Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Шахмат ул – зирәкләр уены

Районыбыз спорт өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Шуларның яратып уйнала торганнарының берсе - шахмат, шашка. 20 июль көнне Халыкара шахмат көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Биектау районының шахмат һәм шашка уеннары буенча тренеры Павел Васильевич Иванов белән әңгәмә корырга булдым. - Павел Васильевич, бүгенге көндә районыбызда шахмат мәсьәләсендә эшләр ничек тора? -...

Районыбыз спорт өлкәсендә алдынгылар рәтендә. Шуларның яратып уйнала торганнарының берсе - шахмат, шашка. 20 июль көнне Халыкара шахмат көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан, Биектау районының шахмат һәм шашка уеннары буенча тренеры Павел Васильевич Иванов белән әңгәмә корырга булдым.
- Павел Васильевич, бүгенге көндә районыбызда шахмат мәсьәләсендә эшләр ничек тора?
- Хәзерге вакытта районда шахмат уеннарын оештыру, аның белән шөгыльләнү яхшы дәрәҗәдә. Безнең Халыкара класслы мастерыбыз Гарун Нуриев бар. Ул безгә ярдәм итә, күп нәрсәне аңлата. Шуңа күрә безнең мөмкинлекләребез бар дип әйтәсем килә. Без 2009 елда Татарстан буенча авыл кешеләре арасындагы ярышта 3 ир-ат, 1 хатын-кыз командасы белән барып, 1 нче урынны алып кайттык. Ул елны шашка, шахмат буенча да 1 нче урын безнеке иде. Бу иң зур нәтиҗәбез. Шул чакта тырышсак, киләчәктә дә менә шундый нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз дигән максат куйдык алдыбызга. Биектауда легендар спортчы - Рәшит Нәҗметдинов истәлегенә ике төр ярыш (двоеборье) узды. Ул Гиннесс рекордлар китабына кертелгән, шул ук вакытта шашка һәм шахмат мастеры да. Рәшит абый 5 мәртәбә Россия чемпионы булып калган. Әлеге интеллектуаль ике төр ярышны без 2012 елдан бирле оештырабыз һәм ул елдан-ел популярлаша бара. Шулай ук май аенда районыбызда Татарстан беренчелеге узды. Ул ачык ярыш иде. Чувашия, Марий-Элдан да күп катнаштылар.
- Биектауда шахмат төре кайчан популярлаша башлады? Оештыручылар кем булды?
- Әле хәтерлим, 1986 нчы елда районда милиция начальнигы урынбасары булып Ринат Зәйнуллин эшли иде. Ул шахмат, шашка уеннарын оештырды. Анда мин дә катнаштым. Шул еллардан бирле әлеге спортны онытмыйбыз, зур дәрәҗәләргә ирешергә тырышабыз.
- Районда шахмат уйнарга теләүчеләр өчен түгәрәкләр, өйрәнү курслары бармы?
- Мин атнага 3 тапкыр балалар белән шөгыльләнәм. Калган дәресләрне мәктәптә уздырам. Балалар бакчасына да барып уздырып карадым. Анда "үзенчәлекле халык", башка мөнәсәбәт таләп ителә (көлә). Шахмат уйнарга өйрәнәм, шөгыльләнәм дисәң, бездә һәрвакыт ишекләр ачык. Ә аннары инде түгәрәкләргә күңелеңне биреп йөрергә генә кирәк. Шунысы куандыра, кайбер ата-ана баласы өчен вакытын кызганмый, аларны шахмат, шашка белән шөгыльләндерергә тырышалар. Бала ярты ел шөгыльләнсә дә, аның файдасын күрә башлый.
- Балалар белән шулкадәр тырышып эшләгәч, аның нәтиҗәләре дә бардыр?
- Әлбәттә. Балалар килә, мин алар белән шөгыльләнергә тырышам. Әмма нәтиҗә балаларның сәләтеннән дә, бездән дә, ата-ана тырышлыгыннан да тора. Шуңа күрә безнең бөтен эшләгән эшебезнең нәтиҗәсе - ярышларда урыннар алу. Әгәр дә без бер урында гына "сөялеп" калсак, нәтиҗә белән кемне ышандыра алабыз? Россия беренчелегендә 3 нче урын, шулай ук бер елны Чиләбедә, аннары Пермь өлкәсендәге Чайковский шәһәрендә урыннар алып кайттык. Менә ул, ичмасам, нәтиҗә. Балаларга да мин һәрвакыт ярышларда катнашырга, көчлеләр белән ярышырга кушам. Көчлеләрне отып кына көчле булып була. Көчлеләр белән капма-каршы килеп, кайвакыт тигез көчләр белән ярышып, менә шунда гына җиңүгә ирешә аласың. Безнең Россиядә беренчелекне алган егетебез Шамил Гаязов бар. Хәзер ул Европа буенча сынашырга, Болгариягә җыена. Камилла Гайдуллинага әле 8 генә яшь, әмма ул инде үз яшьтәшләре арасында Россия чемпионы. Менә шундыйлардан үрнәк алып, аларга охшарга тырышырга инде безгә.
- Шахмат серләренә төшенүнең аерым методикасы бармы?
- Бүгенге көндә методик әдәбият җитәрлек. Уен уртасында, уен ахырында нинди хәрәкәтләр ясарга, барысына да өйрәнеп була. Безнең заманда интернет юк иде. Хәзер компьютерлар кулланырга мөмкин. Ул җавапның иң яхшысын таба инде. Үзеңне дә шунда тикшереп аласың. Аннары ярышларга да әзерләнеп була. Тик, ни кызганыч, бездә компьютерлар юк әле.
- Шахмат шашкага караганда бераз катлаулырак сыман?
- Шашка белән шахматның аермасы юк. Аларның икесендә дә фикер йөртү көчле булырга тиеш. Бигрәк тә хәтернең яхшы булуы кирәк. Дөрес, шахматны уйнавы авыррак кебек, чөнки анда һәрбер фигураның үз йөреше. Мәсәлән, ат бертөрле, фил бертөрле, ладья бертөрле йөри һ.б. Икесендә дә очрый торган позицияләрне бер тапкыр аңлаткач, укучы исендә калдырырга тиеш.
- Әлеге спорт төре белән үзегез ничек таныштыгыз?
- Мин үзем кечкенәдән уйныйм. Әтием иртә үлеп киткәч, мине абый тәрбияләде, шахматка да ул өйрәтте. Аның белән бергәләшеп уйный идек. 5 нче сыйныфта укыганда 3 нче урынны алдым. Бу минем беренче зур уңышым булды. Аннары студент вакытта да уйналды. Берара Чаллыда тордым мин. Шунда автобусларга төялеп, Ижевск, Казан шәһәрләренә шахмат, шашка уйнарга бара идек.
- Әлеге спорт төренең үзенчәлеге нәрсәдә?
- Бик үзенчәлекле шөгыль инде бу. Түземлелек кирәк. Монда без тынычлыкны яратабыз. Шашка, шахматка бәйле рәвештә Россиянең бик күп шәһәрләрендә булып кайттым. Хәзер урын алсаң, республика күпмедер дәрәҗәдә премия бирә. Монысы инде балаларга алга таба да шөгыльләнү өчен этәргеч ясый, аннары әти-әниләрнең дә күңеле була. Балалар үзләре дә тырышалар. Шахмат уйнаучы малайларның күбесе тәмәке тартмый. Шулай ук бу уен пенсионерларга да бик файдалы. Олыгайган саен, кешенең зиһене таркала башлый. Моңа юл куймас өчен аз гына булса да уйнарга кирәк. Районда әлеге спорт төре бетмәсен, шахмат белән шөгыльләнүчеләр артсын иде дигән теләктә калам.
Районыбызда шахматны балалар гына түгел, пенсионерлар да актив уйныйлар икән. Районда шахмат, шашка буенча беренчелекне яулаган ир-атлар арасыннан Ринат Гыйльметдиновны һәм хатын-кызлар арасыннан Нурия Минһаҗеваны мисал итеп китерергә була. Без алар белән дә сөйләшеп алдык.
- Шахмат уены белән ничек кызыксынып киттегез? Ничек итеп пенсионерлар арасында уңышка ирешә алдыгыз?
Ринат Гыйльметдинов:
- Районда энтузиастлар, тренерлар барлыкка килде. Болар - Гарун Әнсарович, шулай ук Павел Иванов. Павел Васильевич тырышлыгы белән клуб та ачылды. Февральдә менә Ремира Галимова инициативасы белән пенсионерлар арасында шахмат уеннары оештырылды. Шунда ир-атлар арасында миңа 1 нче урынны алырга насыйп булды. Хәзерге көндә дә буш вакытта дуслар белән шахмат, шашка уйнап алабыз. Минем өчен ул җан-күңел уены. Әле күптән түгел оныгым Раил белән (ул 9 нчы сыйныфта укыганда) гомуми команда булып Яшел Үзән шәһәренә ярышырга бардык. Шулай ук аның белән Казанда да катнашып кайттык.
Нурия Минһаҗева:
- Пенсионерлар өчен шахмат уеннары елга бер тапкыр, гадәттә язга таба үткәрелә. Мин быел анда беренче тапкыр катнаштым. Мәктәптә укыганда уйный идем үзе. Хәтерлим, 7 сыйныфта укыганда 1 нче урынны яуладым. Башта уйнарга әтием, ә аннары физика укытучысы Петр Ливецкий өйрәтте. Безнең үзебезнең түгәрәкләр бар иде, аның ярдәме тиде. 10 сыйныфта укытучыларны да җиңгән вакытлар булды. Шуннан безне, районда җиңүчеләрне Яшел Үзән шәһәренә чакырдылар. Ләкин мин анда бара алмадым. Мәктәптән соң шахмат турында бөтенләй оныттым. Гомумән, 30 ел бу төр белән шөгыльләнмәдем. Гаилә кордым, балалар үстердем. Пенсионерлар арасында шахмат уйнаучылар аз иде. Шунда мине чакырдылар, менә шулай уйный башладым. 1 нче урынны яулагач, безне Арчага җибәрделәр. Мин 6 кешенең 5 сен оттым, 1 сенә генә җиңелдем. Шахмат түгәрәкләре балалар өчен бар, ә менә пенсионерлар өчен юк. Ул оештырылса, булса, мин рәхәтләнеп йөрер идем (көлә).
- Әлеге төр белән шөгыльләнүнең файдасын күрдегезме?
Ринат Гыйльметдинов:
- Шахмат, шашка - зирәклек уены. Мин аны мәктәптә 6-7 сыйныфта укыганда уйный башладым һәм шул вакытта үземдә математик сәләт артуын сиздем. Уйлау арткач, бу фәндә чишелмәс мәсьәлә дә юк төсле иде. Шахмат уйнауның файдасы белән математик институтка да кердем дип уйлыйм.
Нурия Минһаҗева:
- Мәктәптә укыганда да, тормышта да шахмат уйнауның файдасы зур булды. Балаларыма да уйнарга тәкъдим иттем. Шахмат уенындагы кебек, тормышта да 2-3 йөрүне алдан планлаштырасың, уйлыйсың. Нәтиҗәләр турында фикерлисең. Әлеге спорт төре хәтерне яхшыртып кына калмый, ә сөйләшкән вакытта да мин нәрсә әйтәм дип үз-үзеңне контрольдә тотасың. Шахматны һәркемгә уйнарга тәкъдим итәр идем. Мәктәп елларыннан ук уйный башлап, пенсиягә чыккач та дәвам итәргә. Үзем мәктәпне уңышлы тәмамлап, төзелеш институтында укыдым. Шахматлар уйнап, үзем дә тырышып, мәктәптә мин математиканы яхшы үзләштердем. Башта ГИПОда, аннары районда архитектор булып 17 елга якын эшләдем. Әтиемә зур рәхмәт, ул мине шахмат уйнарга өйрәтте. Бүгенге көндә дә спортның бу төре белән шөгыльләнүне дәвам итәм.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев