Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Яшел Россия – яшел Биектау»

Биектау районы халкы Бөтенроссия экологик "Яшел Россия" өмәсендә катнашты. Врачлар, укытучылар, предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары бу юлы кулларына тырма, сәнәк, себерке, көрәк алып шимбә өмәсенә чыктылар - район үзәген кышкы касмактан чистарттылар. Экологик шимбә язгы чистарыну эшләренең иң югары ноктасы булгандыр, мөгаен. Чөнки өмәгә районның барлык оешма, предприятие, бюджет хезмәткәрләре,...

Биектау районы халкы Бөтенроссия экологик "Яшел Россия" өмәсендә катнашты. Врачлар, укытучылар, предприятие хезмәткәрләре, мәктәп укучылары бу юлы кулларына тырма, сәнәк, себерке, көрәк алып шимбә өмәсенә чыктылар - район үзәген кышкы касмактан чистарттылар. Экологик шимбә язгы чистарыну эшләренең иң югары ноктасы булгандыр, мөгаен. Чөнки өмәгә районның барлык оешма, предприятие, бюджет хезмәткәрләре, авыл халкы бердәм рәвештә чыкты. Мондый чараларда һәр җирдә рухны, кәефне күтәрә торган музыка яңгырый, күктә язгы кояш дәрт биреп тора. Хезмәт бәйрәме быел әнә шулай истә калды.
«Хезмәт бәйрәме - язгы өмәләр халыкны берләштерә торган көчкә ия. Мин әле бүген дә хәтерлим, бала чакта өй алларын чистартканнан соң без барыбыз бергәләп, күршеләр, туганнар белән чәй өстәле артына җыйнала идек. Күңелләр дә чистарып киткән кебек була иде. Бүген дә күңелдә шундый ук хисләр уянды», - ди районның мәдәният бүлеге башлыгы Лилия Борханова
Ул көнне офис киемнәре эш киемнәренә алыштырылды. Документлар урынына кулда көрәк, тырма, себерке һәм чүп капчыгы. Һәр кеше бертигез дәрәҗәдә, һәр тарафтан уен-көлке ишетелеп тора. Һәркем үзе эшли торган мәйданны чистарта.
«Кыш озын һәм караңгы. Кар астында чүп-чар күренми. Ә яз җиткәч барысы да күренә башлый. Тиз арада чүп-чардан арынасы, чистарынасы килә. Чистарткан җирдә яшел үлән дә әйбәт үсә», - ди район Башкарма комитеты гомуми бүлек мөдире Евгения Денисова.
Шимбәдә район прокуратурасы хезмәткәрләре дә актив катнашты. Алар бордюрларны агарттылар, тирә-якны чүп-чардан арындырдылар.
«Безнең хезмәткәрләр бу эшкә бик җаваплы карадылар. Барысы да иртәдән үк эш урыннарына килеп җиттеләр. Эш урыннары, әйләнә-тирә чистарып калды, Минемчә, акциядә катнашкан һәр кеше моның белән горурланыр», - ди прокурор ярдәмчесе Руслан Гусамов.
Дөрестән дә, район күзгә күренеп матурланды, нурланды, ямьләнеп китте. Биктау халкы өмәләргә иртә яздан, март ахырында ук, керешкән иде. Нәтиҗәләр күз алдында. Район үзәге, чын мәгънәсендә, кунак көткән өйне хәтерләтә. Мондый күренеш һәркем күңеленә хуш килеп тора, районда яшәүче һәр кешенең кәефен күтәрә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев