Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Юбилей спектакле әзерләделәр

Быел Ямаширмә халык театрына ун ел тула. Иҗат коллективы инде күптән шушы матур юбилейга әзерләнә. Соңгы вакытта репетицияләр еш һәм тагын да сыйфатлырак уздырыла. Артистлар тарафыннан сайланган ике пәрдәлек "Изге имән шаһит" дигән пьесаның авторлары Рузиля Җамалетдинова һәм Илмороз. Спектакльдә сигез үзешчән артист уйный, алар арасында сәхнәгә күптән түгел генә...

Быел Ямаширмә халык театрына ун ел тула. Иҗат коллективы инде күптән шушы матур юбилейга әзерләнә.

Соңгы вакытта репетицияләр еш һәм тагын да сыйфатлырак уздырыла. Артистлар тарафыннан сайланган ике пәрдәлек "Изге имән шаһит" дигән пьесаның авторлары Рузиля Җамалетдинова һәм Илмороз. Спектакльдә сигез үзешчән артист уйный, алар арасында сәхнәгә күптән түгел генә менгән яшьләр дә бар. Театрның алыштыргысыз режиссеры - Филсинә Сәгъдиева, бизәүче-рәссам - Рәдиф Яруллин.

17 мартта Ямаширмә халык театры үзенең эшен күрше Сәрдә авылы тамашачыларына күрсәтте. Башка авылларга да барырга планлаштыралар. Кагыйдә буларак, театрның гастрольләрен үз мәдәният йортлары сәхнә-сендә спектакль күрсәтү тәмамлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев