Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юлдагы төп кагыйдәләрне балаларга тамаша һәм уеннар аша төшендерделәр

Биектау авылындагы “Байгыш” балалар бакчасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча спектакль куелды. Яшь тамашачылар янына кунакка Казан театры актерлары килде. Балалар белән шулай ук ЮХИДИның Биектау районы бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Әсәдуллин да аралашып алды. Уен формасында оештырылган әлеге очрашу бакчада тәрбияләнүче малайлар һәм кызларны гына түгел, педагогларны да шатландырды.

ЮХИДИның Биектау районы бүлекчәсе җитәкчесе Айрат Әсәдуллин “Байгыш”ка йөрүче балалар белән профилактик әңгәмә уздырды. Ул балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм машинада барганда әти-әниләренең дә куркынычсызлык каешларын эләктерүләрен таләп итәргә өндәде. Әңгәмәдән соң сәхнәгә башкала театры артистлары чыкты. Алар балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өйрәтә торган әкият күрсәттеләр.

- Актерлар шулкадәр активлар, дәртләнеп, рухланып уйныйлар. Барысы да яшьләр. Шактый катлаулы кагыйдәләрне гап-гади итеп, уеннар аша аңлатып бирделәр. Алардан мондый осталыкка хәтта педагоглар үзләре өйрәнсәләр дә бер дә артык булмас, - диде Биектаудагы “Байгыш” балалар бакчасы мөдире Эльвира Диярова.

Ә өйрәнерлек нәрсәләр, чынлап та, бар. Актерлар малайлар һәм кызларны мавыктыргыч тамашалары белән генә кызыксындырып калмадылар, алар нәниләрне уеннарга һәм биюләргә дә җәлеп иттеләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүнең мондый алымы тамашачыларның да, актерларның үзләренең дә күңелләренә хуш килде.

- Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр алдында без рәхәтләнеп чыгыш ясадык. Балалар онытылып уйнадылар, бөтенесе дә бик әйбәт килеп чыкты, - диде театр актеры Артем Товарищев.

“Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” республика учреждениесе ярдәмендә мондый тамашалар Татарстан күләмендә уздырыла. Аларның максаты - балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмый калу һәм юл хәрәкәтендә катнашучы малайлар һәм кызларны республика юлларында кагыйдәләрне һәрвакыт төгәл үтәргә өйрәтү.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев