Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татфондбанкның 93 меңнән артык кертемчесе иминият акчаларын алды

Татфондбанк кертемчеләренә иминият акчаларын агент-банклар аша түләү дәвам итә. 2017 елның 6 гыйнварына Татарстанда яшәүче 93 меңнән артык "Татфондбанк" кертемчесе 34 миллиард сумнан артык иминият акчаларын алды. Шулай итеп, бүгенгә Россиянең кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият җаваплылыгының гомуми суммадан 73,4 процентын түләгән. Россия Банкы Яңа ел бәйрәме көннәрендә "Татфондбанк" клиентларына кертемнәрне...

Татфондбанк кертемчеләренә иминият акчаларын агент-банклар аша түләү дәвам итә.
2017 елның 6 гыйнварына Татарстанда яшәүче 93 меңнән артык "Татфондбанк" кертемчесе 34 миллиард сумнан артык иминият акчаларын алды. Шулай итеп, бүгенгә Россиянең кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият җаваплылыгының гомуми суммадан 73,4 процентын түләгән.
Россия Банкы Яңа ел бәйрәме көннәрендә "Татфондбанк" клиентларына кертемнәрне түләүдә катнашучы агент-банкларны акча белән тулыландыруны дәвам итә, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Искә төшерик, 2016 елның декаберендә Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы "Татфондбанк" кредитларын иминиятләштерү турында игълан иткән иде. Соңрак "ИнтехБанк" белән дә шундый ук вазгыять килеп туды. Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы иминият акчаларын түләү буенча агент-банклар исемлеген билгеләде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев