Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзәк район хастаханәсендә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды (+ФОТО)

Бүген 4 февраль көнне Биектау районы үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне узды. Әлеге чара беренче тапкыр гына уздырылмый һәм "Ак халатлы фәрештәләр" исемен йөртә. ачык ишекләр көненә район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфы укучылары җыелган иде. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген килгәннәрнең күбесе үзләренә гомерлек һөнәр итеп, табиб һөнәрен сайларга җыена. Чыгарылыш...

Бүген 4 февраль көнне Биектау районы үзәк хастаханәсендә Ачык ишекләр көне узды.
Әлеге чара беренче тапкыр гына уздырылмый һәм "Ак халатлы фәрештәләр" исемен йөртә. ачык ишекләр көненә район мәктәпләренең чыгарылыш сыйныфы укучылары җыелган иде. Шунысын да әйтергә кирәк, бүген килгәннәрнең күбесе үзләренә гомерлек һөнәр итеп, табиб һөнәрен сайларга җыена. Чыгарылыш сыйныф укучылары бүген табибларның эшләү шартларын, бүлмәләрне, инструментларны күрделәр, кабул итү һәм хирургия бүлекләрендә булдылар.
Укучылар белән баш табибның медицина буенча урынбасары Азат Сидуков, баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары Елена Татаринова һәм врач-хирургФәрит Шәймарданов әңгәмә корды. Алар балаларга район хастаханәсенең эшчәнлеге, киләчәккә планнары, хастаханәгә яшь белгечләр җәлеп итү бөенчауздырыла торган эшләр турында сөйләде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев