Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • 2017 елда гамәлгә керәчәк яңа законнар (исемлек)

    2016 елның икенче яртысында Дәүләт Думасы депутатлары тырышып эшләде. Моны киләcе елга кабул ителәсе законнар да дәлилли. Яңа законнар кайсы өлкәләргә кагылачак? Белем бирү 1. Социаль стипендия алуда кыенлыклар булачак. Депутатлар студентларның яртысыннан артыгы әлеге акчага ия булу өчен ялган белешмә алып килә дигән фикердә. 2017 елдан социаль стипендия дәүләт...

    2016 елның икенче яртысында Дәүләт Думасы депутатлары тырышып эшләде. Моны киләcе елга кабул ителәсе законнар да дәлилли. Яңа законнар кайсы өлкәләргә кагылачак?

    Белем бирү
    1. Социаль стипендия алуда кыенлыклар булачак. Депутатлар студентларның яртысыннан артыгы әлеге акчага ия булу өчен ялган белешмә алып килә дигән фикердә. 2017 елдан социаль стипендия дәүләт ярдәменә чыннан да мохтаҗ студентларга гына түләнәчәк.
    2. Кырымдагы белем бирү йортларына бирелгән лицензияләрнең вакыты озайтыла, Кырым студентлары вузга кергәндә өстенлекләргә ия.
    3. Яңа маддә. 273 нче санлы әлеге маддәдә болай диелә: "Белем бирү өлкәсендәге барлык хокукый сораулар белән яңа комитет шөгыльләнә. Алар отпуск вакыты, кыскарту, эш урынын алыштыру кебек мәсьәләрне дә хәл итәчәк".

    Милек теркәү
    1 гыйвардан Милек теркәүнең бердәм реестры һәм исәп-теркәү системасы эшли башлый. Аның нигезендә, милекне теркәү кыска вакыт аралыгында башкарыла (барлык документлар берьюлы эшләнә), милекне теркәү буенча гаризаны теләсә кайсы бүлектә язып булачак. Әгәр авылдагы йортны үз исемегезгә яздырасыгыз килсә, моны шәһәрдә дә башкарып булачак, авылга кайтып йөрергә кирәкми. Әзер документларны юллап та йөрисе юк, өйгә китереп бирәләр. Бушка түгел, әлбәттә.

    "Приватизация"
    2017 елның 1 мартыннан торакны бушка хосусыйлаштырып булмаячак. Бу 2016 елда торак алып, аңа "приватизация" ясарга өлгермәүчеләргә кагыла. Моннан соң ятим балалар, кырымлылар һәм гаризаны 2005 елга кадәр язучылар бушлай хосусыйлаштыруга ия була ала.

    Мигрантлар "пошлина" түләргә тиеш
    1 январьдан Россиягә эш эзләп килүче мигрантлар рус теле һәм тарихны белү турындагы белешмә алганда "пошлина" түләргә тиеш. Күләме - 1000 сум.

    "Ана капиталы" бетми
    2007 елда әлеге закон 10 елга дип кабул ителгән иде. Әмма борчылу урынсыз: аны 2018 елның 31 декабренә кадәр озайттылар. Күләме 480 меңгә кадәр "үсәчәк" (бүген 450 мең тирәсе). Хәзер акчаны инвалид балаларның иминлеген тәэмин итә торган товарларга да тотарга ярый. Белүебезчә, әлегә кадәр ана капиталын торак хәлләрен яхшырту, баланы укытырга тоту яки булачак әнинең пенсиясен формалаштыруга юнәлдереп була иде.

    Пенсионерларга көенеч һәм сөенеч
    Дәүләт хезмәткәрләренең пенсия яше ел саен ярты елга артып барачак. 2017 елда хатын-кызлар -55,5, ир-атлар 60,5 яшьтән лаеклы ялга чыга. Киләчәктә хатын-кызларның пенсия яшен - 63, ирләрнекен 65 яшькә кадәр арттыру күздә тотыла. "Выслуга лет" пенсиясен алу буенча да хезмәт стажы һәр ел саен алты айга үсә тора. 2026 елда ул 20 елга җитәчәк. Январь аенда барлык пенсионерларга 5 мең сум күләмендә "премия" бирелә.

    Авыл хуҗалыгында эшләп пенсиягә чыгучыларга да күңелле яңалык бар. Хәер, бу турыда узган ел да шактый сөйләнгән иде. Ниһаять, сәгате суккан, күрәсең!

    Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 30 ел эшләгән хезмәткәрләрнең пенсиясе 25 %ка артачак. Инвалидларга аерым өстенлек. Туган авылы колхозын үстерүгә зур өлеш керткән өчен, гәрчә хезмәт стажы 30 елга җыелмаса да, аларга да шул ук күләмдә акча өстәләчәк.

    Димәк, 2017 елда пенсияләрнең бу рәвешле артуы көтелә:
    - 1 гыйнвардан авыл хуҗалыгында көч куйган хезмәткәрләргә;
    - 1 февральдән картлык буенча пенсия;
    - 1 апрельдән социаль түләүләр;
    - 1 октябрьдән хәрбиләрнең пенсиясе.

    Эшләүче пенсионерларның пенсияләре артмый, алар эштән киткәннән соң гына компенсациягә дәгъва кыла ала.

    Хезмәт биржасында да үзгәрешләр бар
    2017 елдан эшкә яраклы, әмма вакытлыча эшсез калган россиялеләргә пособие бер ел дәвамында гына бирелә (бүген ел ярымга кадәр). Алу буенча да каршылыклар очрарга мөмкин. Аны чыннан да дәүләт ярдәменә мохтаҗ кешеләргә генә бирәчәкләр (гаилә әгъзаларының керемен тикшереп).

    Коллекторлар нишли?
    Елның беренче көненнән коллекторлар бурычлылар белән күзгә-күз яки язу ярдәмендә сөйләшә ала. Әмма алар әҗәтле кешене тәүлегенә - бер, атнага - ике, айга сигез тапкырдан да күбрәк борчырга тиеш түгел. Дүрт айдан соң бурычлы коллектор белән адвокат ярдәмендә сөйләшә ала. Коллекторлар коммуналь түләүләр буенча "койрыклары" булучыларны борчымаячак.

    Сырага да закон бар
    Киләчәктә сыра бары тик 1,5 л пластик савытта гына сатылырга мөмкин. Аннан зуррак савыт кулланылган очракта җитештерүчегә 300-500 мең сум күләмендә штраф салына. Кайбер эре заводлар инде әлеге законга колак сала да башлаган.

    Электрон "больничный" кәгазе
    Киләсе ел башыннан вакытлыча эшкә яраксызлык турындагы кәгазь электрон вариантта бирелә башлый. Аны автоматлашкан мәгълүмат системасы тутыра һәм табиблар имзасы да электрон рәвештә куела. Бу оешмалар арасындагы бәйләнешне ныгыта, халыкның да эшен җиңеләйтәчәк дип фаразлыйлар. Пациентлар "больничный" кәгазе юллап, чиратта басып тормаячак.

    Авыру файдага түгел
    Сүз уңаеннан, "больничный" акчасы да сөендерми. Авыру стажы аз булган хезмәткәрләр файдасына түгел. Вакытлыча эшкә яраксызлык буенча түләүләр болай исәпләнә: уртача хезмәт хакы кимендә 15 ел эшләүчеләргә бирелә; 8 ел стажы булганнарга уртача хезмәт хакының - 80, башка хезмәткәрләргә 60 %ы түләнә.

    Чыганак: Бөгелмә авазы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: