Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Шаяннар һәм тапкырлар бәйрәме тагын башланды!”

Биектау районында КВН сезоны башланды. Конкурсның авыл җирлекләре командалары арасындагы зона турының беренче уены үзәк мәдәният йортында узды. Каенлык, Иске-Казан, Мүлмә, Алат, Ташлы Кавал авыл җирлекләреннән беренче 5 команда юмор һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Быел КВН бәйгесе 2 тема буенча уза: 25 авыл җирлеге өчен бу - "Кинога поход" (тема...

Биектау районында КВН сезоны башланды. Конкурсның авыл җирлекләре командалары арасындагы зона турының беренче уены үзәк мәдәният йортында узды. Каенлык, Иске-Казан, Мүлмә, Алат, Ташлы Кавал авыл җирлекләреннән беренче 5 команда юмор һәм тапкырлыкта көч сынаштылар.
Быел КВН бәйгесе 2 тема буенча уза: 25 авыл җирлеге өчен бу - "Кинога поход" (тема узган Кино елына багышлана), ә агымдагы ел - Экология елы темасын безнең район учреждениеләре һәм оешмалары ачачак.
Район мәдәният йортының тамаша залы шыгрым тулы иде. Җанатарлар командаларга алкышлар, сызгырулар, мактау сүзләре һәм плакатлар күтәреп, флаглар җилфердәтеп көч биреп тордылар. Жирәбә буенча уенны Алат авыл җирлегеннән "Дуамал императрица" хатын-кызлар командасы ачты. Катнашучылар хәйләкәр әби турында көлкеле миниатюра күрсәттеләр.
Залдагылар кавээнчылар чыгышына карап, гел елмаеп һәм көлеп утырдылар. Ташлы Кавал авыл җирлегенең "Мушкетерлар" командасы "Без булдырабыз!" девизы белән чыгыш ясады. Катнашучылар җыелучыларны чын күңелдән сәламләделәр һәм үзләренең "биш йолдызлы" авыл җирлеге белән таныштырдылар: "Безнең авылда эшчән, спорт белән мавыгучы, җыр- биюгә оста, һәм, әлбәттә инде, иң матур кешеләр яши", - диделәр алар.
Уен-көлке белән кискен проблемалар да кузгатылды. Мәсәлән, Мүлмә авыл җирлеге командасындагылар яшьләрнең авылда калмавы, зур шәһәрләргә китү ягын каравы турында сәхнәләштерелгән өзек күрсәттеләр. Барлык рольләрне кызлар башкаруы да үзенә бер төрле үзенчәлек өстәде.
Каенлык авыл җирлеге командасында өч авыл яшьләре катнашты. Алар сезонның йөзек кашы булды.
- Вакыт аз булса да, без әзерләндек. Беренче тапкыр гына катнашу түгел, - диделәр "Каен себеркеләре" командасындагылар.
КВН командасы нәкъ менә шундый булырга тиеш тә инде ул. Барысы да гаҗәеп артистлык сәләтенә ия, җырга-моңга гашыйклар, юморлары мәгънәле һәм үтемле. Шаярту-кызыклар һәм куелышларның автордашы Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина булуын билгеләп үтү дә урынлы булыр.
- Бездә талантлы яшьләр күп. КВНга идеяләр бик күп булды. Һәр шаяру, һәр мәзәкле чыгыш "кыл иләк" аша уздырылды. Безнең өчен юморның әхлакый ягы беренче урынга куелды, - дип сөйләде безгә Каенлык авыл җирлеге башлыгы Эльвера Әхмәдуллина.
"Каен себеркеләре" республика һәм Россия сәхнәләрендә күрсәтелергә лаеклы чыгыш күрсәттеләр. Аның нәтиҗәсе - уенда 1 нче урын һәм конкурсның 6 нчы апрельдә булачак финалына узу. 2 нче урында Мүлмә авыл җирлеге, 3нчедә - Иске-Казан авыл җирлеге командалары.
Жюри бик таләпчән иде. Аның әгъзалары темадан читкә тайпылуларны да, актерлык осталыгында, костюмнардагы хаталарны - берсен дә "гафу итмәделәр". Сәхнә этикасын бозган өчен командаларның берсенә хәтта кисәтү дә ясалды. Жюри әгъзасы - Биектау районы Башкарма комитеты Җитәкчесе урынбасары Ринат Сабирҗанов кызыклы һәм күңелле кичә өчен катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Алда әле 4 сайлап алу туры бар. Шаяннар һәм тапкырларның киләсе көч сынашуы Ватан сакчылары көне алдыннан булачак. Бәйрәм алдыннан уңай тәэсирләр алу, нечкә юмор, көлке, шатлык, үтемле сатирага соклану мөмкинлегеннән файдаланып калыгыз. Моның кадәрле кызыклы миниатюраларны, көлдергеч персонажларны, музыкаль чыгышларны бары КВН уенында гына күреп була. 22 нче февральдә районның үзәк мәдәният йорты сәхнәсендә шулай ук 5 команда: Айбаш, Алан-Бәксәр, Әлдермеш, Олы Битаман һәм Олы Кавал авыл җирлекләре көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев