Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

ЗУР ХӨРМӘТ КҮРСӘТЕЛДЕ

Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин Кече Кавалда яшәүче Фәсәхәт Бәйрәм кызы Бәйрәмованы 90 яшьлеге белән котлады. Ул аңа Россия Президенты һәм безнең район исеменнән котлаулар җиткерде һәм бүләк тапшырды. Фәсәхәт Бәйрәмова үз вакытында орлыкчылык инспекциясендә агроном-орлыкчы булган, Чуваш Иле машина-трактор станциясендә, "Чулпан" колхозында эшләгән. Ул җиде бала тәрбияләп үстергән, хәзер...

Биектау муниципаль районы башлыгы Р.Г.Кәлимуллин Кече Кавалда яшәүче Фәсәхәт Бәйрәм кызы Бәйрәмованы 90 яшьлеге белән котлады. Ул аңа Россия Президенты һәм безнең район исеменнән котлаулар җиткерде һәм бүләк тапшырды. Фәсәхәт Бәйрәмова үз вакытында орлыкчылык инспекциясендә агроном-орлыкчы булган, Чуваш Иле машина-трактор станциясендә, "Чулпан" колхозында эшләгән. Ул җиде бала тәрбияләп үстергән, хәзер аның 20 оныгы, 24 оныкчыгы бар. Ире Гарәфи Газизов Бөек Ватан сугышында катнашкан. Хәзер ул тол, бер улының гаиләсе белән яши.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев