Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юл бирегез - яз килде!

Биектау районы Май чабу атнасының тәмамлануын билгеләп үтте. Бәйрәм уздырганда барлык борынгы гореф-гадәтләр, йолалар җиренә җиткереп үтәлде.

Хуш исле кайнар чәй, төрле эчлекләр салынган тәмледән-тәмле коймаклар. Май чабу атнасы - тәмлетамакларның яраткан вакыты. Кайнатмасы да бар, куертылган баллы сөте дә - җаның кайсын тели, шунысын ал да, сыйлан. Ә инде тегесен дә, монысын да яратмаучылар каймакка өстенлек бирә.

Май чабу бәйрәмен яраталар һәм һәрвакыт көтеп алалар. Чөнки ул язны каршылау, яңа тормыш башлау бәйрәме булып санала. Май чабу атнасы Гафу үтенү якшәмбесе белән тәмамлана. Бу барл ык үпкәл әүл әр, аңлашылмаучылыклар турында онытып, берб е р е ң б ел ә н м ат у р мөнәсәбәтләрне җайга сала, дәвам итә торган вакыт.

Биектау һәм Красносельский авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен зур Май чабу бәйрәмен Җиңү Паркы мәйданында уздырдылар. Күңел ачулар, сыйланулар һәм концерт номерлары - барысы да халыкның иң күркәм, күңелгә ятышлы йолалары, гадәтләре буенча барды. Әйләнбәйлән дә уйнадылар. Мондый борынгы йола халыкта әле славяннар Русе заманыннан ук сакланып калган. Әйләнбәйлән уены кояшның м ә ң гел е к х ә р ә к ә те н гәүдәләндерде.

Чыпчык авыл җирлегендә дә зур Май чабу бәйрәмен киң колач белән билгеләп үттеләр. Авыл кешеләре аркан тартышуда, капчык киеп сикерүдә катн а ш т ы л а р . М о н д ы й көч сынашулар кәмит күрсәтүчеләр һәм Убырлы карчык - әкият геройлары белән бергә барды. Ул гына да түгел, Чыпчыкта яшәүчеләр өчен бу икеләтә бәйрәм булып чыкты. Чөнки аларны тантана кунагы көтә иде. Россия әзербайҗанлылар Союзының Татарстан Ре с п у бл и к а с ы н д а г ы җитәкчесе Сарраф Керимов аз тәэмин ителгән күп балалы гаиләләрне котлап, аларга истәлеккә бүләкләр тапшырды.

Зур Май чабу бәйрәме, гадәтләнгәнчә, ка - рачкы яндыру белән тәмамланды. Яз килү б е л ә н к е ш е л ә р н е ң ө й л ә р е н д ә , у т т а н терелгән бәхет кошы кебек, муллык, байлык артырга тиеш, дип фаразлана.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев