Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Усад" автодромында автомобиль ярышлары уза (+ФОТО, ВИДЕО)

Кичә һәм бүген Биектауның "Усад" спорткомплексында N1600 класслы трек ярышлары буенча Россия Чемпионаты узды. Шулай ук спорт ярышларында «Милли» зачетының Россия Кубогының икенче этабы һәм Татарстан Республикасы Чемпионатының А1600 классы программалары буенча да ярышлар булды. Чараны тантаналы рәвештә 10:00 сәгатьтә ачтылар. Ачу тантанасында ТР Яшьәр эшләре һәм спорт министрының беренче...

Кичә һәм бүген Биектауның "Усад" спорткомплексында N1600 класслы трек ярышлары буенча Россия Чемпионаты узды. Шулай ук спорт ярышларында «Милли» зачетының Россия Кубогының икенче этабы һәм Татарстан Республикасы Чемпионатының А1600 классы программалары буенча да ярышлар булды.
Чараны тантаналы рәвештә 10:00 сәгатьтә ачтылар. Ачу тантанасында ТР Яшьәр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов (ул үзе дә әлеге ярышларда катнаша), ТРның халык, РФнең атказанган артисты Cалават Фәтхетдинов, танылган автоузышчылар Айрат Нуриев һәм Наталья Гольцовалар катнашты.
Көндезге 13:00ләр тирәсендә ярышлар башланып китте. Алар кичке 17:00 сәгатькә кадәр булачак. Барлыгы 16 автоузыш көтелә.
видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев