Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда кышкы суыклар аркасында мәктәпләрдә каникуллар озынайтылмады

Бүгеннән республика мәктәпләрендә укулар башланды. Татарстанда мәктәп укучыларының каникулларын урамдагы кышкы суыкларга карамастан, рәсми рәвештә озынайтмаячаклар, бүгеннән укулар башланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан "Татар-информ"га. "Һәр мәктәп мондый карарны үзе чыгара, министрлык тәкъдимнәр генә кертә ала", - дип аңлаттылар министрлыкта. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы искәрткәнчә, дәресләр...

Бүгеннән республика мәктәпләрендә укулар башланды.
Татарстанда мәктәп укучыларының каникулларын урамдагы кышкы суыкларга карамастан, рәсми рәвештә озынайтмаячаклар, бүгеннән укулар башланды, дип хәбәр иттеләр республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгыннан "Татар-информ"га.
"Һәр мәктәп мондый карарны үзе чыгара, министрлык тәкъдимнәр генә кертә ала", - дип аңлаттылар министрлыкта.
Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы искәрткәнчә, дәресләр түбәндәге очракта кичектерелергә мөмкин: шәһәрдә 1-4 сыйныфлар һава торышы -25 градус булганда, авылларда -23 градус булганда укырга килми; 5-9 сыйныфлар шәһәрдә -27 градус булганда, авылда -25 градус булганда, ә 10-11 сыйныфлар шәһәрдә -32 градус булганда, авылда -30 градус булганда мәктәпкә бармаска хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев