Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Үзе һәм башкалар турында кайгыртучы прививка ясатмый калмас

Коронавирус инфекциясенә каршы көрәшү өчен прививкалар ясау кампаниясе медицина учреждениеләрендә генә түгел, эре предприятиеләрдә дә уза. Усад спирт заводы җитәкчелеге вакцинаны үзенең хезмәткәрләренә турыдан-туры эш урыннарында ясату мөмкинлеге тудырды.

Медицина хезмәткәрләре бригадасы эшчеләрнең икенче төркеменә прививка ясау өчен спирт заводына килде. Беренче тапкыр вакцинацияне биредә йөзләп кеше узган булган. Ә бу юлы коронавирус инфекциясеннән тагын 30 дан артык эшче прививка ясатырга кирәк, дигән карарга килгән. Филсинә Ибраһимова бухгалтер булып эшли һәм эш урынында прививка ясату мөмкинлеге булу турында белеп алуга ук риза булган.

- Үз л ә р е н е ң , я к ы н н а р ы н ы ң сәламәтлеге турында кайгыртучы, үзенә нинди зур социаль җаваплылык йөкләнүен аңлаучы кеше әлеге куркыныч авырудан прививка ясатмый калмаячак. Без зур коллективлы эре предприятиедә эшлибез. Хезмәттәшләрең турында да уйларга кирәк бит, - дип аңлатты үзенең фикерен “Татспиртпром” акционерлык җәмгыяте бухгалтеры Филсинә Ибраһимова.

Предприятие чынлап та зур. Өч сменада өч йөзләп кеше эшли. Прививка ясату өчен генә хастаханәгә барырга һәркем дә буш вакыт таба алмый. Эш урынында тәнәфес вакытында ясатып алу күпкә уңайлырак. Мондый мөмкинлектән бик күпләр файдаланган.

- Башта завод җитәкчеләре, хезмәткәрләргә уңайлы булсын өчен, эш урынына килеп вакцинация уздыру турында карар кабул итте. Бездә хезмәткәрләр өч сменада эшләгәнлектән, прививканы ясау вакытын алар белән дә, шулай ук Биектау районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре белән дә килештек, - диде “Татспиртпром” акционерлык җәмгыятенең хезмәтне саклау белгече Роберт Муллаянов.

Биектау районы үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре атна саен вакцинация уздыру өчен төрле сәнәгать объектларына киләләр. Шуның белән алар халыкның сәламәтлеген саклау көрәшенә үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев