Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәпше авылында яшәүче Сәлимә Нигъмәтуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Бүген 19 гыйнвар көнне Шәпше авылында яшәүче Буөек ватан сугышы ветераны хатыны, тыл ветераны Нигъмәтуллина Сәлимә Юныс кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Саләмә Юныс кызын олуг бәйрәме белән котларга, аңа озын гомер һәм сәламәтлек теләргә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков, "Серп и Молот"...

Бүген 19 гыйнвар көнне Шәпше авылында яшәүче Буөек ватан сугышы ветераны хатыны, тыл ветераны Нигъмәтуллина Сәлимә Юныс кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Саләмә Юныс кызын олуг бәйрәме белән котларга, аңа озын гомер һәм сәламәтлек теләргә Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Шәпше авыл җирлеге башлыгы Владимир Беляков, "Серп и Молот" хуҗалыгы җитәкчесе Анна Захарова, "Өмет" социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рафис Газизов, туганнары һәм якыннары килгән иде.

Реклама

Сәлимә Юныс кызы тумышы белән Татарстанның Арча районыннан. Гомере буе колхозда хезмәт куйган. Сугыш вакытында урман кисүдә катнашкан. Җиңүне якынайту өчен көнне-төнне белми тылда хезмәт куйган.
Сугыштан соң, Кызыл Армия солдаты, сугыштан аяксыз кайткан егеткә кияүгә чыга. Бергәләшеп алты бала тәрбияләп үстерәләр.

Хәзерге вакытта Сәлимә Нигъмәтуллинаның 9 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев