакта авылның 26 хуҗалыгында 83 ир-ат һәм 73 хатын-кыз булган. К. Берстель хезмәтендә исә Абла авылында барлыгы 158 татар яшәгән, диелә.

Дин, мәгариф һәм мәдәният

Абла авылында агач мәчет 1911 елда салынган. Ул Казан губерна идарәсе тарафыннан 1912 елның 27 октябрендә рәсми теркәлгән. Бу вакытта авылда 39 хуҗалык булып, аларда 200 кеше исәпләнгән.

Кайбер мәгълүматларга караганда, авылда мәчет XIX гасыр уртасынд ук эшли башлаган. 1864 нче елларда мәхәлләдә указсыз мулла Шакир Әхмәров эшли.

Реклама

1885 елда, Ш. Әхмәров вафатыннан соң, авыл м ә х ә л л ә с е н ә м ул л а булып Мөндеш авылы (хәзерге Әтнә районы) имам-хатибының улы Мөхәммәтфатыйх Шәмсетдинов килә. Ул 1902-1908 елларда Иске Кырлай авыл мәчете каршындагы мәдрәсәдә Таибша Дәүләтшиннан дини белем ала.

М. Шәмсетдинов Абла авылы мәхәлләсенә муллалыкка указны 1914 елның 11 февралендә ала. Ул, гыйлемле мулла булуы өстенә, җәмәгать эшләрен дә башкара. Абла кредит җәмгыятенең идарә эшләрендә катнашкан мулла беркадәр ялгышлыклар җибәрә, һәм шул сәбәпле 1915 елның апрелендә Казан губерна идарәсе аны имам-хатиплыктан азат итә. Авыл халкы үтенече белән, М. Шәмсетдинов 1917 елның сентяберендә яңадан авыл мәхәлләсе имам-хатибы итеп билгеләнә. М. Шәмсетдинов 30 нчы елларда район мөхтәсибе булып эшли һәм хөкүмәт тарафыннан репрессияләнә. Бөек Ватан сугышында Абла авылыннан Габдрахман Абдрахманов, Ярулла Хәбибуллин, Габделхак Мифтахов, Хәлиулла Хәкимуллин, Закир Вәлиев, Харис Гарипов, Сәмигулла Зарипов, Сәмигулла Галиуллин, Хәбибрахман Абдуллин, Хәбибрахман Хәмидуллин, Шәяхмәт Мәрданов, Ибраһим Гыйләҗетдинов, Мәгъсүмҗан Хәкимуллин, Һадиулла Хәбибуллин катнашкан.

Җирле атамалар һәм тарихи урыннар

Авылны көньяккөнбатыштан Касыйм елгасы урап уза. Бу елга Торнаяз авылы тирәсеннән башлана. Касыйм елгасының суы Сөлә елгасына агып төшә.

А в ы л я н ы н д а А бл а , Яшелчә һәм Зират асты болыннары бар. Рус авылы

Мамонино ягыннан Аблага кадәр килгән юл «Әтнә юлы» дип йөртелә (Әтнәгә туры юл Абла аша үткән булган).

«Биектау районы Кичә. Бүген. Иртәгә» (Икенче кисәк) китабыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев