Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Язгы су кешеләрнең ныклыгын һәм оешканлыгын сыный

Чыпчык авылында Заречная урамын тулысы белән су басты. Биектау районында язгы ташу белән бәйле хәл киеренке булып кала бирә. МЧС белгечләре әйтеп киткәнчә, язгы ташу быел узган еллардагы кебек түгел. Дү-шәмбегә Казанка елгасында су - 4, сишәмбегә 5,8 метрга кадәр күтәрелде (критик биеклек - 6 метр). Мүлмә авылы янындагы Красна...

Чыпчык авылында Заречная урамын тулысы белән су басты.

Биектау районында язгы ташу белән бәйле хәл киеренке булып кала бирә. МЧС белгечләре әйтеп киткәнчә, язгы ташу быел узган еллардагы кебек түгел. Дү-шәмбегә Казанка елгасында су - 4, сишәмбегә 5,8 метрга кадәр күтәрелде (критик биеклек - 6 метр). Мүлмә авылы янындагы Красна елгасының суы инде 1 метр да 70 сантиметрга күтәрелгән (критик биеклек - 2 метр). Чыпчык авылының Заречная урамы тулысынча су астында калды. Базлар, идән аслары су белән тулды, анда сакланган бәрәңге, кәбестә һәм башка яшелчәләр куллануга яраксыз хәлгә килде. Су йортларның идәннәрен каплаган, мебель һәм башка җиһазлар зыян күргән. Хайван абзарлары да су астында калган.

- Мондый суның бездә күптән булганы юк иде, - ди Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин. - Авыл халкын су басу мөмкинлегенә әзерләү буенча шактый эш башкарылды, барысын да куркыныч туганда шалтыратырга мөмкин булган телефон номерлары һәм файдалы белешмәлекләр белән тәэмин иттек. Өлкән яшьтәге кешеләр һәм балалар йортлары куркынычсыз урында урнашкан туганнары янына вакытлыча яшәү өчен күченеп торырга риза булдылар, калганнар исә үз өйләрендә калуны өстенрәк күрделәр. Авыл халкына терлекләрен куркынычсыз урынга күчерүдә ярдәм иттек. Хәзер язгы ташкын нәтиҗәсендә китерелгән зыянны каплау өчен компенсация алуга документлар әзерлибез, - диде ул.

Дүшәмбедә көннең икенче яртысында Заречная урамында су бераз кимегән. Тимер юл күпере астында да су ташкыны туктаган.

Дөбъязда ике йортның һәм участок больницасының подвалларын су баскан. Суны мотопомпалар ярдәмендә суырталар.

Биектау районындагы гадәттән тыш хәлләр комиссиясе карары белән районда гадәттән тыш ситуация режимы кертелде. Су басу зонасындагы 14 авылның җирлек башлыкларына даими рәвештә су биеклеген күзәтергә, экстремаль ситуациядә ничек эш итәргә кирәклеген халыкның исенә төшереп торырга киңәш ителде.

Барлык авыл җирлекләрендә яңгыр-кар суларын агызу каналларын (ливневка) чистарту мәсьәләсе актуаль булып кала бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев