Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Йортлар да салалар, кешеләргә дә булышалар

"2014 ел иганәчесе" исеменә республика конкурсының "Кече бизнес предприятиеләре" номинациясендә җиңүче - "ФинДом" җаваплылыгы чикле ширкәте. Җиңүчеләрне 25 мартта "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында котладылар. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты, хәйрия эшчәнлек мәсьәләләре буенча Республика советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстанда иганәчелек социаль сәясәтнең бер өлеше булып тора. "Ел иганәчесе" конкурсы...

"2014 ел иганәчесе" исеменә республика конкурсының "Кече бизнес предприятиеләре" номинациясендә җиңүче - "ФинДом" җаваплылыгы чикле ширкәте.

Җиңүчеләрне 25 мартта "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында котладылар. Әлеге тантанада Татарстан Республикасы Президенты, хәйрия эшчәнлек мәсьәләләре буенча Республика советы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Татарстанда иганәчелек социаль сәясәтнең бер өлеше булып тора. "Ел иганәчесе" конкурсы 2007 елдан башлап ел да уздырыла. Аның номинантлары - республика, районның икътисадый һәм сәяси үсешенә лаеклы өлеш керткән кешеләр.

"ФинДом" җаваплылыгы чикле ширкәте төзелеш компаниясе 2010 елда барлыкка килде. Төзелеш базарында ул 2005 елдан бирле. Нәкъ шул вакытта отставкадагы офицер Финат Мөхәм-мәдиев бәяләре буенча күпчелек гаилә сатып алырлык, сыйфаты һәм экологиясе ягыннан иң югары таләпләргә дә җавап бирерлек шәхси йортлар салу эшенә керешкән. Финат Мөхәммәдиев җитәкчелегендәге компания тугыз елда фин технологиясе буенча 400дән артык йорт салды. Биектау районында соңгы елларда Биектау авылының Юбилейная урамында 15әр квартиралы өч катлы ике йорт һәм Большая Красная урамында 24 квартиралы өч катлы йорт төзелде. Хәзерге вакытта Кооператив урамында "Весенний" торак комплексын төзү бара.

"ФинДом" җаваплылыгы чикле ширкәте эшли башлаганнан бирле Биектау районындагы хәй-рия акцияләрдә актив катнаша. Ул район күләмендәге чаралар: Сабантуйлар, Яңа ел һәм һөнәри бәйрәмнәрне уздырганда матди ярдәм күрсәтә.

"ФинДом"ның матди ярдәме белән Биектау авылында мәдрәсә салына, район үзәк хастаханәсендәге палаталарга ремонт ясалды. Шушы көннәрдә компания хезмәткәрләре район хастаханәсенең балалар поликлиникасына җиһазлар бүләк иттеләр.
"ФинДом" ширкәте коллективын республика конкурсында җиңеп чыгуы, җитештерүдә дә, иганәчелектә дә эшчәнлекләренең лаеклы бәя алуы белән котлыйбыз, яңа уңышлар телибез.

Безнең белешмә

Татарстан Республикасында 250 ләп матди ярдәм күрсәтүче һәм коммерциягә карамаган социаль юнәлештәге 450 оешма бар.
2007-2014 елларда социаль тармак проблемаларын хәл итүгә конкурста катнашучылар 22 миллиард сумнан күбрәк хәйрия акчасы юллаганнар. Катнашучылар тарафыннан тормышка ашырылган проектларның гомуми саны - 1500.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев