Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимер юл кичүләре - игътибар үзәгендә

Халыкара берләшмә Европа Союзы Комиссиясе һәм БМО Европа икътисади комиссиясе белән берлектә тимер юлны аркылы чыгу урыннарында аварияләрне булдырмау максатында 2020 елның 11 июнен Халыкара тимер юл кичүләренә игътибарны җәлеп итү көне дип игълан иттеләр. Әлеге башлангычны дөньяның күп илләрендә хуплап каршы алдылар. Аңа Биектау районында да кушылдылар.

Горький тимер юлының хәрәкәт иң кызу булган кичүләренең берсенең безнең район территориясендә булуы берәүгә дә сер түгел. Көн саен тимер юл аркылы йөзләгән, меңләгән автомобиль уза. Шуңа бәйле рәвештә Горький тимер юлы эшчеләре районның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә автотранспорт шоферлары белән профилактик әңгәмә уздырдылар һәм әлеге темага кагылышлы стикерлар һәм белешмәлекләр тараттылар.

- 11 нче июньдә Горький тимер юлы чикләрендә, шулай ук тимер юллар челтәрендә тимер юлны аркылы чыгу урыннарында аварияләрне булдырмый калу, руль артында утыручыларның игътибарын зур куркыныч янаучы объектка - тимер юл кичүенә җәлеп итү максатында чаралар уздырылды, - диде Казан территориаль идарәсенең поездларның куркынычсыз хәрәкәт итүе буенча тимер юлның баш ревизоры урынбасары вазифаларын башкаручы Андрей Никитин.

Ни кызганыч, юл хәрәкәте кагыйдәләрен барлык шоферлар да үтәми. Тагын шуны искәртеп узасы килә, әле күптән түгел юлларда транспортка бәйле фаҗигаләрне киметү максатында район үзәгендәге тимер юл кичүендә уңга борылу тыелды. Әмма руль артында утыручыларның кайберләре юл билгесенә игътибар итмиләр һәм кешеләрнең тормышын куркыныч астына куялар. Әле без эшләгән вакытта гына да ЮХИДИ хезмәткәрләре 4 шоферга штраф яздылар. Мәҗбүри үтәлергә тиешле “Туры хәрәкәт” (“Движение прямо”) билгесен үтәмәгән өчен кисәтү күздә тотылмаганлыгын да әйтеп китәргә кирәк. Игътибарсыз шоферларга 1,5 мең сум штраф түләргә кирәк булачак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев