Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сугыш балалары хатирәләр яңарта

Узган атнада Лаеш районында заман шартларында яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда, Биектауны да кертеп, алты район вәкилләре катнашты. Безнең делегация районның ветераннар советы рәисе Любовь Степановна Зотова җитәкчелегендә барды. Семинарның пленар өлеше ачылышында Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков чыгыш ясады. Бирегә җыелган музей...

Узган атнада Лаеш районында заман шартларында яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә багышланган зона семинар-киңәшмәсе булды. Анда, Биектауны да кертеп, алты район вәкилләре катнашты.

Безнең делегация районның ветераннар советы рәисе Любовь Степановна Зотова җитәкчелегендә барды. Семинарның пленар өлеше ачылышында Татарстан Республикасының ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков чыгыш ясады. Бирегә җыелган музей хезмәткәрләре, тормыш иминлеге нигезләре укытучылар, "Форпост" Үзәге, социаль яклау бүлеге белгечләре, районнарның ветераннар оешмалары җитәкчеләренең игътибар үзәгендә "Сугыш чоры балалары хатирәләре" проекты булды. Әлеге темага доклад белән Казан шәһәренең Вахитов районы ветераннар советы рәисе Генрих Бердников чыгыш ясады.

Россиядә сугыш чоры балалары буынына караган өлкән яшьтәге 9 миллион кеше яши. 2012 елның 20 февралендә "Сугыш чоры балалары" Гомумроссия хәрәкәтенең оештыру съездында устав кабул ителде, җитәкче органнар - үзәк идарә һәм аның президиумы сайланды. Оешма уставында ул Россиянең 1928-1945 нче елларда туган гражданнарының хокукларын һәм мән-фәгатьләрен яклау, әлеге категориянең статусын күтәрү, аларның казанышларын тану һәм матди хәлләрен яхшырту өчен оештырыла диелгән. Балачак һәм сугыш - үзара сыеша алмый торган төшенчәләр. Сугыш чоры балаларының балачагы ил өстенә төшкән кайгы һәм интегүләрдән аерылгысыз була. Сугыш чоры балалары менә шундый язмышлары турында искә төшереп сөйлиләр.

- Пенсионерларның гомуми саныннан сугыш чоры балалары 30 процент тәшкил итә. Аларның күпчелеге эшкә сәләтле, инициативалы, тормышта активлыкны өстен күрүче кешеләр, - диде Генрих Бердников үзенең докладында.

Ул "Сугыш чоры балалары хатирәләре" проектының Казан шәһәре предприятиеләрендә, оешмаларда һәм белем бирү учреждениеләрендә ничек узуы, истәлекләр җыентыклары төзелүе һәм бастырып чыгарылуы турында сөйләде. Җыентыклар чыгару - бер адым. "Сугыш чоры балаларының" яшьләр алдында чыгыш ясауларын оештырырга, аларның клубларга берләшүенә ярдәм итәргә кирәк.

Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек белән бәйле рәвештә "Сугыш чоры балалары" проекты ветераннар оешмаларын һаман күбрәк җәлеп итә бара. Лаеш районында узган семинарда катнашучылар, "түгәрәк өстәл" янында тәҗрибә уртаклашканда, ул патриотик тәрбия системасын булдыруда һәм камилләштерүдә зур роль уйнар, дип ассызыкладылар.

Бу көнне республикада үсеп килүче буынга әхлакый-патриотик тәрбия бирүне камилләштерү һәм "Сугыш чоры балалары" проектын тормышка ашыру эшендә ветераннар оешмаларына ярдәм итәргә чакырып, министрлыклар һәм ведомстволарга, җирле үзидарә органнарына, ветераннар һәм яшьләр җәмәгать оешмаларына мөрәҗәгать хаты кабул ителде.

"Сугыш чоры балалары" дигән категориягә 1928-1945 елларда туучылар керә. Бөек Ватан сугышының иң яшь тере шаһитлары нәкъ менә алар. Проектның актуальлеге - аның тәрбияви әһәмиятендә, социаль бурычының мөһимлегендә. Сугыш чоры балалары кечкенәдән үк патриотлар булып үсәләр. "Ул сугышта алар да җиңәләр": басуларда һәм заводларда эшлиләр, укыйлар, әти-әниләренә булышалар һәм барлык халык белән бергә Туган ил мәнфәгатьләрен яклап яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев