Биектау хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Социаль объект котельныйларында казаннарны алыштыруга 2017 елда 69,9 миллион сум тотылды

    Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә. 2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта 921 котел урнаштыруга киткән. 2017 елда социаль-мәдәни өлкәдәге котельныйларда котелларны яңартуга 69,9...

    Татарстанда социаль-мәдәни объектларның котельныйларында җылыту казаннарын алыштыру программасына 2017 елда 69,9 миллион сум акча тотылды. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хәбәр итә.

    2014-2017 елларда әлеге программаны финанслауга 279,6 миллион сум бүленгән. Бу акчалар 500 объектта 921 котел урнаштыруга киткән.

    2017 елда социаль-мәдәни өлкәдәге котельныйларда котелларны яңартуга 69,9 миллион сум тотылган булса, 2018 елда да финанслау шул дәрәҗәдә калачак.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 16 март 2018 - 08:21
      2018 елда Татарстанда арендалы торак программасы буенча 730 фатир төзеләчәк
    Ночной режим