Высокогорские вести
  • Рус Тат
  • 1 июльдән Татарстанда торак-комуналь хуҗалык тарифлары 4,2 процентка артачак

    РФ Хөкүмәте коммуналь хезмәтләргә түләүдә үзгәрешләр кертү турында карар чыгарган. оссия Хөкүмәте Россия Федерациясендә 2017 елга субъектлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслады. Күрсәтмәне РФ Премьер-министры 19 ноябрьдә имзалаган. Документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган. Яңа елдан тарифлар үзгәрешсез калачак, әмма 2017 елның икенче яртысында үсеш сизелерлек...

    РФ Хөкүмәте коммуналь хезмәтләргә түләүдә үзгәрешләр кертү турында карар чыгарган.
    оссия Хөкүмәте Россия Федерациясендә 2017 елга субъектлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләмен үзгәртү индексларын раслады. Күрсәтмәне РФ Премьер-министры 19 ноябрьдә имзалаган. Документ Министрлар Кабинетының рәсми сайтында урнаштырылган.
    Яңа елдан тарифлар үзгәрешсез калачак, әмма 2017 елның икенче яртысында үсеш сизелерлек булачак: Татарстанда тарифлар 4,2 процентка артачак.
    Коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр иң күбе Мәскәүдә артачак, башкалада ул 7 процентка үсәчәк, Санкт-Петербург, Саха (Якутия) республикасы һәм Камчатка крае халкы 6 процентка күбрәк түли башлый. Төньяк Осетия-Алания Республикасында түләүләр бары 2,5 процентка артачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: