Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Йолдыз"да "Көзге боз өстендә сак булыйк!" чарасы узды

Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла. Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик,...

Көз ае җитеп, сулар ката башлагач, кеше гомеренә куркыныч яный. Сулыкларда боз кату белән, халык тимераякта шуарга, балык тотарга ашыга. Кызганычка каршы, көзге боз, тиешле дәрәҗәдә катып бетмәгәнлектән, төрле авырлыкны тота алмыйча ярыла.

Тимераякта шуу, балык тоту ни дәрәҗәдә кызыклы, мавыктыргыч булса да, үз тормышыбызны куркыныч астына куймыйк, балаларыбызны кисәтик, аларны су буенда караучысыз калдырмыйк.

Шул исәптән, 7 нче ноябрь көнне "Ямаширмә "Йолдыз" балалар бакчасында зурлар катнаш төркем белән төрле чаралар үткәрелде. Иртәнге якта "Сак бул, юка боз", "Сулыкта үзеңне ничек тотарга" дип исемләнгән слайдлар ярдәмендә әңгәмә үткәрелде. Интерактив тактада "Чаңгычыга иң куркынычсыз юлны сайла" дип исемләнгән уенда балалар слайдтагы картина ярдәмендә чаңгычыга каршы якка дөрес чыгу юлын күрсәттеләр. Әңгәмәгә "Юка боз куркыныч" дип исемләнгән видео-өзек карап йомгак ясалды. Сөйләм теле эшчәнлегендә балаларга водолаз һөнәре турында мәгълүматлар сөйләнде. Балалар водолаз һөнәрен алу өчен кыю, батыр, көчле, җитез кебек сыйфатларга ия булырга кирәклегенә нәтиҗә чыгардылар. Алган белемнәр физкультурадан "Водолазлар ярдәмгә ашыга" дигән тематик белем бирү эшчәнлегендә төрле уеннар белән ныгытылды. "Ишкәк аяклар белән йөгерү", "Батучыны коткар" (кыршау ярдәмендә балалар суда батучы баланы коткардылар), "Авырлыкларны җиңү" (гимнастик эскәмиядә шуып барып, коткару боҗрасы һәм аякка ишкәк аяклар киеп йөгерү), "Иң яхшы йөзүче" (коткару боҗрасы киеп гимнастик эскәмия буйлап йөгерү) уеннарында балалар үзләрен чын водолаз итеп тойдылар.

Көннең икенче яртысында "Куркынычсызлык әлифбасы" дигән видео-өзек карадылар. Бу өзектә балаларга сулыкларда, бозда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында аңлатылды.

Кичке якта ата-аналар белән консультациялар оештырылды. Күчмә папкага "Көзге боз өстендә сак булыйк" дип аталган мәгълүмат куелды. Һәм балаларны сулыкларда, бозда игътибарсыз калдырмау, аларның тормышы һәм сәламәтлекләре өчен җаваплылык турында белешмәлелек белән таныштырып кул куйдырылды.

Боз өстендә бәхетсезлеккә очрамыйк, куркыныч урыннарда сак булыйк. Тормыш бер генә килә, аның кадерен белик. Хөрмәтле әти-әниләр, балаларга күз-колак булыйк, сулыклардан ерак тотыйк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев