Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татфондбанк клиентлары булган эшкуарларга банклар ташламалы кредитлар бирә башлаган

Берничә көндә шуның буенча кредит оешмаларына ун эшкуар мөрәҗәгать иткән. Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентлары булган эшкуарлар, счетлары буенча акча бирү туктатылганнан соң, банкларга ташламалы кредитлар сорап мөрәҗәгать итә башлаган. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә «Ак Барс» банкы һәм Саклык банкы (Сбербанк) вәкилләре белдерде. «Ак Барс» банкының корпоратив...

Берничә көндә шуның буенча кредит оешмаларына ун эшкуар мөрәҗәгать иткән.
Татфондбанк һәм ИнтехБанк клиентлары булган эшкуарлар, счетлары буенча акча бирү туктатылганнан соң, банкларга ташламалы кредитлар сорап мөрәҗәгать итә башлаган. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә «Ак Барс» банкы һәм Саклык банкы (Сбербанк) вәкилләре белдерде.
«Ак Барс» банкының корпоратив бизнес департаменты директоры урынбасары Наталья Фадеева сүзләренчә, эшкуарларга булышу өчен берничә программа әзерләнгән. "Аларның берсе - акчалата түли алу сәләтен бик тиз арада торгызу. Суммасы - 2 млн сумга кадәр. Без милек тәэминатына өмет итмибез. Без гарантия фондының банк ышанычлысы булуын хуплыйбыз. Икенче программа күпкә зуррак - 100 млн сумга кадәр. «Ак Барс» банкында 2 көндә 290 хисап счеты ачылды. Кредит сорап 3се мөрәҗәгать итте: 12,5 млн сумга 3 гариза", - диде ул.
Россия Саклык банкының корпоратив бизнес буенча идарәчесе урынбасары Дмитрий Волостнов билгеләп үткәнчә, ташламалы кредит линияләреннән тыш, банк тарафыннан кредитның структурасын үзгәртү системасы эшләнгән. "Без экспресс-реструктуризация тәкъдим итәбез. Минималь документлар пакеты белән кредитны бик тиз арада күчерәбез. Мөрәҗәгать иткән барысына да бирәбез, хәзергә сорап килүчеләр күп түгел: 5ме, 7ме эшкуар. Экспресс-реструктуризация буенча 1 гариза каралышта", - дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев