Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзәк мәдәният йортында "Бервакыт әкияти патшалыкта..." мюзиклы күрсәтелде (ФОТО)

Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йортында "Салкын йөрәк" мультфильмы нигезендә әзерләнгән "Бервакыт әкияти патшалыкта..." дип исемләнгән мюзикл тәкъдим ителде. Чараны "Балкыш" балалар иҗаты йорты әзерләгән. Мюзиклда төп рольләрнең берсен "Биктау ТВ" каналында һава торышын һәм "Яшьләр хәбәрләре"н алып баручы Энҗе Гарәфиева башкарды. Мюзиклдан соң, балаларны залга чакырдылар. Алар анда Кыш бабай...

Бүген Биектауның Үзәк мәдәният йортында "Салкын йөрәк" мультфильмы нигезендә әзерләнгән "Бервакыт әкияти патшалыкта..." дип исемләнгән мюзикл тәкъдим ителде.
Чараны "Балкыш" балалар иҗаты йорты әзерләгән. Мюзиклда төп рольләрнең берсен "Биктау ТВ" каналында һава торышын һәм "Яшьләр хәбәрләре"н алып баручы Энҗе Гарәфиева башкарды.
Мюзиклдан соң, балаларны залга чакырдылар. Алар анда Кыш бабай һәм чарада чыгыш ясаган каһарманнар белән төрле уеннар уйнадылар. Чара балаларның күңеленә бик хуш килде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X