Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Уяу булыгыз: социаль алдакчылык

Социаль алдакчылык очраклары ешаеп китү, телефон ярдәмендә алдауның яңа төрләре барлыкка килү сәбәпле, гражданнарга мөлкәт һәм финанс зыяны китерүгә юнәлдерелгән җинаятьләрне булдырмый калу максатыннан, сезгә алдауның иң киң таралган ысуллары турында сөйләргә, борчулы шалтыратулар алганда уяулыгыгызны җуймаска өндәргә телибез. Кәрәзле телефон кулланып кылына торган яңа төрле мошенниклык барлыкка килде. Исерек...

Социаль алдакчылык очраклары ешаеп китү, телефон ярдәмендә алдауның яңа төрләре барлыкка килү сәбәпле, гражданнарга мөлкәт һәм финанс зыяны китерүгә юнәлдерелгән җинаятьләрне булдырмый калу максатыннан, сезгә алдауның иң киң таралган ысуллары турында сөйләргә, борчулы шалтыратулар алганда уяулыгыгызны җуймаска өндәргә телибез.

Кәрәзле телефон кулланып кылына торган яңа төрле мошенниклык барлыкка килде. Исерек хәлдә транспорт чарасын идарә иткән өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләре "права"гызны алган булса, алдакчылар аны кире кайтару мәсьәләсен уңай хәл итәргә тәкъдим итә. Кагыйдә буларак, явыз ниятле кешеләр "мәсьәләне хәл итү" өчен компенсация итеп 30 мең сум тирәсе акча сорый.

Сезнең кәрәзле телефоныгызга шалтыратучы кеше үзен компаниянең инженеры, мобиль элемтә провайдеры дип таныштыра. Ир-ат яки хатын-кыз сезнең мобиль линиягезне тикшерәбез, дип әйтә дә берничә цифр һәм символ төймәләренә басарга куша.

ИГЪТИБАР! Элемтәне өзү (отбой) төймәсенә басып, кичекмәстән бу сөйләшүне туктатырга кирәк. Алар әйткән цифрларны һәм символларны җыя күрмәгез, юкса мошенниклар сезнең SIM-картадан файдалана алачак һәм сезнең акчага, рәхәтләнеп, теләсә кая шалтыратып ятачак.

Үзегезгә таныш булмаган кешеләрдән килгән шалтырату, СМС яки ММС-лардагы инструкцияләрне үтәргә ашыкмагыз. Хәтта алар үзләрен банк хезмәткәрләре дип әйтсәләр һәм банк картасы белән нәрсәдер эшләүне таләп итсәләр дә.

Реклама

Таныш булмаган кешеләргә үзегезнең фамилия, исемегезне, әтиегезнең исемен, паспортыгыз мәгълүматларын һәм башка төрле шәхси мәгълүматларыгызны әйтмәгез. Буш яки сезгә әйтеп яздырылган символлар белән СМСлар җибәрмәгез: картагыздагы акчагыз китәчәк интернет-банкның җинаятьчеләр җибәргән командасы булырга мөмкин ул.

Үзегезгә бирелгән күр-сәтмәләрне үти башлаганчы, пластик карточкагызның арткы ягына язылган телефон номерын җыеп, банкка шалтыратыгыз.

Тагын бер мөһим искәрмә: банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларыннан ПИН-кодны сорамый.
Аферистлар тозагына капмагыз! Алар, көн саен, алдауның яңа ысулларын уйлап табып кына тора. Димәк, барыбызга да сак булырга кирәк.

Әгәр сезне алдарга маташалар кебек тоелса, полициягә шалтыратырга уңайсызланмагыз, сезгә һичшиксез ярдәм итә-чәкләр.
Хокукыгыз бозылган яки җинаять кылынган очракта, 02, 2-40-02 телефоннарына шалтыратыгыз. ТР Эчке эшләр министрлыгының «ышаныч телефоны»: (843) 291-20-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев