Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зилә Вәлиева: «Татарстан Республикасы Президенты Биектау муниципаль районы башлыгы постына Рөстәм Кәлимуллин кандидатурасын яклый»

Биектау районында муниципаль район башлыгын сайланды. Аны сайлау турындагы мәсьәлә өченче чакырылыш Биектау муниципаль район Советының беренче утырышында каралды. Утырыш эшендә республика активыннан беркетелгән «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» директоры Зилә Вәлиева, ТРның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Камил Садриев һәм Разия Садыйкова катнашты. Башлык сайланганчы, утырышны алып бару...

Биектау районында муниципаль район башлыгын сайланды. Аны сайлау турындагы мәсьәлә өченче чакырылыш Биектау муниципаль район Советының беренче утырышында каралды.

Утырыш эшендә республика активыннан беркетелгән «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» директоры Зилә Вәлиева, ТРның бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутатлары Камил Садриев һәм Разия Садыйкова катнашты. Башлык сайланганчы, утырышны алып бару вазифасы районның иң өлкән депутаты Анна Захаровага йөкләнде. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: район Советы утырышына ике сәгать кала Красносельский авыл җирлеге депутатларының беренче утырышы булды, анда авыл җирлеге башлыгы итеп, бертавыштан, Рөстәм Кәлимуллин сайланды.

Исегезгә төшерәбез: башлык район Советы тәкъдим иткән депутатлар арасыннан, шул исәптән районда яшәүчеләр, иҗтимагый берләшмәләр, Татарстан Республикасы Президенты тәкъдимнәре нигезендә сайлана.

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән, Рөстәм Кәлимуллин кандидатурасын яклап, республика активыннан беркетелгән «Казан Кремле» тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы» директоры Зилә Вә-лиева чыгыш ясады. Рөстәм Галиулла улының җитәкче булып эшләүдә зур тәҗрибәсе барлыгын билгеләп үтте ул. Республика һәм безнең район горурлана торган казанышлар аның эшенең нәтиҗәлелегенә дәлил булып тора. Биектауның үсеше алга таба бара, районда милләтара тынычлык һәм татулык хөкем сөрә, республика тарафыннан яклау табучы яңа тәкъдимнәр шактый күп.

- Татарстан Республикасы Президенты да Биектау муниципаль районы башлыгы постына Рөстәм Кәлимуллин кандидатурасын тәкъдим итү турындагы карарны яклый, - диде Зилә Вәлиева.

Район башлыгын сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән башкарылды. Соңыннан Биектау районы Советы депутатларының Рөстәм Кәлимуллин кандидатурасы өчен 100 процент тавыш биргәнлекләре билгеле булды.

Утырышта «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарын сайлау турында»гы мәсьәлә карап тикшерелде. Район башлыгы урынбасары итеп, күпчелек тавыш белән, Ләйсән Галәүтдинова сайланды.

Аннары район башлыгы тәкъдиме буенча депутатлар Раил Хәсбиевне Биектау муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсә-бәтләре палатасы рәисе вазифасына сайладылар. Даими эшләүче өч комиссия төзелде, аларның составы расланды, рәисләре һәм сәркатипләре сайланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев