Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Законнар уяу булганнарны саклый

Банк карталарыннан акча урлау мәсьәләсе бер дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ни өчен алай була соң ул, аннан ничек сакланырга? Шушы һәм башка сорауларга җавап табу өчен без Биектау районы прокуроры урынбасары Антон ВАСЮТИН белән очраштык.

- Антон Евгеньевич, җинаятьнең мондый төрләре турында сөйләмәссезме? Ул ничек квалификацияләнә?

- Бу бик җитди җинаять һәм ул авыр җинаятьләр категориясенә кертелә. Ә элегрәк мондый гамәлләр мошенниклык дип бәяләнде һәм уртача авырлыкта дип саналды. 2500 сумнан артмаса да, шулай ук 250000 сумнан күбрәк булмаса да, урланган теләсә нинди сумма бик зур күләмдә акча урлау дип бәяләнә һәм җәзасы да шундый ук була. Әлеге пункт буенча квалификацияләү өчен гаепленең гамәлләре яшерен, ягъни милек хуҗасы, башка кешеләр күрмәгәндә яки алар сизмәгәндә кылынырга тиеш.

Бераз саннарга тукталыйк. 2020 елда Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау районындагы бүлегенә караган тикшерү бүлеге тарафыннан банк исәбеннән акча урлану турындагы хәбәрләр нигезендә алда әйтелгән категориягә караган җинаятьләр буенча 56 җинаять эше кузгатылды һәм бу моннан алдагы ел белән чагыштырганда (ул чакта 26 җинаять булган иде) ике тапкырдан күбрәккә артык. Һәм бу бик нык уйландыра.

- Әйе, ике тапкыр арту бик җитди һәм мошенникларның төрле алдау юлларын табып кына торуы турында сөйли. Әгәр дә мондый хәл булса һәм кешенең банк картасыннан акчалар алынса нишләргә?

- Беренче чиратта үзегезнең чынлап та мондый операцияне башкармавыгызга инанырга кирәк. Кайвакыт хәбәрләр төрле сәбәпләр белән соңарып килә һәм кеше паникага бирелә башлый. Акчаларны үзегез түгел, ә кемнәрнеңдер алганын белүгә үк банкның контакт-үзәгенә шалтыратып, хәлне аңлатырга һәм картаны блокировать итәргә кирәк. Аннары претензия белән банк бүлекчәсенә, ә инде зарурлык килеп чыкканда урлау факты турындагы гариза белән полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Банк претензияне карарга һәм сезгә рәсми җавап бирергә тиеш. Мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта акчалар банк картасы исәбенә яки үзегез гаризагызда күрсәткән башка исәпкә кире кайтарылачак. Тискәре хәл ителгәндә сезгә моны нигезле итеп аңлатырга тиешләр. Әгәр дә акчалар банк картасыннан сезнең ризалыктан башка банк гаебе белән алынган булса, сез шушы банкка карата таләп куеп, судка мөрәҗәгать итә аласыз.

- Бу урында шундый сорау туа - урланган очракта кем гаепле? Нинди очракларда банк акчаны кире кайтара ала, ә ниндиләрендә - юк?

- Банк клиент картасыннан аның ризалыгыннан башка алынган акчаларны әгәр дә ул клиентка акча алыну турында хәбәр итмәгән очракта кире кайтарырга тиеш. Әгәр дә клиентка хәбәр ителгән булып, ул риза булмавы турында үз вакытында уведомление биргән булса, банк шундый уведомление бирелгәннән соң алынган, ә аерым очракларда уведомлениене биргәнгә кадәр алынган суммаларны кире кайтарырга тиеш. Закон нигезендә Банк 161 нче Федераль Законның 9 нчы маддәсенең 12, 13, 15 частьләрендә күздә тотылган ЭТЧнан башкарылган санкцияләнмәгән операцияләр суммаларын кире кайтарырга тиеш. Банк суммаларын клиентка кайтарырга тиеш булмаган операцияләр турында 161нче Федераль Законның 9 нчы маддәсенең 14, 15 нче частьләрендә язылган. Биредә шунысын истә калдыру мөһим - риза булмау турындагы уведомлениене билгеләнгән срогында тапшырып өлгермәү сез риза булмаган операцияне дәгъвалау мөмкин булмауны аңлатмый, чөнки мошенниклык сезнең гаеп булмаганда (мәсәлән, карта реквизитлары мошенникларга алар тарафыннан банкоматка скимминг җайланмалары куелу нәтиҗәсендә билгеле булган очракта) да эшләнергә мөмкин. Шунлыктан әгәр дә үзегез риза булмаган операция башкарылу турында белсәгез, банкка һәрвакытта да претензия белән мөрәҗәгать итә аласыз.

- Антон Евгеньевич, сез карталардан куркынычсыз файдалануда нинди киңәшләр бирер идегез?

- Киңәшләр һаман бер үк төрле, әмма еш кына аларга игътибар итмиләр. Нинди генә хәл булса да, беркайчан да ПИНны башка кешеләргә, шул исәптән тугантумачаларга, таныш-белешләргә, кредит оешмасы хезмәткәрләренә әйтергә ярамый. Шулай ук банк картасын файдалану өчен башка кешеләргә, шул исәптән туган-тумачаларга биреп торырга ярамый. Әгәр дә банк картасына физик затның фамилиясе һәм исеме язылган икән, аннан бары тик шушы физик зат кына файдаланырга тиеш. Әгәр дә акчалар урланган очракта әлеге кагыйдәләрнең үтәлмәгәнлеге ачыкланса, мондый очракта булган вакыйгада сез үзегез гаепле булып саналачаксыз. Банк хезмәткәре шәхси мәгълүматларны яки банк картасы турындагы мәгълүматны (шул исәптән ПИНны) әйтүегезне үтенә икән, ул мәгълүматларны әйтмәгез. Банкка үзегез шалтыратыгыз һәм әлеге факт турында хәбәр итегез. Урамга урнаштырылган банкоматлардан түгел, ябык биналарга куелганнарыннан файдалану яхшырак. Банкомат янына килгәч, анда шикле җайланмалар яки башка әйберләр куелмаганмы - карап чыгыгыз. ПИНны җыйганда саннарны кул белән капларга кирәк. Интернет-кибетләрдән файдаланганда сайтның куркынычсызлыгын һәм аның популярлыгын тикшерегез. Билгеле булмаган кибетләргә ышанмагыз. Мондый очракларда иң яхшысы - интернет аша сатып алулар өчен махсус карта булдыру һәм аңа акчаны үзегез сарыф итәргә теләгән кадәрле генә күчерү. Шәхси мәгълүматларны белдермәү максатында сатып алуларны бары тик үз компьютерыгыздан гына башкарыгыз. Компьютерыгызга вируска каршы программа куегыз һәм аны да, шулай ук үзегез файдалана торган башка программаларны да вакыттан-вакытка яңартып торыгыз. Бу сезне зыянлы программалар үтеп керүдән саклар.

- Антон Евгеньевич, аңлатмаларыгыз өчен рәхмәт. Хәзер гражданнар үзләренең банк карталарына игътибарлырак булырлар һәм мошенникларга акчаларын урлау мөмкинлеге калдырмаслар, дип өметләнәбез.

Әңгәмәне Галия ИЛДАРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев