Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Татарстан чаңгы юллары – 2017” : Биектау районында масштаблы чаңгы ярышлары узды (+ФОТО)

Бүген "Биектау" стадионында "Россия чаңгы юллары - 2017" XXXV ачык Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары кысаларында "Татарстан чаңгы юллары - 2017" чаңгы ярышлары уздырылды. Катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать 9 да башланды. Ярышларга 10 сәгать 30 минутта старт бирелә. Чаңгы ярышлары түбәндәге яшь төркемнәрендә оештырылды: ир-егетләр - 20 яшькә кадәр, 30, 40,...

Бүген "Биектау" стадионында "Россия чаңгы юллары - 2017" XXXV ачык Бөтенроссия күмәк чаңгы ярышлары кысаларында "Татарстан чаңгы юллары - 2017" чаңгы ярышлары уздырылды.
Катнашучыларны теркәү иртәнге сәгать 9 да башланды. Ярышларга 10 сәгать 30 минутта старт бирелә. Чаңгы ярышлары түбәндәге яшь төркемнәрендә оештырылды: ир-егетләр - 20 яшькә кадәр, 30, 40, 50, 60 һәм 60 тан өлкән яшьтәгеләр; хатын-кызлар - 20 яшькә кадәр, 25, 35, 45, 55 һәм 55 яшьтән өлкән яшьтәгеләр. Районның мәгариф учреждениеләрендә белем алучы 1 - 11 сыйныф укучылары да ярышларда катнашты.
Төп ярышлар башланганчы, мәктәп укучылары 3 һәм 5 километрга ГТО нормалары тапшырды. Аларның иң-иңнәре алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкәнде.
Чаңгы ярышларында барлыгы 18 комплект бүләк бирелде. Чаңгы марафонында катнашучыларны пылау һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев