Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

"Татспиртпром" терлекчелек тармагы өчен продукция эшләп чыгаруны арттыра

Компаниянең спирт заводлары, төп продукциядән тыш, терлекчелек предприятиеләре өчен кыйммәтле продукт - бөртекләндерелгән коры барда һәм коры азык чүпрәсе дә җитештерә. Ашлыкны тирәнтен эшкәртү нәтиҗәсендә, Усад һәм Мамадыш спирт заводлары терлекләр өчен югары сыйфатлы азык компонентлары - бөртекләндерелгән коры барда һәм коры азык чүпрәсе ала. Татарстан ашлыгын иң эре кулланучылардан...

Компаниянең спирт заводлары, төп продукциядән тыш, терлекчелек предприятиеләре өчен кыйммәтле продукт - бөртекләндерелгән коры барда һәм коры азык чүпрәсе дә җитештерә.
Ашлыкны тирәнтен эшкәртү нәтиҗәсендә, Усад һәм Мамадыш спирт заводлары терлекләр өчен югары сыйфатлы азык компонентлары - бөртекләндерелгән коры барда һәм коры азык чүпрәсе ала. Татарстан ашлыгын иң эре кулланучылардан берсе буларак, «Татспиртпром» җитештерүнең экологик яктан чисталыгы һәм калдыксыз технология белән аерылып тора. Усад спирт заводы исә - терлекчелек өчен товарлар эшләп чыгару өлкәсендә флагман. Заводта югарыда атап үтелгән продукция 2015 елның языннан җитештерелә, ә 2016 елның ахырында ул тулы куәтенә эшли башлады.
- Без моннан 2-3 ел элек хезмәттәшлек итә башладык. Безгә барысы да ошый, бәясе дә кулай. Башка җитештерүчеләрнекенә караганда, әлеге бардада протеин микъдары 2,5 тапкырга күбрәк. Безгә аена 40 тоннага якын барда кирәк, аны беренче тапкыр бозаулаган сыерларның рационына өстибез. Барданы март аена җитәрлек күләмдә сатып алдык инде, алга таба сөйләшүләр алып барачакбыз. Киләчәктә дә сатып алырбыз, мөгаен, бәясе дә кулай, - ди «Бөреле» ЯАҖнең баш зоотехнигы Рамил Мөстәкыймов. Биредә терлекчелек тармагы өчен Усад спирт заводында җитештерелгән продукцияне бик теләп кулланалар.
Моннан тыш, Мамадыш спирт заводында да авыл хуҗалыгы өчен продукция эшләп чыгаралар. Компаниянең генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов завод коллективы белән декабрь аенда узган очрашуда белдергәнчә, техник һәм инженерлык мөмкинлекләре филиалның терлекчелек тармагы өчен спирт һәм туклыклы азык җитештерү куәтен ике мәртәбә арттырырга ярдәм итә. Узган елгы күрсәткечләр аеруча куандыра: 2015 ел белән чагыштырганда, коры азык чүпрәсе җитештерү - 22, бөртекләндерелгән коры барда эшләп чыгару 87 процентка арткан.
«Татспиртпром» АҖ предприятиеләре терлекчеләрне продукция белән тәэмин итеп кенә калмый, үзләре урнашкан район икътисадының локомотивы да булып тора. Спирт заводлары Мамадыш һәм Биектау районнары халкын эш урыннары белән тәэмин итә. Терлекчелек продукциясе Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән тыш, Россия төбәкләренә, шулай ук чит илләргә дә озатыла.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев