Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшь комбайнчыларның республика бәйгесендә Фәрит Фәхриев ӨЧЕНЧЕ урынны алды

22 һәм 23 сентябрь көннәрендә Тәтеш шәһәрендә "Хезмәт кешесенә дан" 8 нче республика яшь комбайнчылар бәйгесе узды. Ел саен республикакүләм уздырыла торган телеконкурста 15 комбайн экипажы катнашты. Бәйгене оештыручылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,«Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин...

22 һәм 23 сентябрь көннәрендә Тәтеш шәһәрендә "Хезмәт кешесенә дан" 8 нче республика яшь комбайнчылар бәйгесе узды. Ел саен республикакүләм уздырыла торган телеконкурста 15 комбайн экипажы катнашты.
Бәйгене оештыручылар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,«Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт мәгариф учреждениесе "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе ярдәмендә оештырдылар. Ярышларның максаты - эшче һөнәрләрен популярлаштыру, яшь кадрларны кызыксындыру, авыл хуҗалыгында югары хезмәт җитештерүчәнлегенә ирешү.
Ярышларда республиканың 15 муниципаль районыннан 30 яшькә кадәрге 15 комбайнчылар экипажы катнашты.
Бәйгедә өченче дәрәҗә премиягә Биектау районының "Березка" җәмгыяте комбайнчысы Фәрит Фәхриев лаек булды. Икенче урында- Буа райны "Кият" хуҗалыгыннан Алексндр Грачев, беренче урында Тәтеш районы "Колос" хуҗылыгыннан Альберт Шайдуллин.
Якташыбыз Фәрит Фәхриевны әлеге уңышы белән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зуррак үрләр яуларга насыйп булсын!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X