Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Ул башкару осталыгы белән таң калдыра

Биектау районының Дөбьяз авылында Азамат исемле үсмер егет яши. Азамат Агадуллин моннан өч ел элек район күләмендә йолдыз булып кабынды. Ул бик нечкә тоемлау, ишетү, җырлау сәләтенә ия. Әмма тыңлаучыларны ул җырны төп-төгәл итеп башкаруы белән түгел, аның эчтәлегендәге һәр мизгелне бөтен күңеле, йөрәге аша уздыруы белән таң калдыра. Азаматка хәзер 16 яшь һәм аның әлеге сәләте турында үз авылында гына түгел, башка бик күп урыннарда да беләләр.

Әйләнә-тирә дөньяны Азамат бары тик ишетү-тоемлау аша гына кабул итә. Күктән явып, җиргә түшәлә баручы кар турында ул аның нинди икәнлеген белмичә җырлый.

Җыр белән Азамат моннан 5 ел элек мавыга башлаган. Аның әнисе Чулпан музыка мәктәбе укытучысы Елена Сибгатуллинаның улы белән шөгыльләнүен үтенгән. Әлеге шөгыль белән ана Азаматның барлык авырулары күпмегә булса да онытылып тормасмы, арткарак чигенмәсме, баласының җанына дәва булмасмы дип өметләнгән.

- Әле без шөгыльләнә генә башлаганда Азамат бары үзе өчен генә җырлады. Аңа, мөгаен, шулай яхшырактыр да дип уйладым. Балага нәрсә ошый, без шуны эшләргә тырышабыз. Әмма минем күз алдына башка күренеш килә: без Азамат белән сәхнәгә чыгабыз кебек тоела башлады. Мондый теләк башта бары минем күңелне генә яулап алды, әмма тора-бара, акрынлап, 2-3 елдан соң без барыбер сәхнәгә чыктык, - дип сөйләде “С.Сәйдәшев исемендәге сәнгать мәктәбе” өстәмә белем бирү учреждениесе укытучысы Елена Сибгатуллина.

Хәзер сәхнәгә күтәрелү Азамат өчен бары физик яктан гына кыен. Ул үзендә күп кеше җыелган урында чыгыш ясаудан курку хисен җиңә алган. Тамашачыларның үзен җылы кабул итүләренә сөенә, журналистлар белән аралашудан да баш тартмый. Тик әлегә сорауларга җавап бирергә генә әзер түгел.

Соңгы уку елында Азамат үзенчәлекле балалар өчен дә, профессиональ башкаручылар өчен дә уздырылган 10нан күбрәк төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган.

Азамат көйне бик нечкә тоя һәм нәкъ ноталар буенча җырлый. Әмма жюри әгъзалары аның җырны бөтен күңеле, бөтен барлыгы белән башкаруына сокланалар. Ул әйләнә-тирәлекне эчке дөньясы белән тирәнтен тоемлый һәм һәр җыр аның өчен тамашачылар белән уртаклаша торган аерым бер тарих, вакыйга булып тора. Азамат язмышын сөйкемлелеге, тормышны яратуы, күркәмлеге, таланты белән үзгәртә алган. Аның тавышын бер генә тапкыр булса ишеткән кешеләр егетне үз итә, аның максатчанлыгына соклана башлыйлар. Ул әле тагын да үзгәрер иде, әмма ярдәмсез берничек тә булмый - аңа сәхнәгә күтәрелүе авыр. Ә инде сәхнәгә интекмичә менәргә аңа велотренажерда шөгыльләнү булышачак. Тик мондый корылма 84 мең сум тора. Азаматның әти-әнисендә андый акчалар юк. Әлеге мәсьәләдә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр акчаны Азаматның әнисе Чулпан Агадуллина телефоны аша күчерә алалар. +7(937) 283-30-38 номеры Саклык (Сбребанк) банкы картасына тоташтырылган.

“Биектау ТВ” телеканалында сюжет чыккач һәм социаль челтәрдә видеоролик күрсәтелгәннән соң Азамат өчен акчалар килә башлаган. Башкалар язмышына битараф булмаган кешеләр ярдәме белән Азаматка велотренажер сатып алырлар һәм ул анда шөгыльләнү бәхетенә ирешер.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев