Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәтлекне кемнәр “сатып ала”?

Район сәламәтлек саклау системасында ришвәтчелеккә каршы профилактик чаралар уздырыла. Без бүген укучыларыбызга район үзәк хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Азат Сидуков белән шул хакта әңгәмә тәкъдим итәбез. - Азат Алексеевич, сәламәтлек саклау системасында ришвәтчелек нидән гыйбарәт? - Әйдәгез, иң элек көнкүрештә очрый торган ришвәтчелек турында белешмә биреп китик әле....

Район сәламәтлек саклау системасында ришвәтчелеккә каршы профилактик чаралар уздырыла.
Без бүген укучыларыбызга район үзәк хастаханәсе баш табибының медицина буенча урынбасары Азат Сидуков белән шул хакта әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Азат Алексеевич, сәламәтлек саклау системасында ришвәтчелек нидән гыйбарәт?
- Әйдәгез, иң элек көнкүрештә очрый торган ришвәтчелек турында белешмә биреп китик әле.
Ришвәтчелекнең берничә төре бар. Эшлеклелеккә кагылган ришвәтчелек күп очракта хакимият һәм бизнес арасында барлыкка килә. Мәсьәлән, низагны мәхкәмә (суд) аша хәл иткәндә кайсы да булса як хөкемдарның аның файдасына эшләвен тели икән, хөкемдарны акча белән "сатып алу" очраклары да байтак. Көнкүреш ришвәтчелеге төшенчәсе гражданнарның төрле дәрәҗәдәге түрәләргә, вазифаи затларга, аларның гаилә әгъзаларына бүләкләр бирү күренешен үз эченә ала. Кызганычка каршы, сәламәтлек өлкәсендәге ришвәтчелек тә көнкүреш ришвәтчелегенә кагыла.
Авыру кешенең бик тиз генә һәм сыйфатлы итеп үзенә дәва аласы килә. Дөресен генә әйткәндә, алар сәламәтлек сагында торучы хезмәткәрнең "күңелен күрергә" тырыша. Чиратсыз гына табибка керергә, тиз генә нинди дә булса органны тикшертеп алырга теләгән кешеләр ришвәтчелек ысулын сайлыйлар. Шулай ук медицина хезмәткәренең нинди дә булса исәп-хисап счетын түләү, аларга ял йортларына юлламалар бирү, бүләкләр тапшыру да ришвәтчелеккә керә. Медицина хезмәткәренең авыруга түләүле медицина хезмәтенә юллама бирүе дә ришвәтчелек дип атала, чөнки авыру
кешегә аны дәүләт программасы бушлай да алу мөмкинлеген гарантияли. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк, авыру кеше савыгып чыкканнан соң үзенең табибына бер тартма конфет, яисә бер бәйләм чәчәк бирә икән, мондый гамәлне ришвәтчелек дип атап булмый.
- Район сәламәтлек саклау учреждениесендә ришвәтчелеккә каршы нинди көрәш чаралары алып барыла? Авырулардан медицина хезмәтенең сыйфатына кагылышлы шикаятьләрне, моң-зарларны еш ишетергә туры киләме?
- Әлбәттә, бездә дә җитешмәгән яклар бардыр, билгеле. Җитешсезлекләргә килгәндә, безнең эшчәнлеккә объектив сәбәпләр дә йогынты ясый. Медицина кадрлары җитешмәү, заманча җиһазларның тиешле күләмдә һәм дәрәҗәдә булмавы, биналарның искерүе, транспортның эксплуатация вакыты чыгуы - болар барысы да эшнең сыйфатына йогынты ясый торган факторлар булып тора. Әмма медицина хезмәткәрләре тарафыннан авыруларга карата дорфалык күрсәтү, әдәп нормаларын бозу, авыруларны вакытында кабул итмәү, вакытында хастаханәгә урнаштырмау, план буенча күрсәтелергә тиешле ярдәмне күрсәтмәү кебек очраклар да күзәтелә.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясе карары белән һәр медицина учреждениясенә ришвәтчелеккә каршы эшчәнлек буенча аерым бер җаваплы кеше билгеләнде. Район үзәк хастаханәсе администрациясе тарафыннан сәламәтлек өлкәсендәге ришвәтчелеккә каршы катгый эш алып барыла. Медицина хезмәтенең сыйфатын күтәрү юнәлешендә махсус комиссия булдырылды. Кагыйдә бозучылар административ җаваплылыкка тартыла, алай гына да түгел, ришвәтчелектә тотылган кадрлар эштән дә куылырга мөмкин. Ришвәтчелеккә каршы көрәш кагыйдәләре белән учреждениеләрнең диварларына эленгән мәгълүматлар аша да танышып була. Дәваланучылар өчен "Ышаныч әрҗәләре" куелган. Кеше үзенең моң-зарын язып, шул әрҗәләргә сала. Авырулар өчен "кайнар линия"ләр эшли.
Чират көткәндә низагларны булдырмау максатыннын чиратка язылу электрон ысул аша бара. Мондый ысул авырулар өчен дә, медицина хезмәткәрләре өчен дә уңайлы.
Кешенең эчке органнарын тикшерү (ФГДС, УЗИ, ФЛЮрография) юнәлешендә тоткарлыклар килеп чыкмасын өчен авыруга планлы көтү кәгазе тапшырыла. Дәваланучының көтү вакыты 14 көннән дә артмый.
Форсаттан файдаланып, мин район халкына мөрәҗәгать итәр идем. Әгәр сез медицина өлкәсендә ришвәтчелек очракларына тап буласыз икән, кичекмәстән үзәк хастаханәнең администрациясенә хәбәр итүегезне үтенәбез.
Тагын шуны да билгеләп үтәргә телим, безнең сәламәтлек саклау учреждениесендә хезмәткәрләр көне-төне, алны-ялны белми халыкка хезмәт итә. 2016 елның 11 аена үзәк район хастаханәсе бүлекчәләре стационарда яткан 4455 авыру кешене дәвалап чыгарды, 1039 кеше көндезге стационарда дәваланды, поликлиникаларда һәм ФАПларда барлыгы 150 мең кеше кабул ителде, ашыгыч ярдәм хезмәте 13 мең тапкыр район халкына беренче медицина ярдәме күрсәтергә чыкты.
-Түләүле медицина хезмәте - туры мәгънәсендә, кешенең иң авырткан җире. Авыру кеше кайсы хезмәтнең - түләүле, ә кайсы түләүсез икәнлеген белми. Әлеге проблема турында тулырак сөйләп үтмәссезме икән?
- Биектау үзәк хастаханәсендә халыкка түләүле медицина хезмәте күрсәтү закон нигезендә оештырылган. Ул 2012 елның 12 июлендә кабул ителгән "Биектау үзәк хастаханәсендә түләүле медицина хезмәте күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында Кагыйдәләр"гә нигезләнгән. Әлеге Кагыйдә һәм "Түләүле медицина хезмәте күрсәтү бәяләре" кеше күрә торган урынга эленеп куелган.
Түләүле медицина хезмәте ирекле рәвештә, авыру һәм учреждение арасында төзелгән килешү нигезендә күрсәтелә. Түләүле медицина хезмәтен алырга теләгән кешеләр өчен аерым вакыт билгеләнгән.
Түләүле медицина хезмәте гомуми медицина хезмәтенең 2,9% ын алып тора.
Кирәк булган очракта түләүле медицина хезмәте алган кешегә салым органнарына мөрәҗәгать итү өчен тиешле белешмә дә бирелә. Медицина учреждениеләре түләүле медицина хезмәтенең исә-хисабын да алып баралар. Халыктан килгән акча җирле казначылык органнары счетына бара, соңыннан ул акча медицина учреждениесенә кире әйләнеп кайта. Кире әйләнеп кайткан сумманың яртысы
хезмәткәрләргә эш хакы булып түләнсә, калган яртысы медицина учреждениесе үсешенә җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев