Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • 2017 елда эшсезлек буенча пособие үзгәрешсез калырга мөмкин

    Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елда аның күләмен 850-4900 сум итәргә тәкъдим итә. Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда эшсезлек буенча пособиены үзгәрешсез калдырачак. Министрлык киләсе елда аның күләмен 850-4900 сум итәргә тәкъдим итте дип яза «Коммерсантъ» норматив хокукый актлар проектлары федераль порталындагы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә...

    Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы киләсе елда аның күләмен 850-4900 сум итәргә тәкъдим итә.

    Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2017 елда эшсезлек буенча пособиены үзгәрешсез калдырачак. Министрлык киләсе елда аның күләмен 850-4900 сум итәргә тәкъдим итте дип яза «Коммерсантъ» норматив хокукый актлар проектлары федераль порталындагы Россия Федерациясе Хөкүмәтенә карары проектына сылтама белән.

    Бу карар кабул ителгән очракта эшсезлек буенча пособие шул ук күләмдә калачак.

    Искәртеп үтик: Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы майда эшсезлек буенча пособиены 8 мең сумга кадәр арттыру турында закон проекты эшләде. Пособиены эшсез статусы бирелгәнче 12 ай эчендә эш урынын югалткан гражданнар алачагы әйтелә. Әгәр эшсезлек срогы бер елдан арта икән, пособие түләнми. Бу беренче тапкыр эш эзләүче ятим балаларга һәм һәм ата-ана тәрбиясеннән калган балаларга кагылмый. Түләү вакытлары шулай ук ике тапкыр кыскартыла. Хәзер пособие ел ярымда 12 ай дәвамында түләнә. Яңа инициативада эшсезләргә ел дәвамында иң күбе 6 ай түләргә тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә, әлеге түләүне алучылар санын һәм түләүләр срокларын кыскартып, пособие күләмен арттырып булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: