Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстандагы нәсел терлекчелегенең иң яхшы токымнары

"Элита" төп нәсел предприятиесе - нәсел үгезләре орлыгын җитештерү һәм сату буенча Россиядәге иң зур предприятиеләрнең берсе. Аның тарихы 1977 нче елдан, авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча Казан станциясе авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча республика оешмасына үзгәртелгән вакыттан башлана. Ул чакта бирегә токым ягыннан аеруча ышанычлы үгезләр кайтаралар....

"Элита" төп нәсел предприятиесе - нәсел үгезләре орлыгын җитештерү һәм сату буенча Россиядәге иң зур предприятиеләрнең берсе.

Аның тарихы 1977 нче елдан, авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча Казан станциясе авыл хуҗалыгы терлекләрен ясалма орлыкландыру буенча республика оешмасына үзгәртелгән вакыттан башлана. Ул чакта бирегә токым ягыннан аеруча ышанычлы үгезләр кайтаралар. Предприятие югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителә. Ул 17 га җир били, аның карамагында терлекләрне ясалма орлыкландыруны киң күләмдә алып баруны оештырырга мөмкинлек бирүче заманча җиһазлар, техника, приборлар һәм инвентарь белән тәэмин ителгән биналарның яңа төзелгән комплексы була.

Предприятиенең төп бурычы - токым ягыннан аеруча кыйммәтле үгезләр орлыгын файдаланып, ясалма орлыкландыру алымнарын кертү юлы белән мөгезле эре терлекләрнең продукция бирү сыйфатларын яхшырту.

Шушы елларда 30 млн доза орлык туңдырылган, шуларның 3,5 миллионнан күбрәге - яхшырткыч үгезләрдән; 735 баш нәсел үгезе бәяләнде, аларның 49%ы яхшырткычлар дип танылды. 2006 елдан нәсел предприятиесе үгезләр орлыгын Аурупа технологиясе буенча, Франциянең IMV фирмасында җитештерелгән 4 нче буын махсус җиһазларыннан файдаланып туңдыра. Шушы технология бәрабәренә нәтиҗәле бер орлыкландыруга орлык кимрәк тотыла һәм икътисади нәтиҗәлелек арта, иң яхшы нәсел үгезләренең мәни продукциясен алыштыру мөмкинлеге барлыкка килә. Предприятие эшләгән дәвердә Татарстан хуҗалыкларында сыерлар һәм таналарны ясалма орлыкландыру 25 проценттан 88 процентка җитте.

Анда 2017 елның 1 гыйнварына 59 кеше эшли. Озак сроклы аренда нигезендә нәсел предприятиесенә 268 га җир, шул исәптән 258 га сөрүлекләр, 10 га көтүлекләр беркетелгән. Шушы мәйданнарда малларны ел буе ашатырга җитәрлек югары сыйфатлы тупас азык әзерләнә. 2017 елның 1 гыйнварына биредә 48 баш мөгезле эре терлек - төп көтү үгезләре асрала. Алар Голландиядән, АКШтан һәм Россия төбәкләреннән кайтарылган. Аларның әниләренең продуктлылыгы 305 көндә (лактация чоры) 9 меңнән алып 24 мең килограммга кадәрле сөт тәшкил итә. Үгезләр саны ел саен арттырыла.

Терлекчелектә нәсел эше һәм ясалма орлыкландыруның фәнгә нигезләнгән өлешен Н.Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясенең А.П.Студенцов исемендәге акушерлык һәм вак терлекләр патологиясе, шулай ук биология, генетика һәм терлек үрчетү кафедралары тормышка ашыра. "Элита" шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Россиянең башка шәһәрләре галимнәре белән хезмәттәшлек итә. 2016 ел азагында Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты галимнәре предприятиегә нәсел үгезләренә Генетик паспортлар ясарга булыштылар.

"Элита" республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә дә, шулай ук шәхси секторга да урыннарга барып, консультацияләрдән башлап, орлыкландыру эшләренә кадәр төрле хезмәтләр күрсәтә. 2017 елда республика программасында халык асрый торган терлекләргә ясалма орлыкландыру уздыру өчен субсидия күздә тотылган.

Компания төрле тармак конкурсларында катнаша, Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәләрендә һәм форумнарда Татарстан намусын яклый. Предприятиедә нәсел эше һәм терлекләрне ясалма орлыкландыру буенча Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия киңәшмәләре һәм семинарлары (1978; 1985; 2000; 2002; 2004 еллар), шулай ук мөгезле эре терлекләрне ясалма орлыкландыру операторларының республика конкурслары уздырылды. "Элита"ның республика агросәнәгать комплексының нәтиҗәлелеген арттыруга, терлекләрнең токым һәм продукция бирү сыйфатларын яхшыртуга юнәлдерелгән күпьеллык хезмәте республика һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталары һәм бүләкләре белән билгеләп үтелде.

2015 елның декабрендә предприятие Региональ мәгълүмати-селекция үзәге дигән статус алды. Республикада нәсел исәбен тәртипкә салу, иммун-генетик лаборатория һәм сөтнең сыйфатын селекция ягыннан бәяләү лабораториясе, шулай ук яңа бүлекчәләр - үгезләрне бәяләү һәм нәселле яшь терлекләрне сату бүлекчәләре оештыру бурычы куела. 2017 елда Татарстанның нәсел предприятиеләрен республиканың барлык 43 районына да хезмәт күрсәтүче зур "Элита" компаниясенә берләштерергә кирәк булачак.

Агымдагы ел "Элита" Төп нәсел предприятиесе өчен юбилей елы, ул оешканга 40 ел тула. Бу бик күп булып тоелмаса да, предприятие коллективы өчен ул - ару-талуны белмичә тырышып эшләүгә, авыл хуҗалыгы производствосына кертү өчен терлекләрне яңартуның нәтиҗәле алымнарын эзләүгә багышланган еллар булды.

40 ел буена нәсел предприятиесен терлекчелек тармагында зур тәҗрибәгә ия булган, үз һөнәрләренә турылыклы, нәсел һәм селекция эшендә тирән белемле абруйлы кешеләр җитәкләде.

Беренче директоры - Абдулла Шакир улы Галимов (1977-1980 еллар). Соңыннан әлеге вазифада Мансур Габдрахман улы Харисов (1980-1987), Арсен Васикович Хафизов (1988-1992), Илдар Бәдретдин улы Сәлахов (1993-1998), Илсур Рәшит улы Закиров (1998-2002), Ришат Хәбибулла улы Хәмдиев (2002-2003), Финсур Гутвич Әхмәтов (2003-2007)эшләде. Фәннүр Рәфхат улы Зарипов 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр эшли.

Компаниянең хәзерге җитәкчесе Фәннүр Зарипов 1983 елда ТАССРның Балтач районы Түнтәр авылында туган. "Зоотехния" белгечлеге буенча Казанның ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган. Шулай ук Казан аграр университетында "инженер-механик" белгечлеге дә алган. 2016 елда аңа авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә бирелгән. ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Хезмәт эшчәнлеген 2007 елда "Элита" нәсел предприятиесендә баш инженер вазифасында башлап җибәргән. Шул ук елны әлеге предприятиенең генераль директоры итеп билгеләнгән. Эшне уңышлы оештыра, предприятие коллективына оста җитәкчелек итә, үз эшенең чын остасы. Фән һәм техника казанышларын киң куллана. Мәсәлән, аның башлангычында мәни продукциясен идентификацияләү һәм компьютерда исәпкә алу, нәсел сыйфатлары һәм экстерьер билгеләрен бәяләү өчен предприятиедәге барлык нәсел үгезләренә кечкенә чиплар тагылган.

Предприятиедә эшләүчеләр җитәкчеләрен мактап телгә алалар:

- Фәннүр Рәфхатович 2007 елдан бирле генераль директор булып эшли, - дип сөйләде безгә аның беренче урынбасары Ринат Вәлиев. - Ул килгәннән соң "Элита" яңарды. Фәннүр Рәфхатович - киләчәкне күздә тотып эшли торган кеше: ул технологияләрнең яңартылуын күз уңында тота һәм заман таләпләренә нигезләнеп, безнең эшкә дә үзгәрешләр кертә. Эш өчен янып йөри, чын һөнәри осталар командасын туплады, шунлыктан предприятие дә алга бара, үсә.

- Хәзер бездә яшь директор - дип уртаклашты үзенең фикерләре белән оператор-терлекче Розалия Вафина. - Бик тә мәгънәле, бик тә дөрес, кеше сүзенә колак сала, эшне барлык нечкәлекләренә кадәр аңлый. Нинди генә сорау белән керсәң дә, булдыра алганча хәл итәргә тырыша. Безнең турыда бик кайгырта.

Төп байлык, әлбәттә, кешеләр. Коллективка тәҗрибәле белгечләр тупланган. Хезмәт шартлары алдан уйланган һәм шундый да уңайлы, бирегә бер килгән кеше дистә еллар буена эшли. Күпләре Татарстан Республикасы һәм Россиянең тармак министрлыклары, ТР Хөкүмәтенең грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Оператор-терлекчеләр Гөлнур Васил кызы Семенова, Розалия Данил кызы Вафина нәсел предприятиесендә 30 елдан бирле эшлиләр.

- Мин биредә инде 32 нче елымны эшлим, - диде безгә Гөлнур Васил кызы. - Предприятие начар булса, без биредә шуның кадәр эшләмәс идек. Моңа кадәр мин кранда һәм конторада бухгалтер булып эшләдем. Бухгалтерлык хезмәте күңелемә бик хуш килмәде. Терлекләр янына күчтем, авылда үскәнлектән, аларга кечкенәдән үк күнегелгән. Үгезләр янына куюны сорадым. Беренче елда ук бер бүлмәле фатир бирделәр. Мин 2 ел инде пенсиядә, шулай да эштән туктамыйм әле. Ничек үгезләрне ташлап китәсең инде.

- "Элита"га килгәндә миңа 24 яшь иде, - дип исенә төшерде Розалия Данил кызы. - Моңа кадәр терлекләрне күргәнем дә булмады. Биредә эшли алыр, дип берәү дә ышанмады. 2 көн эшләдем дә, башка беркайчан да аяк басмаячакмын, дидем. Ул чакта миңа үгезләр динозаврлар кебек дәү булып күренделәр. Аннары тәрәзәдән карап торам - бөтен кеше эштән кайта, барысы да яшьләр. Ә нигә алар булдыра, ә мин булдыра алмыйм соң, дип уйга калдым. Иртәгә тагын барып карарга кирәк, дигән карарга килдем. Һәм менә соңыннан мин иң яхшы хезмәтчәннәрнең берсенә әверелдем.

- Безнең хезмәткәрләр менә дигән, бер тату гаилә булып яшиләр, - диде Ринат Вәлиев. - Еллар узып, кешеләр үзгәрүгә карамастан, коллектив таркалмый, бердәмлек саклана. Бәйрәм чараларын бергәләп уздырабыз, табигать кочагына чыгабыз, юбилейлар, туган көннәр дә бергә уза. Хезмәткәрләр кайвакыт предприятиедә хезмәт ияләре турында кайгыртучанлык тиешле дәрәҗәдә булган Советлар Союзы рухы саклана кебек, дип тә әйткәлиләр.

"Элита" төп нәсел предприятиесе коллективы хәзерге вакытта киләчәккә өмет белән карый. Компания җитәкчеләре һәм белгечләре ясалма орлыкландыру һәм нәсел эшен үстерү, камилләштерү буенча алга зур бурычлар куйганнар. "Элита" предприятиесенә республикада Аурупа һәм Төньяк Америка илләре үрнәгендә нәсел үгезләренә геном бәяләве кертергә, лактация чорында 6,5-7 мең килограмм сөт бирә торган югары продуктлы көтү булдыру өстендә эшләргә кирәк булачак. Нәсел терлекчелеге өлкәсендә алдынгы фән казанышларын кертү дә планлаштырыла. Һәм, әлбәттә, төп бурыч - авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрне нәсел үгеөзләренең югары сыйфатлы орлыклык материалы белән тәэмин итү һәм шәхси секторда, крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләрне 100% ясалма орлыкландыруга ирешү.

Роза ИБРАҺИМОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев