Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Усад” автодромында боз узышлары гөрләде

Узган ял көннәрендә Биектау районы “Усад” автодромында Россия чемпионаты һәм Кубогына автоярышлар узды.

Анда Россиянең төрле субъектларыннан килгән 45 спортчы катнашты.  Усад аренасы мондый узышларны ел саен кабул итә. Узышчылар бозда машина йөртү сәнгатен күрсәттеләр. Боз - эләктереп алу коэффициенты зур булмаган катлам, шуңа күрә пилотларга барлык осталыкларын күрсәтергә туры килде.  Боз өсетндә куркыныч кискен борылышлар, машиналар шавы, тамашачыларның сокланулы алкышлары – болар барысы да бозлы узыш спортына хас күренешләр. Ярышлар барган көнне һава торышы гына бераз спортчыларга “аяк чалды” – буран булды. Стартка беренче булып чыккан автоузышчыга, әлбәттә, күз күреме яхшырак иде. Ә арттан чыккан спортчыларга кар өермәсе арасыннан берни күренмәс булды. Шуңа күрә, автоузышчылар иң элек бик яхшылап трассаны өйрәнде. Боз узышлары зур әзерлек таләп итә торган спорт. Автоузышчылар да ярышларга берничә атна дәвамында әзерләнде. Трассадагы бозның калынлыгы 100 сантиметр булырга тиеш. Бозлы юлны махсус машиналар ярдәмендә әзерлиләр. Узыш машиналары да гади автомобильләрдән бик нык аерыла. Көпчәкләренең чәнечкеләре (шипы)дә күпкә озынрак, ул бозда шуу өчен махсус эшләнә.  

 - Гади машиналарга да шундый ук чәнечкеле көпчәкләр куйсаң, алар да  кышкы юлда ышанычлырак булыр иде. Ә спорт машиналарында төп узеллар үзгәртелә – мотор һәм тартма тизлек шартына карап урнаштырыла. Әлбәттә, спорт машиналары югары тизлек алулары белән тамашачыны мавыктыра, - ди «Innostage AG Team» командасы җитәкчесе Дмитрий Дудин.

Пилотларның сүзләренә караганда, машиналар бозда үзләрен бик яхшы тоталар. Калганы барысы да спортчының профессиональлегенә бәйле.

- Алгы привод – газга бассаң, ул сине алып чыга. Барысы да тәҗрибә белән килә. Әгәр кыш көне газга басмыйча гына борылырга уйласаң, машина борылмый. Алгы привод газ белән генә эшли, - ди «1400» классында катнашкан «Innostage AG Team» командасы спортчысы Егор Антошин. Егор кышкы боз ярышларында 10 ел дәвамында катнаша. Ә Санкт-Перетбургтан килгән Владимир Лобачевка нибары 13 яшь.

- Без гаиләбез белән сәяхәттә булганда Нюрбургринг  трассасына кердек. Анда мине электокартинг  җәлеп итте. Шунда мин беренче тапкыр әлеге спорт төре белән таныштым, - ди «IRG Academy» командасы әгъзасы Владимир Лобачев.

Бозлы узышларда яшүсмерләр быел беренче тапкыр катнашты. Үзенең классында узган ярышларда Владимир Лобачев беренче урынны алды. Җиңүчеләр Чебоксарда узачак 3 этапта катнашачак. Җиңүчеләр арасында Bragin Racing team командасыннан Михаил Симонов һәм  AG team командасы спортчылар бар иде.

Энҗе Гәрәфиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев