Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Тату коллектив бердәм максат белән эшли

Бүгенге көндә чорыбызны глобаль проблемалар чоры дисәк тә, ялгышмабыз. Әлеге проблемаларны хәл итү җир шарында яшәүче һәр кешегә кагыла. Глобаль проблемаларның иң зурысы булып экологик проблемалар тора. Табигый байлыкларны үзләштергәндә, эшкәрткәндә һәм файдаланганда табигатькә азмы-күпме зыян килә, үзгәрешләр барлыкка килә.

Кайда гына карама, целлофан пакетлар, пластик шешәләр, яраксыз савытлар җир өстендә аунап ята. Алар череми дә, таркалмый да тирә-юнебезгә я м ь се з к ү р е н е ш л ә р өсти генә бара. Бу хәл җ ә м г ы я т е б е з д ә з у р бәхәсләр тудыра һәм аның белән көрәшү өчен ил күләмендә федераль программалар кабул ителә. Соңгысы, 2019 елның 1 гыйнварында кергән үзгәрешләр, Россия төбәкләре, шул исәптән Татарстан каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчүне тәэмин итте. Бүгенгесе көндә чүп җыю һәм утильләштерү буенча республикада ике төбәк операторы җаваплы. Әлеге закон күптән түгел генә кабул ителде, әмма законда каралган таләпләрне тулысынча үтәүче “Полигон” җәмгыяте инде менә ничә ел район чисталыгы өчен “көрәшә”. Шушы көннәрдә “Полигон” оешмасына нигез салынуга 20 ел булды. Бу уңайдан биредә предприятие хезмәткәрләрен зурла дылар, хезмәт юлларының соңгы елларын тирә-юньне чистартуга багышлап, бүгенге көндә лаеклы ялда булганнарны искә алып уздылар, һәр хезмәткәргә бүләкләр дә әзерләнгән иде. Ә эшләнгән эшләр, үтелгән юллар аз түгел.

Оешма тарихына күз салсак, калдыкларны җыеп утильләштерү белән шөгыльләнүче “Полигон” предприятиясе гасыр башында үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә һәм әле дә үзенең бурычларын үтәп килә. Бүгенгесе көндә оешмага караган җирләрнең утыз проценты инде тулган, әмма “Полигон” директоры Әнсар Галиев сүзләренә караганда, шушындый темплар белән эшләгән очракта тагын 18 елга җитәрлек җирләре бар.

- Безнең “Полигонда” 12 гектар җир бар, шуның 4 гектарын рекультивация ясап дәүләт карамагына тапшырдык. Ә оешмабыз эшен Чыпчык авыл җирлегенә караган 4,5 гектар җирдән башлап җибәргән иде заманында. Ул вакытта бер “ГАЗ-53” машинасы, “ДТ-75” бульдозеры бар иде. Менә шул техника белән эшне башлап җибәрдек, - дип сүзен дәвам итте Әнсар Галиев.

Моңарчы авыл хуҗалыгын күтәрү өстендә хезмәт куйган Әнсар Галиев өчен, әлбәттә, икенче өлкәгә кереп китү җиңелләрдән булмый. Әмма тырыш, үз эшен җиренә җиткереп эшләргә гадәтләнгән җитәкчене бу куркытмый. Өстәвенә, элеккеге тирә-як мохитне саклау һәм табигый ресурслар министры Борис Петров үзе әлеге тәкъдим белән чыга.

Эшне чүплек урынын тәртипкә китерүдән башлыйлар. Оешмалар һәм шәхси хуҗалыклар белән килешүләр төзелә. Чүпне теләсә кая чыгарып түгәргә гадәтләнгән халык өчен бу яңалык була һәм каршы чыгучылар да аз булмый. Авыл җирлегендәге вазгыять белән яхшы таныш җитәкченең аңлату эшләре алып баруы да эзсез югалмый, акрынлап халык якын-тирәлекне чүпләүнең үзләренә үк зыян салуын аңлый башлый. Шушы чорда предприятиене зурайту бурычы килеп баса. Бер “КАМАЗ” машинасы, “Т130” бульдозеры һәм тагын бер “ГАЗ-53” машинасы сатып алына, биш кешедән торган коллектив та арта һәм бер-бер артлы тагын 22 кешегә эш урыны булдырыла.

Авыл хуҗалыгы белән яхшы таныш Әнсар Хәлил улы якын-тирә авыллар да үлгән йорт хайваннарын кабул итүне дә оештырып җибәрә. Моның өчен “Полигон”га караган территориядә республикада беренче махсус биометрик чокыр ясала. Монда шәхси хуҗалыклардан китерелгән үләксә калдыкларын бушлай кабул итәләр. Бу исә тагын бер зур проблеманы чишә – басуларда, үзәнлекләрдә яткан үләксәнең чир таратуыннан котылырга ярдәм итә һәм авыл халкын үлгән терлекне кая куярга дигән борчудан арындыра. Янгын вакытында йортсыз калганнарга да бушлай ярдәм күрсәтә предприятие. Оешмалар белән килешү төзегәндә кәгазь калдыкларны аерым җыю эше дә оештырыла биредә.

2019 елның 1 гыйнварында чүп җыю буенча яңа программа кертелгәннән соң “Полигон”ның да эш күләме күпмедер дәрәҗәдә кими, шуңа бәйле рәвештә коллективны да бераз кыскартырга туры килә.

- Яңа програма кертелү белән хезмәткәрләрне бераз киметергә туры килде, чөнки хәзер шәхси хуҗалыкларның көнкүреш калдыкларын җыю безнең оешмага карамый. Без хәзер оешмалардагы, төзелеш объектларындагы, дачалардагы төзелеш калдыкларын гына җыябыз. Бүгенгесе көндә безнең 80 оешма һәм 31 шәхси хуҗалык белән килешү төзелгән.

Әмма бу чүп кабул итүнең күләменә артык зур үзгәрешләр алып килми. Якын-тирәдәге Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында полигоннар ябылу да моңа йогынты ясый. “Чиста шәһәр” программасы кысаларында Биектау районы һәм тирә-як күршеләрдән җыелган чүпне дә бирегә китерәләр. Хәзерге вакытта “Полигон” ял көннәрсез эшли һәм үзенә йөкләнгән барлык бурычларны да үз вакытында үти. Моны республикакүләм һәм илкүләм конкурсларда алган күпсанлы дипломнар һәм сертификатлар исбатлый. Узган ел “Полигон” Россия буенча әлеге өлкәдә эшләүче оешмалар арасында “Иң яхшы оешма” буларак билгеләп үтелә, ә предприятие җитәкчесе Әнсар Галиев “Ел җитәкчесе-2019” исеменә лаек була, машина йөртүче Вениамин Марфушкин һәм директор урынбасары Миңнуллин Айзат Биектау районы Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, ә Игорь Вольф иң профессиональ эшче буларак билгеләп үтелә һәм медаль белән бүләкләнә. Бу инде коллективның бердәм, тату булып эшләү нәтиҗәсе, ди Әнсар Галиев. Ә коллектив чыннан да тату, хезмәттәшләрнең бер-берсенә җыелышып йорт салышулары гына да ни тора!

- Чисталык, чүп мәсьәләсе буенча районда эшләнгән эшләр күп, әмма эшлиселәре дә әле байтак, - ди Әнсар Галиев. - Урамда, кырларда аунап яткан пластик, полиэтилен пакетларны күреп җан әрни. Шунысын аңларга кирәк, без, дәүләт көрәшеп кенә чишеп булмый бу проблеманы.

Бүгенгесе көндә көнкүреш калдыкларыннан тыш тормышны күз алдына да китереп булмый. Халыкның ихтыяҗлары елдан-ел арта, ә ихтыяҗ арту белән чүп күләме дә арта. Бу очракта инде, Әнсар абый фикеренчә, чүпне аерып икенчел эшкәртүгә җибәргәндә генә тирә-юнебез чүпчардан арыныр һәм табигатебез бераз чистарыр.

Ранил ИШМУРАТОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев