Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда минималь эш хакы турында

Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2016 елның 8 августында Татарстан Республикасында минималь эш хакы турында Килешү төзелде. Килешүдә каралганча, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче хезмәткәрләр өчен аена ким дигәндә...

Татарстан Республикасы профсоюзлары Федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2016 елның 8 августында Татарстан Республикасында минималь эш хакы турында Килешү төзелде.
Килешүдә каралганча, Татарстан Республикасы территориясендә икътисадның бюджеттан тыш секторында эшләүче хезмәткәрләр өчен аена ким дигәндә 8 252 сум күләмендә минималь эш хакы билгеләнә.
Шуңа күрә, агымдагы елның 8 августыннан әлеге килешүнең 1 һәм 5 матдәләре нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче кеше үзенә карата бу Килешү гамәлдә булган яки бу Килешү кагылган эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучының айлык эш хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне кертеп), әлеге хезмәткәр шушы чорда эш вакыты нормасын тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычлары) үтәгән шартларда, бу Килешүдә билгеләнгән минималь эш хакы күләменнән кимрәк була алмый.
Искәртеп үтәбез, Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен "Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында" Федераль законы нигезендә минималь эш хакы 2016 елның июленнән аена 7500 сум тәшкил итә.
Белешмәләр өчен телефон: Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлеге - 2-30-55; район халкын эш белән тәэмин итү Үзәге - 3-16-17.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев