Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәет Закиров - "Биектау FM" йолдызы

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Сәет Закиров. Данлыклы француз Жан-Поль Бельмондо бер вакыт ир-атларга атап болай дигән: "Әгәр дә сез хатын-кыз мәхәббәте сезне ахыргы көннәрегезгә кадәр җылытсын дисәгез,...

Һәр атнаны дүшәмбедән шимбәгә кадәр 12.45 сәгатьтә 100,2 fm ешлыгында "Биектау FM" радиосында медиахолдингыбызның "Вконтакте"дагы рәсми төркемендәге дусларыбыз турында сөйли торган тапшыру эфирга чыга. Бүгенге йолдызыбыз - Сәет Закиров.

Данлыклы француз Жан-Поль Бельмондо бер вакыт ир-атларга атап болай дигән: "Әгәр дә сез хатын-кыз мәхәббәте сезне ахыргы көннәрегезгә кадәр җылытсын дисәгез, кыз бала тәрбияләгез", - дигән.

"Биектау FM"ның бүгенге йолдызы Сәет Закиров үзенең кызын өзелеп ярата. Әлеге нәтиҗәне аның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән ясарга була, чөнки анда шактый гына күп кызының фотолары урнаштырылган.

Сәетнең иң яраткан шөгыльләренең берсе итеп гөмбә җыюны атарга була. "Урманда бик тә рәхәт",- дип язган ул үзенең рәсми битендә. Әлеге гаҗәеп манзараны, матур табигатьне күзәтергә чыгарга өнләп ул: "Смартфоннарыгызны ташлагыз да, барыгыз да урманга чыгыгыз", - дип яза.

Реклама

Аңа күп маҗаралар, кызыклы һәм мавыктыргыч юллар, гадәти булмаган яңалыклар, күңел күтәренкелеге һәм һәрвакытта да бу тормыштан тәм табып яшәвен телибез.

P.S. тапшыруның тулы аудиоязмасы "Вконтакте"дагы рәсми төркемебездә урнаштырылган.

P.P.S. Игътибар! Әлеге тапшыру өчен барлык мәгълүмат та тапшыру героеның "Вконтакте"дагы рәсми битеннән алына. Шунлыктан чынбарлыктан аерым урыннар да булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев