Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы

Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска? Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба....

Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска?
Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба. "Татспиртпром" АҖнең үзәк лабораториясе башлыгы Ирина Илларионова исерткеч эчемлекләр сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге хакында сөйләде.
1.Акциз маркасы, ЕГАИС
Кулдан, прилавка астыннан йә булмаса, имештер, турыдан-туры заводтан сатып алынган хәмернең барысы да - фальсификат. Легаль алкогольнең һәммәсе ЕГАИС системасында исәпкә алына, аның махсус федераль акциз маркасы бар. Кибетче саткан чагында кассада сканер ярдәмендә аның чынмы-ялганмы икәнлеген ачыклый. Әгәр марка "укылмаса", ул ялган дигән сүз. Кибетләр сатуга чыны белән бергә ялган аракы куйган очраклар да булды. Бу, кагыйдә буларак, прилавка рәвешендәге вак-төяк сәүдә нокталары.
- Марка "укылырга" тиеш. Әгәр кибет шешәне кабул итеп алган икән, ул автомат рәвештә ЕГАИС аша үткәрелә. Кибетнең бурычы - аны исәпләү системасы аша уздыру. Әгәр марка "укылмый" икән, аны ниндидер сәбәпләр белән исәпләү системасы аша үткәрмәгәннәр дигән сүз. Мондый алкогольне сатарга ярамый.
2. Шешәгә игътибар белән карагыз
Фальсификациянең иң киң таралган алымы - шешәне икенчел куллану. Җитештерүчеләр сыйфатлы этикеткаларны файдалана, хәтта кулланудан соң да савыт карап торышка өр-яңа кебек була. Мошенниклар исә моннан бик оста файдалана - теләсә каян шешә җыеп, аңа үзләре җитештергән составында спирт булган сыеклык тутыра.
- Этикетка - искиткеч, монда сез бернигә дә бәйләнә алмыйсыз. Икенчедән - шешәнең бөкесе. Анда ике төрле мәгълүмат - тутырган көне һәм продукциянең алты урынлы уникаль коды (УКП) күрсәтелергә тиеш. Әгәр шик туса, "кайнар линия" телефонына (8 800 550 51 16) шалтырата аласыз, һәм белгечләр атаманың код (УКП) белән тәңгәл килүен тикшерәчәк.
3. Шешәгә ни тутыруларына игътибар итегез
Аракы үтә күренмәле, анда бернинди юшкын да, эремәләр дә булмаска тиеш. Әгәр болар бар икән - бу фальсификат дигән сүз. Аны арзанлы спирт нигезендә ясаган булырга мөмкиннәр. Эш шунда, әлеге спиртта кеше гомере өчен куркыныч тудыра торган метил спиртының бармы-юкмы икәнлеген төсе, исе яки тәме буенча билгеләү мөмкин түгел.
- Тәҗрибәле кулланучы исе һәм тәме буенча аның фальсификатмы-түгелме икәнлеген бу продуктны даими рәвештә кулланган очракта гына ачыклый ала. Әгәр сез кыйммәтле яхшы коньяк яки шампан шәрабы эчәсез икән, фужерда шикле эчемлек булуын шунда ук сизәчәксез. Әгәр үзегезгә таныш түгел брендны беренче тапкыр кулланасыз икән инде, берни дә тоймаячаксыз. Шуңа күрә исерткеч эчемлекләрне яхшы, сыналган кибетләрдә генә сатып алыгыз. Бүген интернет аша сатыла торган коньяк, бренди, ром, төрле "экзотик" эчемлекләрдән агулану очраклары бик күп.
4. Бәясен сорагыз
Кибет киштәсендәге ярты литр аракының бәясе закон тарафыннан көйләнә - ул 190 сум тәшкил итә. Интернет яки такси аша, төнлә белән минималь бәягә яисә бераз кыйммәтрәккә тәкъдим ителгән хәмер - нигездә ялган. Үзегез уйлап карагыз: сатучы законны ачыктан-ачык бозуын белә торып, берничә сум акча эшлим дип мондый адымга нигә барыр икән? Күпчелек очракта, алкогольне минималь бәядән сатып алу өчен бердәнбер мөмкинлек - эре сәүдә челтәрләрендәге акцияләр.
- Сыйфатлы әйбер арзан тормый, шуны онытмаска кирәк. Бу - ашказанына нача тәэсир итә торган куллану вакыты чыккан сырок кына түгел. Ялган аракы кешене "теге дөнья"га да озатырга мөмкин. Нигә тормышны куркыныч астына куярга? Иң яхшысы: аракыны яхшы кибеттән сатып алу.
Авыл кибетләре
ЕГАИС авыл кибетләренә әле барып җитмәде. Аларга 2017 елның июленә кадәр вакыт бирделәр. Авыл кибетләрендә сатып алучылар иң элек шешәнең бөкесенә һәм аңа ни тутыруларына игътибар итәргә тиеш. Шунысы кызганыч: кибетчедә тиешле барлык документлар булса да, бу - продукциянең сыйфатлы икәнлегенә 100 процент гарантия түгел. Чөнки легаль алкоголь белән бергә алар фальсификат белән дә сату итәргә мөмкин бит.
Барлар
Ялган аракы, нигездә, чәркәханәләр һәм барларда сатыла. Дөрес, алар заводта җитештерелгән продукцияне сатып ала алуын, әмма анысы эчелеп беткәч, "сатучы"га бушаган шешәләргә биш литрлы канистрадан теләсә нәрсә тутырырга беркем дә комачауламый бит.
Рестораннар
Биредә дә - шул ук хәл. Шунлыктан алкогольгә заказ биргәндә, бөкесе ачылмаган шешә китерүләрен сорагыз. Әгәр ресторандагы кагыйдәләр буенча исерткеч эчемлекләрне шешәдән агызырга рөхсәт ителми икән, официант сезнең алда аның бөкесен ачарга һәм графинга тутырырга тиеш.
Завод аракысы
Кайбер сатучылар алкогольнең арзан торуын аны турыдан-туры заводтан алулары белән аңлата. Бу - мөмкин хәл түгел, чөнки заводның берәмләп сату өчен лицензиясе юк. Соңгы вакытта хәмерне биш литрлы канистрада сату очраклары ешаеп китте. Янәсе, бу - "Татспиртпром" продукциясе, күмәртәләп сатылгач бәясе дә арзанрак.
- Завод пластик канистраларга берни дә тутырмый. Хәтта предприятиедән спиртны шундый күләмдә яшерен юллар белән алып чыгуы да мөмкин түгел, чөнки бездә спирт ЕГАИС системасында исәпкә алынган. Без әлеге канистраларга тутырылган эчемлекне тикшердек, анализ ясадык, әмма спиртның "Татспиртпром"ныкы икәнлеге бер мәртәбә дә расланмады.
Сыйфат контроле
Завод продукциясе җитештерүнең барлык стадияләрендә (тартма, ашлык яки шәраб материаллары, су кулланудан алып, әзер партиянең сыйфатын тикшерүгә кадәр) күп баскычлы сыйфат контроле уза.
Эчке контрольдән тыш, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм алкоголь базарын җайга салу Федераль хезмәте белгечләре дә продукцияне күз уңыннан үткәрә.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев