Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сыйфат - һәркем эше!

Бөтендөнья сыйфат көне 1989 елда Европа сыйфат оешмасы башлангычы белән гамәлгә кертелә. Башлангычны Берләшкән милләтләр оешмасы да хуплап кабул итә. 6 елдан соң, 1995 елда, Европа сыйфат оешмасы ноябрь аеның бер атнасын сыйфат атнасы дип игълан итә. Ә сыйфат көне ноябрьнең икенче пәнҗешәмбесендә билгеләп үтелә. 2021 елда сыйфат көне 11 ноябрьгә туры килде.

Бу көнне мәгариф системасында, дәүләт учреждениеләрендә сыйфат темасы буенча төрле чаралар уздырыла. Һәр чара заманча стандартлар, җәмгыятьнең тотрыклы үсеше һәм кулланучылар белемен арттыру өчен идарә итү технологияләрен куллану исәбенә продукция һәм хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын өзлексез күтәрүнең мөһимлегенә басым ясауга юнәлдерелгән. Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфаты мәсьәләләре турында без Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина ЕГОРОВА белән сөйләштек.

- Марина Ивановна, без барыбыз да кулланучылар категориясенә керәбез. Сер түгел, көндәлек тормышта кулланучыларга үз хокукларын бозу күренешләре белән еш очрашырга туры килә. Әйтегез әле, закон бозу очракларын булдырмый калуда Сезнең оешманың роле нинди?

- Безнең инспекциянең төп максаты Татарстан Республикасы икътисады мәнфәгатьләрен яклаудан, кулланучылар базарында закон бозу очракларын кисәтү һәм аларны булдырмый калудан гыйбарәт. Шулай ук, Татарстан Республикасы территориясендә җитештерелә торган спиртлы эчемлекләрнең сыйфатын даими рәвештә контрольдә тоту да безнең төп бурычларның берсе булып тора. Товарларга туры килергә тиешле беренче критерий - ул кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычсызлык, икенчесе - алар билгеләнгән нормаларга, кулланучылар запросларына һәм ихтыяҗларына җавап бирергә тиеш. Бу юнәлештә без кулланучылар базарында төрле хокук бозуларны кисәтү, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкка мәгълүмат бирүне арттыруга юнәлтелгән чаралар оештырабыз, кулланучыга хезмәт күрсәтү культурасын үстерү юнәлешендә товар җитештерүчеләр һәм сатучылар арасында аңлату эшләре алып барабыз. Без кулланучыга сыйфатсыз товар саткан эшмәкәрләрне, сыйфатсыз хезмәт күрсәткән дәүләт структурасы яисә төрле компанияләр хезмәткәрләрен хөкем итү ягында түгел, киресенчә, кулланучыга яхшы товар сату, сыйфатлы хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә аларга ярдәм итү ягында торабыз. Бу очракта кулланучы үзе дә активрак булырга тиеш дигән фикерне алга сөрәбез. Чөнки кулланучы үз хокукларын белергә, үзенә сыйфатсыз товар сатканда яисә сыйфатсыз хезмәт күрсәткәндә иң беренче чиратта ниләр эшләргә кирәклеген яхшы аңларга тиеш. Проблеманы мөстәкыйль рәвештә хәл итә алмаганда үзенең хокукларын яклауны үтенеп кайсы оешмага мөрәҗәгать итәргә кирәклегеннән дә хәбәрдар булырга тиеш. Ә мөрәҗәгать итү ысуллары елдан-ел арта бара. Мәсәлән, гаризаны язма рәвештә дә, интернет кабул итү бүлмәсе аша да, шәхси кабул итү барышында да, “Халык контроле” дәүләт системасы аша да тапшырып була. Алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы гражданнар өчен ай саен кабул итү көннәре уздыра. Агымдагы елның 10 аенда Биектау районы кулланучыларыннан 100 дән артык мөрәҗәгать алынды. Безнең тарафтан уздырыла торган чараларда (күчмә кабул итү көннәрендә, базарларда оештырыла торган кизү барышында, күпфункцияле үзәкләрдә, сәүдә комплексларында) 200 дән артык кешегә консультацион ярдәм күрсәтелде. Кирәк булган очракта аерым гражданнарга дәгъва һәм гариза язарга да ярдәм итәбез. Бу эш бушлай башкарыла.

Безнең инспекция хезмәткәрләре спиртлы эчемлекләр белән сату итә торган сәүдә оешмаларына даими рәвештә рейдлар уздыралар. 2021 елның 10 аенда спиртлы эчемлекләр сату кагыйдәләре бозуның 18 очрагы теркәлде.

- Ә биектаулылар күбрәк нәрсәгә зарлана?

- Шикаятьләрнең күбесе промышленность товарлары (аяк киеме, өс киеме, көнкүреш куллану товарлары, кесә телефоннары) сыйфаты белән бәйле. Кулланучы заказы буенча тәрәзә, ишек кую, җиһаз җитештерү, туристик хезмәт күрсәтү кебек юнәлешләрдә дә низаглы очракларны еш күзәтергә туры килә. Кесә телефоны, планшет, ноутбукларның сыйфатыннан канәгать булмаучылар күп, ватылганнан соң аларны кайтарганда кулланучылар хокуклары үтәлмәү белән дә еш очрашырга туры килә.

Мәсәлән, бер гражданин интернет кибет аша һәрберсе 30 мең сум торган 2 самокат сатып ала. Сатучы товарны әлеге гражданинга үзе китереп бирә. Әмма товарны тапшырган вакытта кулланучыга товар сатып алу турында килешү дә, гарантия талоны да бирми. Берничә көннән соң бер самокатның руле эшләми башлый. Кулланучы сайт аша сатучыга мөрәҗәгать итә. Сатучы тагын килә һәм, ватык самокатны 5-7 көн эчендә төзәтеп китерүне вәгъдә итеп, китеп бара. Бу очракта да бернинди документ та калдырмый. Сатып алучы сайт аша 1 ай дәвамында самокатының язмышын белергә тели. Әмма көннәрдән бер көнне интернет кибет сайты юкка чыга. Сатучы белән сатып алучы арасында телефон аша барган әңгәмә ярдәмендә безнең инспекция хезмәткәрләре мошенникның эзенә төштеләр һәм кулланучыга товар бәясен кайтарырга ярдәм иттеләр. Кулланучы, әлбәттә, үзе өчен зур гына сабак алды. Товар сатып алганда, иң беренче чиратта, килешү төзергә кирәк. Килешүнең һәр пунктын, бигрәк тә кулланучылар хокукы турында язылган өлешләрен, ике якның да нәрсә өчен җаваплы икәнлеген җентекләп өйрәнү зарур.

Югары технологияләр заманында күп кенә гражданнар товарны интернет кибетләрдән сатып алуны кулайрак күрәләр. Әмма андый кибетләрдән товар сайлаганда аның сыйфатын, сатучының эшчәнлеген, тарихын, аның турында сатып алучылар калдырган мәгълүматны өйрәнергә киңәш ителә. Килешү кәгазе, гарантия шартлары, түләү турында документ булу сатып алганда беренчел шарт булып тора.

- Марина Ивановна, бүгенге сөйләшүнең төп темасына күчик әле. Бөтендөнья сыйфат көне кулланучылар өчен кайсы яктан файдалы?

- Югары технологияләргә нигезләнгән алгарыш безнең көндәлек тормышка да зур тизлек белән үтеп керә. Мондый шартларда “сыйфат” мәсьәләсе иң мөһим проблемаларның берсенә әверелә. Кулланучыларның белемен арттыру, аларга үз хокукларын таныту, ә товар җитештерүчеләргә һәм аны кулланучыга җиткерүчеләргә үзләренең халык алдында булган социаль бурычларын аңлату безнең мөһим максатлардан санала. Әлеге көннең социаль әһәмияте дә әнә шул максатлардан чыгып билгеләнә. Шуңа күрә иң яхшыларга ярдәм итәргә, аларны хупларга кирәк.

- Бөтендөнья сыйфат көне һәр елны аерым бер шигарь астында уза. Моннан 10 ел элек «Кризистан чыгабыз» дигән шигарь сайланган булган. Ә быелгы сыйфат көне нинди девиз астында уза?

- Быелгы бәйрәмгә «Сыйфат - һәркем эше!» дигән шигарь сайланган. Без барыбыз да тормышны, яшәүне ямьләндерү өчен кулдан килгәнчә өлеш кертергә тиеш. Әгәр илнең һәр гражданины үз эшен сыйфатлы итеп башкарса, үзенең белем дәрәҗәсен арттырып, культурасын үстерә, тормышта актив позициясен белдерә икән - без күнегә алмаган күңелсез күренешләр акрынлап юкка чыгачак.

Башкарылган эшләр һәм күрсәтелә торган хезмәтләр сыйфаты мәсьәләләре буенча Сез Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 нче йортта урнашкан Татарстан Республикасы алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына мөрәҗәгать итә аласыз. Мөрәҗәгатьне (843) 277 94 96 телефоны аша да җиткерергә була.

- Марина Ивановна, кулланучы өчен мөһим мәгълүматларга бай булган әңгәмәгез өчен Сезгә зур рәхмәт.

Әңгәмәне Энҗе ГАРӘФИЕВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев